Агыйдел дулкыны
304 subscribers
2.28K photos
262 videos
2 files
359 links
Представительство Всемирного конгресса татар в Республике Башкортостан https://youtube.com/@tataryrb?si=c_fzx017Rj-X5SJD
Download Telegram
Башкортстан Язучылар берлеге, Татар әдипләре берләшмәсе, Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" иҗтимагый оешмасы әдәбият сөючеләрне бүген Язучылар йортына, "Йөрәктән — йөрәккә" әдәби кичәсенә җыйды.
Чара кунакларын сәламләп, Берлекнең рәисе, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, язучы Айгиз Баймөхәммәтов, мондый очрашуларның традициягә әверелә баруын билгеләде.
Кичәнең төп геройлары шагыйрьләр Мөнир Вафин, Рәсим Шәфи-Рәхмәт иде. Аларның шигырьләрен авторлар үзләре һәм Уфа "Нур" татар дәүләт театры артистлары Рәсимә Гайфуллина, Вилдан Мисбахов, Гөлназ Биктимерова, УФһТУның Стәрлетамак филиалының татар һәм чуваш кафедрасы кафедрасы мөдире Илсур Мансуров, Уфаның 84нче мәктәбе укучылары (укытучылары — Рита Булатова) укыды. Сценарий авторы һәм кичәне алып баручы — "Сәхибҗамал" оешмасы җитәкчесе Зөһрә Исламова.
10
5 февральдә Татарстанның башкаласы Казанда «Җәлил укулары»VIII Халыкара әдәби конкурсының Гала-концерты булып узды. Чарада Россиянең 39 төбәгеннән һәм чит илләрдән (Әзербайҗан, Болгария, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан) килгән 40 меңнән артык конкурсант катнашты. Шигырьләре 26 төрле телдә яңгырады. Жюри иң яхшы 112 башкаручыны сайлап алды.
Аеруча игътибарны Уфа «Нур» татар дәүләт театры артистлары Гөлназ Мөхәммәдиева, Вилдан Мисбахов, Лина Ганиева, Гөлназ Кашапова, Руслан Хисаметдинов җәлеп итте. Алар Муса Җәлилнең “Ышанма” шигыренә театрның хормейстеры, композитор Афәрим Акчурин иҗат иткән җырны җырлап, беренче урынны яуладылар. Шулай ук «Нур» балалар студиясендә тәрбияләнүче Сәмия Галиева (педагоглары – А. Юлъякшина, Г. Мөхәммәдиева) «Муса Җәлил татар телендә» номинациясендә өченче дәрәҗә лауреат дипломын алды. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм иҗатта яңа үрләр телибез!
7👍4
🌙 В благословенный месяц Рамадан мы запускаем новый проект — «Онлайн Рамазан».

Рамадан – это особое время, знаменующее для мусульман не только соблюдение поста, но и глубокую работу над собой: очищение души, воспитание терпения, милосердия и стремление к самосовершенствованию.

🌟 Каждый день месяца Рамадан
🕐 В 13:00 (по казанскому времени, возможны небольшие изменения)
🎙 Прямые эфиры, беседы и подкасты
📍 На платформах Telegram и ВКонтакте

Что вас ждет?
В каждом выпуске будут принимать участие известные религиозные и общественные деятели, предприниматели, лидеры молодежных движений и эксперты. Эфиры будут проходить в формате интервью и подкастов на татарском и русском языках.


Присоединяйтесь к трансляциям. Проведем этот месяц осознанно.

🌟Telegram-канал «Онлайн Рамазан»
🌟Сообщество в MAX
🌟Сообщество ВКонтакте Всемирного конгресса татар

@online_ramazan
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
5
Рамазан ае мөбарәк булсын, уразаларыбыз кабул булсын🤲
🙏64🕊1
Кадерле мөселманнар, хөрмәтле милләттәшләр, сезне барыгызны да изге Рамазан ае башлану уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

Татар халкын милләт итеп саклап калуда һәм бүгенге асылында яшәтүдә Ислам диненең әһәмияте бик зур, Ул – гореф-гадәтләребез, телебез, яшәешебез сагындагы иң ышанычлы көч булып тора.
Рамазан – мөселманнар өчен иң кадерле айларның берсе. Пәйгамбәребез с.г.в «Әгәр дә кешеләр Рамазан аенда нәрсә бар икәнлеген белсәләр, Рамазан аеның ел буе булуын теләрләр иде» – дип әйткән. Шушы изге айда кулыбыздан килгәнчә, туганнарның, ярлы һәм авыру кешеләрнең хәлләрен белеп, мохтаҗларга, мәчетләргә ярдәм күрсәтеп, сәдакаләр өләшеп, ифтар мәҗлесләре корып, ураза тотучыларны ашатып, ятим балаларны куандырып, саваплы эшләр эшләсәк иде.

Кадерле мөселманнар, Рамазан ае мөбарәк булсын. Тоткан уразалырыбызның, эшләгән изгелекләребезнең әҗер-савапларын күрергә насыйп итсен.
 
Иң изге теләкләр  белән,
ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе 
В.Г. Шәйхразыев
9🙏7👍3
🎭14-19 апрельдә казанда Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Уфа «Нур» татар дәүләт театрының гастрольләре узачак.

«Нур» театры Казанга үзенең тамашачы мәхәббәтен яулаган көчле спектакльләрен алып килә: Нурания Җамалиның «Яшьлегең ишек шакыса», Илгиз Зәйниевнең «Мәхәббәт элмәге», Айгөл Әхмәтгалиеваның «Туташ», Илдар Юзеевның «Тау», Нәҗиб Асанбаевның «Киң урамнар тар иде», Мостай Кәримнең «Җәяүле Мәхмүт», Рим Хәсәновның «41нең көзендә».


