Агыйдел дулкыны
304 subscribers
2.28K photos
262 videos
2 files
359 links
Представительство Всемирного конгресса татар в Республике Башкортостан https://youtube.com/@tataryrb?si=c_fzx017Rj-X5SJD
Download Telegram
Яратып һәм яратылып яшәгез❤️

Гашыйклар көнендә игътибарыгызга Роберт Миңнуллинның шигырен тәкъдим итәбез.

Син һаман сер
Гомер буе сине сөйдем… Син һаман сер, син – тылсым. Син бит миңа, миңа гына Насыйп булгансың… Булсын!
Димәк, Ходай үзе кушкан, Үзе шулай теләгән: Сине – миңа, мине – сиңа, Сиңа гына тиңләгән!
Синнән дә матурларны мин Тапмадым, табалмадым. Дөресрәге, мин аларны Эзләп тә карамадым.
Һәркемнең үз матуры бит, Һәркемнең үз гүзәле. Синең гүзәллегеңә дә Йөрәк көчкә түзәле!
Кайчак сөю давыллары Алсалар да бөтереп, Дөньяның бар матурларын Булмый сөеп бетереп.
Матурлар ул меңләгән дә, Миндә мең йөрәк түгел. Миңа, җаным, синнән башка Беркем дә кирәк түгел!
Минем кебекләр, әлбәттә, Һәркемгә дә эләкми… Хәер,  мин дә синнән башка Беркемгә дә кирәкми.
8👍3
Бүген, 15 февраль көнне, татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел.

М. Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра. Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган, үзе үлсә дә, аның исеме, шигырьләре мәңгелек.

Җырларым

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!

Сездә минем бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем.
Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.

Мин кабыздым җырда ялкын итеп
Йөрәгем һәм хаклык кушканны.
Җырым белән дусны иркәләдем,
Җырым белән җиңдем дошманны.

Алдый алмас мине түбән ләззәт,
Вак тормышның чуар пәрдәсе,
Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю-
Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.

Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигыремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма.

Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма.
Соңгы җырым палач балтасына
Башны тоткан килеш языла.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.

Муса Җәлил, 1943
13👍3🙏1
Бүген, 15 февраль көнне, педагогия фәннәре кандидаты, Башкортстанның һәм Русиянең Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Сәгыйдуллина Лилия Рәшит кызы туган көнен - күркәм юбилеен билгели.

Лилия Сәгыйдуллинаның шигырьләре Башкортстан һәм Татарстан республикаларының башкорт һәм татар телләрендә басылып килгән газета һәм журналларында, атап әйткәндә, «Башкортстан» һәм «Кызыл таң» газеталарында, «Агыйдел», «Шонкар», «Казан утлары», «Идел» һәм «Тулпар» журналларында дөнья күрә.

Башкортстанның Зәйнәб Биишева исемендәге «Китап» нәшрияты шагыйрьнең татар телендә «Абага чәчәге» (2001), «Мизгелләр йолдызлыгы» (2004), «Күңелем күкләре» (2011), "Күпердә" (2018) җыентыкларын укучы хөкеменә чыгарган. Башкорт дәүләт университеты нәшриятында исә 2010 елда «Көзге блюз» тезмә китабы, 2019 нчы елда "Камертон души" җыентыгы басылып чыккан.

Лилия Рәшит кызын ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бәхет һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез.

БӘХӘС

«Яши-яши тире калыная».
Ә минеке менә юкара.
Ялгыш кына саксыз тисәләр дә,
Һич җуелмый торган эз кала.

«Еллар үтә — күңел ката», — диләр.
Никтер катмый, һаман нечкәрә.
Сират күперенең кылына ул
Әйләнмәстер димә һич кенә.

«Вакыт — дәва: бары да онытыла».
Онытылса да — кала онтасы.
Язмыш угы бер дә кызганмыйча
Чуарлый шул хәтер картасын.

«Бар да үтә — бу да үтәр» дә бит —
Ярлар булып калыр яралар.
Ярдан ашып дәрья ташса гына,
Яралардан бераз аралар.

...Яшим-яшим... Читләр җыйган акыл Инандырмый кайчак үземне.
Һәркөнгә мин яңа ишек ачам
Калдырыйм дип тик үз эземне.

*онта — сущ. мучная пыль (в мельнице)
Лилия Сәгыйдуллина.
8🎉6👍1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Сегодня отмечается 120 лет со Дня рождения Героя Советского Союза, выдающегося сына татарского народа, воина и поэта Мусы Джалиля! Все творчество Джалиля пропитано любовью к Родине и готовности её защищать. Чтим память нашего великого соотечественника!

