Агыйдел дулкыны
294 subscribers
2.65K photos
310 videos
2 files
408 links
Представительство Всемирного конгресса татар в Республике Башкортостан https://rutube.ru/channel/41679236/
Download Telegram
Уфа галимнәре һәм дин әһелләреннән торган делегация Оренбург шәһәрендә халыкара фәнни-дини конференциядә катнаша.
❤2🕊1
Forwarded from Театр «Нур»
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Габдулла Тукай.

🌍 Бүген илебездә беренче тапкыр Россия халыклары телләре көне билгеләнә. Бу көн – күпмилләтле илебезнең бай мәдәни мирасына багышланган бәйрәм.

Башкортстанда 160ка якын милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Аларның һәрберсе өчен туган телен, мәдәниятен буыннан-буынга тапшырып, саклап калу мөһим.
❤5🕊1
Бүген, 9 сентябрь көнне, Башкортстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте башкарма җитәкчесе, Башкортстан һәм Русия язучылар берлекләре әгъзасы, филология фәннәре кандидаты Альбина Габит кызы Хәлиуллина күркәм гомер бәйрәмен - юбилеен билгели.

КЫСКА ХӘТЕР

Авылдан кузгалды
Тузганак язмышлар.
Аналар күз яшен
Хәтерли камышлар.

Салды да сыртына
Төенчек-токчаен,
Кузгалды сәфәргә
Иңләргә Җир шарын.

Дөньяны гизәләр,
Юллары еракта.
Кайтарып булмастыр,
Өзелеп елап та.

Шәһәрнең колачы
Барсын да сыйдырды:
Кайсысын санлады,
Кайсысын сындырды.

Сагыну басса да,
Вакытлар чамалы.
Күңелен, акылын
Мәшәкать камады.

Күкләрдә гарасат,
Давыллар кубамы?
Күзләрне ачыта
Хәтернең тузаны.

Яңгырга тулышып,
Куерды болытлар.
Йөзеңне, сыныңны
Авылың оныткан.

Нигә соң үткәнен
Суларга салмаган?
Сулар үз хәтерен
Мәңгелек саклаган.

Өзелде гомере
Курпысыз камылның.
Хәтере кыскарды
Тамырсыз авылның.

Альбина ХӘЛИУЛЛИНА.
❤7
9 сентябрь көнне «Юлдаш» радиосының татар
телендәге тапшыруларын алып баручысы Рәсимә Гайнетдинова күркәм гомер бәйрәмен - юбилеен билгели.
Рәсимә Рәис кызының нинди тапшыруларын беләсез?
❤4
Сөенечле яңалык!

Башкортстан республикасы башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәкил Гыйлем улы Шәйхетдиновка "Башкортстанның халык рәссамы" исемен тапшырды!

Вәкил Гыйлем улын лаеклы бүләк белән чын күңелдән котлыбыз! Сезгә яңадан-яңа иҗат уңышлары, ныклы сәламәтлек, киләчәкнең иң матурын телибез.
❤5
Бүген, 10 сентябрь көнне, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Русия һәм Башкортстан журналистлар берлеге әгъзасы Динә Гайнелбаян кызы Морзакаева күркәм гомер бәйрәмен - 75 яшьлек юбилеен билгели.
Динә Гайнелбаян кызын туган көне белән тәбрик итәбез! Сезгә саулык-сәләмәтлек һәм озын гомер юлы, бәхет һәм рухи байлык, күңел тынычлыгы һәм чиксез уңышлар телибез!
❤4
Уфа шәһәрендә урнашкан «Шатлык» өстәмә белем бирү татар мәдәни мәгариф үзәге (элекке 2-нче татар якшәмбе мәктәбе) татар телен, мәдәниятен, йолаларын өйрәнергә теләүче балалар өчен үзенең ишекләрен ачты.
Дәресләр бушлай үткәрелә.
❤4
Forwarded from Театр «Нур»
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
🤯 Премьерага 20 көн калды, ә сез билет алдыгызмы әле?! Тизрәк, ашыгыгыз!

🤯 До премьеры осталось 20 дней, а вы купили билет? Быстрее, поспешите!

🎫 Билеты: https://teatrnur.ru/afisa?page=2
📞 Касса: +7 (347) 248-95-33
❤3
“Дөреслектә, Коръән укылган йортта анда яшәүчеләр өчен иркенлек булачак, анда бәрәкәт артачак, бу йортка фәрештәләр иңәчәк, шайтаннар качачак. Ә Коръән укылмаган йортта анда яшәүчеләр өчен кысан булачак, аннан бәрәкәт югалачак, фәрештәләр китәчәк, бу йортка шайтаннар кереп урнашачак”.
(Әбү Һөрайра).