Без МAXта😎
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
3👍1
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍32
«Шагыйрь булып та, солдат булып та»: Фатих Кәрим иҗатына багышланган күргәзмә ачылды

https://tatar-inform.tatar/news/sagyir-bulyp-ta-soldat-bulyp-ta-fatix-karim-iatyna-bagyslangan-kurgazma-acyldy-5919467
3👍3🙏3
"Рамазан аенда иман белән, савапка ирешүгә өмет баглап, төнлә нәфел намазы укыган кешенең элеккеге барча гөнаһлары да ярлыканыр". (Бохари һәм Мөслим).

Җомга мөбарәк булсын, милләттәшләр, дин кардәшләр!

Фотода Кушнаренко авылында урнашкан мәчет.

На фото мечеть, расположенная в селе Кушнаренково.
5🙏2
🎥: “Дөнья” студиясендә кунакта - журналист, алып баручы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле урынбасары Гөлшат САФИНА

🎙️: әңгәмәдәш: Гөлназ ШӘЙХИ

КАРАМЫЙ КАЛМАГЫЗ!
7👍3❤‍🔥2🔥1🙏1😍1
🎖️Айдар Галимов получил звание «Заслуженный работник культуры РФ»

В преддверии 23 февраля Радий Хабиров вручил государственные награды России и Башкирии военнослужащим, учёным, медикам, деятелям культуры и представителям других профессий.

«Каждый из нас по мере сил вносит свой вклад в Победу. Мы обеспечиваем устойчивое развитие республики, крепим тыл, развиваем экономику», — отметил руководитель региона, поблагодарив всех, кто работает на благо республики и страны.


Среди награждённых — народный артист Башкортостана Айдар Галимов. Ему присвоено звание «Заслуженный работник культуры Российской Федерации». В репертуаре артиста около 500 песен на пяти языках, он ежегодно проводит десятки благотворительных концертов для ветеранов и воспитанников детских домов.

Поздравляем!

📱 Телеграм замедляют. Подпишись на нас в MAX
📬 Прислать новость
❤️ Подписаться на Ҙур секрет
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
5👍2👏2
21 февраль – Халыкара туган тел көне.

Туган тел – халыкның «җаны», милләтнең яшәү нигезе һәм аның үзенчәлеген саклап калуның куәтле коралы ул, чөнки һәр халык үз тарихыннан, диненнән, мәдәниятеннән һәм теленнән рухи көч алып яши. Дөньядагы милли мәдәниятләрнең күптөрлелеген һәм меңнәрчә телләрнең кабатланмас матурлыгын билгеләгәндә, без туган телдә әйтелгән сүзнең гаять зур көчкә ия булуын яхшы беләбез. Кеше туганнан бирле ул аның күңелендә үз урынын таба һәм киләчәктә нинди генә башка телләр өйрәнсә дә, ана теле белән өйрәнгән әйләнә-тирә дөньяны танып белү үзенчәлеге беркайчан да югалмый.
8👍1🙏1😍1
Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар!

21 февральдә Җир шарының барлык илләрендә дә Халыкара туган тел көне  билгеләп үтелә. Бүгенге көндә галимнәр дөньяда 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләтләрнең мәдәниятен тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Безнең туган телебез – татар теле.

Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Сабыйларыбызның теле туган телдә ачылсын. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.

Барыгызны да Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Халыкара туган тел көне белән ихластан котлыйм.  Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора.


Ихтирам белән,
В.Г. Шәйхразыев
5👍4
Халыкара туган тел көне белән!

БАЛЫК ТЕЛЕ

Яңгыр ява,
Урам тулы күлләр,
Урам тулы күзләр
Һәм телсезләр тәгәрәшә.
Алар белән мин янәшә,
Ләкин түгел бергә.
Мин гомергә
Алар белән булмам,
Ярдәм итсә Ходам.
Яңгыр ява...
Балык теле укытучысы
Кайтып килә,
Көлә-көлә, күлне таптап,
Балыкларын саный,
Акрын гына атлап.
Ул безнеке түгел,
Әллә каян укып кайткан,
Сатлык күңел,
Балык телен алып кайткан,
Сатып ана телен.
Балык теле,
Шундый җиңел тел ул,
Хәрефләре дә юк, язуы да,
Тарихын да аның беркем белми,
Кирәк түгел артык казыну да,
Кирәк түгел китап язуы да.
Кирәк түгел...
Ул телне өйрәнсәң,
Йокың татлы,
Тыныч шаулы күңел.
Чиләкләрдән чиктән ашып түгел,
Юлларыңа бәхет тулса,
Берни кирәк түгел...
Яңгыр ява,
Ә күлләрдә балык туе бара,
Халык туе кадәр...
Балык теле бездә,
Атасыннан баласына күчә, телебезгә,
Бөек телебезгә.
Ят та түгел кебек инде
Бу тел безгә,
Балык булып барабыз бит
Үзебез дә.
©Булат Ибраһим
8👍4🔥1
Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле ир-егетләр!

Ватанны саклаучылар көне – батырлык, намуслык hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне.
Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана.
Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез.
4👍2🙏1
Сылтама буенча узып, "Ихлас" мәчетенең имам-хатыйбы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин турында мәкалә укый аласыз:

https://vk.ru/wall-178900207_6365
10
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
В новой мастерской у нашего художника Рината Харисова. Светло и просторно, так за него радостно!
👍52