Фашист концлагерьларында һәм төрмәсендә җәзалап үтерелгән Муса Җәлил гомеренең соңгы минутына кадәр илгә һәм халкына булган антына тугры кала. Туган җиренә булган мәхәббәтен һәм батырлыгын иҗатында җиткерә! Аның рухи көче һәм ватанга тугрылыгы мәңге онытылмас!


Подписывайтесь на мой канал в МАХ
10
Forwarded from ГДЕ ХАЛЯЛЬ
В Уфе открылась персональная выставка Вакиля Шайхетдинова "Икърар" ("Слово о религии").

Вакиль Гилемович Шайхетдинов - член Союза художников России, Республики Башкортостан, Республики Татарстан, Заслуженный художник РБ, Заслуженный деятель искусств РТ. Награждён многочисленными российскими и международными наградами в сфере искусства.


На открытии выставки присутствовали Верховный муфтий России Талгат Таджуддин, митрополит Уфимской епархии РПЦ Филарет, министр культуры Башкортостана Амина Шафикова, супруга Главы региона Каринэ Хабирова.

Коллекция картин "Икърар" - это 22 работы, рассказывающие об историческом начале трёх авраамических религий: иудаизма, христианства и ислама, об общечеловеческих ценностях и духовном родстве людей вне зависимости от этнических и культурных различий.
Так, художник изобразил на полотнах некоторые истории из жизни пророков, мечети, столпы Ислама и другие знакомые нам с вами эпизоды.

Жизнь и творчество Вакиля Шайхетдинова неразрывно связаны с Исламом, с историей и культурой тюркских народов.
Сама идея возникновения данной серии картин появилась у художника после совершения им хаджа в 1996 году.

Выставка продлится до конца февраля по адресу:
г. Уфа, ул. Октябрьской революции, 76. Креативное пространство «РяДом».

Вход за донат по предварительной записи: 89961005376

Must have для посещения в феврале.

@gde_halal
👍63
Бер вакыт кына!

Кадерле очрашулардан фотомизгелләр.

#башкортстантатарлары
#уфататарлары
11👍3🔥1🙏1
15 февраль көнне Фёдоровка районы татарлары делегациясе Муса Җәлилнең туган авылы Мостафада шагыйрьнең 120 еллыгына багышланган чараларда катнашып кайтты. Музейга экскурсия,һәйкәл янында митинг,шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салудан соң авыл мәдәният йортында зур концерт оештырылды.
9
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бүген Уфаның "Родина" кинотеатрында
күренекле шагыйрь, Советлар Союзы герое Муса Җәлилгә багышланган "Кара урман" фильмының ябык куелышы булды.

Фильмнан соң сценарий авторы, ржиссеры Радик Кудояров тамашачы сорауларына җавап бирде.

Фильмны 19 февральдән Уфаның "Родина" кинотеатрында карап булачак.

Дәвамлылыгы 149 мин
Яшь чикләве 18+
Төп рольләрдә:
Зөлфәт Закиров
Павел Харланчук.
7👍3🔥2
"Ихлас" мәчетенең имам-хатыйбы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин Башкортстан Дәүләт телерадиокомпаниясе каналында дөнья күрүче "Хәерле иртә" программасында катнашты. Рамазан аена багышланган чыгарылыш иртәгә, 18 февраль иртән дөнья күрәчәк.
6👍4❤‍🔥2
Башкортстан Язучылар берлеге, Татар әдипләре берләшмәсе, Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" иҗтимагый оешмасы әдәбият сөючеләрне бүген Язучылар йортына, "Йөрәктән — йөрәккә" әдәби кичәсенә җыйды.
Чара кунакларын сәламләп, Берлекнең рәисе, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, язучы Айгиз Баймөхәммәтов, мондый очрашуларның традициягә әверелә баруын билгеләде.
Кичәнең төп геройлары шагыйрьләр Мөнир Вафин, Рәсим Шәфи-Рәхмәт иде. Аларның шигырьләрен авторлар үзләре һәм Уфа "Нур" татар дәүләт театры артистлары Рәсимә Гайфуллина, Вилдан Мисбахов, Гөлназ Биктимерова, УФһТУның Стәрлетамак филиалының татар һәм чуваш кафедрасы кафедрасы мөдире Илсур Мансуров, Уфаның 84нче мәктәбе укучылары (укытучылары — Рита Булатова) укыды. Сценарий авторы һәм кичәне алып баручы — "Сәхибҗамал" оешмасы җитәкчесе Зөһрә Исламова.
10