Владимир Путин указы нигезендә Башкортстанда яшәүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Араларында милләттәшебез, Уфа дәүләт нефть техник университеты кафедрасы профессоры, Башкортстан Фәннәр академиясе академигы, физика-математика фәннәре докторы Рамил Бәхтизин дә бар.
Рамил Назыйф улы югары квалификацияле белгечләр әзерләүдәге, фәнни-педагогик эшчәнлектәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Русия Федерациясе Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре» исеменә лаек булды.
Чын күңелдән котлыйбыз!

👍7❤5
Forwarded from Миллиард Татар
Радик Кудояров: «Мы увидели, что история Мусы Джалиля проникает зрителю под кожу»
"– Какие это детали в «Черном лесе», например?
– Их много, они начинаются буквально с первого кадра. Если помните, картина открывается стихотворением Мусы «О мужестве», и это написано его почерком – мы перенесли на экран копию с оригинала. Само название фильма «Кара урман» тоже написано как бы рукой Джалиля, это не дизайнер нарисовал. Вы спросите – почему слово «Kara» написано через Q, а не K? В татарском языке, как вы знаете, есть два звука «к» – твердый и мягкий. Сейчас уже мало кто об этом знает, но при яналифе твердый «к» передавался через «q». Я анализировал, как писал Джалиль. В одной его тетради все стихи написаны дореформенными арабскими буквами, а во второй – яналифом. Так вот, там, во второй тетради, слово «кара» ни разу не написано с заглавной буквы. Поэтому из этого слова нам пришлось взять «ara», а заглавную «Q» мы нашли в другом месте и соединили с остальной частью. А слово «urman» мы у него нашли. То есть была проведена вот такая важная дополнительная работа, благодаря которой зритель видит эпиграф и название фильма, написанные рукой Джалиля.
Или кадр с текстом приговора. Это тоже копия с оригинала, там можно увидеть фамилии приговоренных, их годы рождения, разные примечания на немецком.
Или еще один пример – уже другой, более масштабной работы. Что такое кинопроизводство? Это совокупность элементов, которые режиссер органично совмещает для того, чтобы они максимально работали на концентрацию внимания зрителя. Если один из элементов выпадает, то нарушается баланс, картина терпит неудачу. Поэтому и изображение, и озвучание, и стихи, как его смысловая часть, должны работать гармонично. И тут возник многовекторный нюанс. Стихи Джалиль писал на татарском, значит, нужны были их переводы на русский, английский, немецкий и французский языки. Нужно было перевести так, чтобы внимание зрителя не расфокусировалось, чтобы аудио- и визуальная части фильма работали вместе.
Поскольку воровство не мой стиль, мы сначала попытались найти правообладателей переводов, сделанных в разное время разными авторами. И так случилось, что ни одного автора переводов, которые мне нравились, уже не оказалось в живых. В том числе, естественно, не было в живых и Рувима Морана. А это уникальная для меня фигура. Человек прошел войну, после этого попал в ГУЛАГ – к счастью, выжил и вышел. Теперь у него не было работы. Тут возникает история Мусы Джалиля, и Морану предлагают заняться переводами его стихов. Что он делает? Он отказывается переводить стихи на русский с подстрочника – учит татарский язык (!) и делает переводы сам. Уникальная история. В «Черном лесе» есть персонаж по имени Яков, которого спасает Муса. У этой истории спасения не только реальная основа в целом, это еще и дань уважения поэту и переводчику Рувиму Морану".
Что говорят зрители после фестивальных показов фильма о Мусе Джалиле и его подпольной группе в плену? Почему джалиловцы остались верными воинскому долгу, несмотря на давление нацистов и информационный вакуум? Какие еще картины можно снять о поэте-герое? Об этом в интервью «Татар-информу» рассказал автор «Черного леса» Радик Кудояров.