Җомга мөбарәк булсын, милләттәшләр, дин кардәшләр!
⠀
Фотода Шаран районы Шаран авылында урнашкан "Ихсан" мәчете.
⠀
На фото мечеть "Ихсан", расположенная в селе Шаран Шаранского района.
❤6👍1🙏1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Башкортстанда Милли кием көне билгеләнә.

Бәйрәм белән!

Видео #татарdress проекты эшләнгән вакытта төшерелде.


В Башкортостане сегодня день национального костюма. У меня много новых подписчиков, поэтому хочу вам рассказать еще про одну свою страсть - это любовь к национальной одежде и ее элементам. Это видео сделала фотограф Тансылу Галимова в процессе работы над моим проектом #татарdress

Данный фотопроект зародился в Уфе еще в 2020 году и объединил вокруг себя очень много интересных личностей, шөкер.
❤4🔥2👍1
Бер вакыт кына!

Кадерле очрашулардан фотомизгелләр.

#башкортстантатарлары
#уфататарлары
❤4👍1🙏1
Forwarded from Театр «Нур»
⌛ ТИЗДӘН ПРЕМЬЕРА!

🌙 Ай булмаса, йолдыз бар / Счастье, которого нет
👥 Туфан Миңнуллин. Режиссеры - Азат Җиһаншин.
🕖 30 сентябрь - 19:00
🕖 1 октябрь - 19:00

Билетлар: teatrnur.ru
❤4
18 сентябрь көнне Уфа шәһәренең "Арт-квадрат" мәйданының икенче сәхнәсендә композитор, шагыйрь, Татарстан Республикасының сәнгать эшлеклесе Мидхәт Әбделмановны искә алу чарасы узачак. "Милли аваз" җыр-моң һәм балалар төркемнәренең чыгышлары көтелә. Мидхәт Мәҗит улы сүзләре һәм көенә язылган җырлар, гармун көйләре яңгыраячак.
👍2❤1🙏1
Forwarded from Театр «Нур»
ЯҢА СЕЗОНГА АЯК БАСТЫК! 🎉

🎭 Кичә, 16 сентябрьдә, «Нур» театрында XXXV юбилей иҗат мизгеленең ачылу тантанасы булды. Вакыйга Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча «Ашыкма» спектаклен күрсәтү белән билгеләнде. Режиссёр — Башкортстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Зиганшин.

🙌🏻 Театр коллективы өчен аеруча әһәмиятлесе — иҗат мизгеле ачылуында Башкортстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гайсин Ринат Рәшит улының килүе булды.

Юбилей сезоны дәвамында театр тамашачыларны яңа куелышлар һәм кызыклы проектлар белән сөендерәчәк. Театрның рәсми сайтында teatrnur.ru һәм социаль челтәрләрдә яңалыкларны күзәтеп барыгыз. 💚
❤3
“Алар Аллаһ һәм Аның Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзләренә биргән нәрсәгә риза булсалар һәм: «Аллаһ рәхмәте безгә җитә, Аллаһ безгә рәхмәтеннән бирәчәк, һәм Расүле дә. Һичшиксез, без Аллаһка (Аның нигъмәтенә) омтылабыз», – дисәләр иде (үзләре өчен бик хәерле һәм файдалы булыр иде)!
(“Әт-Тәүбә”, 59 аять).

Җомга мөбарәк булсын, милләттәшләр, дин кардәшләр!
⠀
Фотода Уфа районы Миловка авылында урнашкан мәчет.
⠀
На фото мечеть, расположенная в селе Миловка Уфимского района.
❤2🙏2👍1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
«Ихлас» тапшыруының бүгенге (18 сентябрь) чыгарылышы Башкортстанның атказанган төзүчесе Таһир Нури улы Ахуновка багышланган.
⠀
Чыгарылышны Альфред Дәүләтшин һәм Илдар Еникеев әзерләде.
⠀
Тапшыруны 20.00 сәгатьтә (Башкортстан вакыты) «Туган тел» телеканалында карый аласыз.
👍4
Кичә, 21 сентябрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегендә җирлектәге татар оешмалары җитәкчеләребелән утырыш узды.

Очрашу кысаларында 2027 елда Башкортстанда узачак чаралар турында фикер корылды, җитәкчеләр үз оешмаларының эшчәнлеге турында сөйләде, иң масштаблы вакыйгаларны уртак көч ярдәмендә эшләргә кирәклек ассызыкланды.
❤5