❤6👍5
Forwarded from Интертат: иң популяр татарча медиa
«Син онытырсың»
Минем гомерем сулган чәчкә булып
Өзелеп төшәр синең алдыңа.
Син үтәрсең аны таптап, яньчеп,
Көзге салкын, җилле яңгырда.
Син онытырсың әле күптән түгел
Бу ягымлы, нәфис чәчкәнең
Гөл-бакчаңны синең бизәгәнен,
Сине назлап хуш ис чәчкәнен,
Син онытырсың язгы алсу таңда
Ян тәрәзәң аша сузылып,
Аның сине котлап сәламләвен,
Таң җиленнән сибелеп, тузылып.
Син онытырсың гөлләр арасында
Гөрләп үткән исем бәйрәмен,
Бәйрәмеңне котлап өстәлеңдә
Дулкынланган чәчәк бәйләмен.
Көзге бакча буйлап ашыга-ашыга
Танышыңа үткән вактыңда,
Исеңә да килмәс сулган гөлнең
Сыкрануы аяк астыңда.
Син керерсең өйгә көздән качып,
Тәрәзәңне ябып бикләрсең.
Юк, син инде хәзер сулган гөлне
Бусагаңнан атлап кертмәссең.
Сынган күңел, наздан мәхрүм булып,
Сүнәр ялгыз, җирдән йотылыр.
Сөю,
вәгъдә,
антлар… Аһ, барсы да
Һич булмаган кебек онытылыр.
✍️Муса Җәлил, 1943
#Җәлилгә120
Без МAXта😎
Минем гомерем сулган чәчкә булып
Өзелеп төшәр синең алдыңа.
Син үтәрсең аны таптап, яньчеп,
Көзге салкын, җилле яңгырда.
Син онытырсың әле күптән түгел
Бу ягымлы, нәфис чәчкәнең
Гөл-бакчаңны синең бизәгәнен,
Сине назлап хуш ис чәчкәнен,
Син онытырсың язгы алсу таңда
Ян тәрәзәң аша сузылып,
Аның сине котлап сәламләвен,
Таң җиленнән сибелеп, тузылып.
Син онытырсың гөлләр арасында
Гөрләп үткән исем бәйрәмен,
Бәйрәмеңне котлап өстәлеңдә
Дулкынланган чәчәк бәйләмен.
Көзге бакча буйлап ашыга-ашыга
Танышыңа үткән вактыңда,
Исеңә да килмәс сулган гөлнең
Сыкрануы аяк астыңда.
Син керерсең өйгә көздән качып,
Тәрәзәңне ябып бикләрсең.
Юк, син инде хәзер сулган гөлне
Бусагаңнан атлап кертмәссең.
Сынган күңел, наздан мәхрүм булып,
Сүнәр ялгыз, җирдән йотылыр.
Сөю,
вәгъдә,
антлар… Аһ, барсы да
Һич булмаган кебек онытылыр.
✍️Муса Җәлил, 1943
#Җәлилгә120
Без МAXта
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤9
Forwarded from БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫ
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшинның катнашуы көтелә.
Әлеге бәйге Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү, балаларда һәм яшьләрдә туган телләренә мәхәббәт уяту максатыннан сигезенче ел рәттән Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесе оештырыла.
ТУЛЫРАК

❤6👍2
«Бисмилләһир-рахмәнир-рахим» дип әйтүчегә Аллаһ Тәгалә бу сүзләрдәге һәр хәреф өчен 4000 савап яза, 4000 начар гамәлен бетерә һәм шул ук санга аның дәрәҗәсен арттыра» (Әд-Дәйләми).
⠀
Җомга мөбарәк булсын, милләттәшләр, дин кардәшләр!
⠀
Фотода Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында урнашкан мәчет.
⠀
На фото мечеть, расположенная в деревне Метевбаш Белебеевского района.

❤7🙏2👍1🕊1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
«Ихлас» тапшыруының бүгенге (13 февраль) чыгарылышында 2026 елның беренче «Тупаяк» татар футболы турниры турында сүз барачак.
⠀
Бүгенге чыгарылыш үзенчәлекле, чөнки ул махсус хатын-кызлар өчен үткәрелгән «Тупаяк» турнирына багышланган булачак. Хатын-кызларның футболга карашы, уен мизгелләре, артистлар чыгышлары, катнашучыларның ихлас хисләре һәм фикерләре белән танышып китә аласыз. Бу проект күбегезгә таныш һәм якын, чираттагы чыгарылыш белән танышып китәргә такъдим итәбез!
⠀
Чыгарылышны Алсу Дәүләтшина һәм Илдар Еникеев әзерләде.
⠀
Тапшыруны 20.00 сәгатьтә (Башкортстан вакыты) «Туган тел» телеканалында карый аласыз.

🏆5❤1
Forwarded from Топ кунак/Төп кунак
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Туймазы районы Төмәнәк авылы янында урнашкан "БАБАЙ УТАРЫ" ачык һавадагы музейда учакта бавырсак пешерү серләре белән бүлешкән иделәр.
❤4👍3🙏2
Яратып һәм яратылып яшәгез❤️
Гашыйклар көнендә игътибарыгызга Роберт Миңнуллинның шигырен тәкъдим итәбез.
Син һаман сер
Гомер буе сине сөйдем… Син һаман сер, син – тылсым. Син бит миңа, миңа гына Насыйп булгансың… Булсын!
Димәк, Ходай үзе кушкан, Үзе шулай теләгән: Сине – миңа, мине – сиңа, Сиңа гына тиңләгән!
Синнән дә матурларны мин Тапмадым, табалмадым. Дөресрәге, мин аларны Эзләп тә карамадым.
Һәркемнең үз матуры бит, Һәркемнең үз гүзәле. Синең гүзәллегеңә дә Йөрәк көчкә түзәле!
Кайчак сөю давыллары Алсалар да бөтереп, Дөньяның бар матурларын Булмый сөеп бетереп.
Матурлар ул меңләгән дә, Миндә мең йөрәк түгел. Миңа, җаным, синнән башка Беркем дә кирәк түгел!
Минем кебекләр, әлбәттә, Һәркемгә дә эләкми… Хәер, мин дә синнән башка Беркемгә дә кирәкми.

❤8👍3
Бүген, 15 февраль көнне, татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел.
М. Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра. Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган, үзе үлсә дә, аның исеме, шигырьләре мәңгелек.
Җырларым
Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!
Сездә минем бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем.
Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.
Мин кабыздым җырда ялкын итеп
Йөрәгем һәм хаклык кушканны.
Җырым белән дусны иркәләдем,
Җырым белән җиңдем дошманны.
Алдый алмас мине түбән ләззәт,
Вак тормышның чуар пәрдәсе,
Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю-
Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.
Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигыремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма.
Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма.
Соңгы җырым палач балтасына
Башны тоткан килеш языла.
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.
Муса Җәлил, 1943

❤13👍3🙏1
Бүген, 15 февраль көнне, педагогия фәннәре кандидаты, Башкортстанның һәм Русиянең Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Сәгыйдуллина Лилия Рәшит кызы туган көнен - күркәм юбилеен билгели.
⠀
Лилия Сәгыйдуллинаның шигырьләре Башкортстан һәм Татарстан республикаларының башкорт һәм татар телләрендә басылып килгән газета һәм журналларында, атап әйткәндә, «Башкортстан» һәм «Кызыл таң» газеталарында, «Агыйдел», «Шонкар», «Казан утлары», «Идел» һәм «Тулпар» журналларында дөнья күрә.
⠀
Башкортстанның Зәйнәб Биишева исемендәге «Китап» нәшрияты шагыйрьнең татар телендә «Абага чәчәге» (2001), «Мизгелләр йолдызлыгы» (2004), «Күңелем күкләре» (2011), "Күпердә" (2018) җыентыкларын укучы хөкеменә чыгарган. Башкорт дәүләт университеты нәшриятында исә 2010 елда «Көзге блюз» тезмә китабы, 2019 нчы елда "Камертон души" җыентыгы басылып чыккан.
⠀
Лилия Рәшит кызын ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бәхет һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез.
⠀
БӘХӘС
⠀
«Яши-яши тире калыная».
Ә минеке менә юкара.
Ялгыш кына саксыз тисәләр дә,
Һич җуелмый торган эз кала.
⠀
«Еллар үтә — күңел ката», — диләр.
Никтер катмый, һаман нечкәрә.
Сират күперенең кылына ул
Әйләнмәстер димә һич кенә.
⠀
«Вакыт — дәва: бары да онытыла».
Онытылса да — кала онтасы.
Язмыш угы бер дә кызганмыйча
Чуарлый шул хәтер картасын.
⠀
«Бар да үтә — бу да үтәр» дә бит —
Ярлар булып калыр яралар.
Ярдан ашып дәрья ташса гына,
Яралардан бераз аралар.
⠀
...Яшим-яшим... Читләр җыйган акыл Инандырмый кайчак үземне.
Һәркөнгә мин яңа ишек ачам
Калдырыйм дип тик үз эземне.
⠀
*онта — сущ. мучная пыль (в мельнице)
Лилия Сәгыйдуллина.

❤8🎉6👍1
Forwarded from Рустам Минниханов
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Сегодня отмечается 120 лет со Дня рождения Героя Советского Союза, выдающегося сына татарского народа, воина и поэта Мусы Джалиля! Все творчество Джалиля пропитано любовью к Родине и готовности её защищать. Чтим память нашего великого соотечественника!
Фашист концлагерьларында һәм төрмәсендә җәзалап үтерелгән Муса Җәлил гомеренең соңгы минутына кадәр илгә һәм халкына булган антына тугры кала. Туган җиренә булган мәхәббәтен һәм батырлыгын иҗатында җиткерә! Аның рухи көче һәм ватанга тугрылыгы мәңге онытылмас!
Подписывайтесь на мой канал в МАХ

❤10
Forwarded from ГДЕ ХАЛЯЛЬ
В Уфе открылась персональная выставка Вакиля Шайхетдинова "Икърар" ("Слово о религии").
На открытии выставки присутствовали Верховный муфтий России Талгат Таджуддин, митрополит Уфимской епархии РПЦ Филарет, министр культуры Башкортостана Амина Шафикова, супруга Главы региона Каринэ Хабирова.
Коллекция картин "Икърар" - это 22 работы, рассказывающие об историческом начале трёх авраамических религий: иудаизма, христианства и ислама, об общечеловеческих ценностях и духовном родстве людей вне зависимости от этнических и культурных различий.
Так, художник изобразил на полотнах некоторые истории из жизни пророков, мечети, столпы Ислама и другие знакомые нам с вами эпизоды.
Жизнь и творчество Вакиля Шайхетдинова неразрывно связаны с Исламом, с историей и культурой тюркских народов.
Сама идея возникновения данной серии картин появилась у художника после совершения им хаджа в 1996 году.
Выставка продлится до конца февраля по адресу:
г. Уфа, ул. Октябрьской революции, 76. Креативное пространство «РяДом».
Вход за донат по предварительной записи: 89961005376
Must have для посещения в феврале.
@gde_halal
Вакиль Гилемович Шайхетдинов - член Союза художников России, Республики Башкортостан, Республики Татарстан, Заслуженный художник РБ, Заслуженный деятель искусств РТ. Награждён многочисленными российскими и международными наградами в сфере искусства.
На открытии выставки присутствовали Верховный муфтий России Талгат Таджуддин, митрополит Уфимской епархии РПЦ Филарет, министр культуры Башкортостана Амина Шафикова, супруга Главы региона Каринэ Хабирова.
Коллекция картин "Икърар" - это 22 работы, рассказывающие об историческом начале трёх авраамических религий: иудаизма, христианства и ислама, об общечеловеческих ценностях и духовном родстве людей вне зависимости от этнических и культурных различий.
Так, художник изобразил на полотнах некоторые истории из жизни пророков, мечети, столпы Ислама и другие знакомые нам с вами эпизоды.
Жизнь и творчество Вакиля Шайхетдинова неразрывно связаны с Исламом, с историей и культурой тюркских народов.
Сама идея возникновения данной серии картин появилась у художника после совершения им хаджа в 1996 году.
Выставка продлится до конца февраля по адресу:
г. Уфа, ул. Октябрьской революции, 76. Креативное пространство «РяДом».
Вход за донат по предварительной записи: 89961005376
Must have для посещения в феврале.
@gde_halal
👍6❤3
Forwarded from Татар-информ. Яңалыклар, фикер, күзәтү
Казанда Халисә Мөдәррисованың яңа китабын тәкъдим иттеләр
https://tatar-inform.tatar/news/ir-at-yazucylardan-da-bolairak-kazanda-xalisa-modarrisovanyn-yana-kitabyn-takdim-ittelar-5918917

❤9👍4