Кичә, 31 гыйнвар көнне
Уфа шәһәренең мәдәният сараенда мәшһүр тальянчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Гавис улы Вәлиәхмәтовның 75 ел тулу уңаеннан Хәтер кичәсе узды.
⠀
Концертта билгеле артистлар, җырчының иҗатташ дуслары чыгыш ясады.
⠀
Шулай ук чара барышында Фән Вәлиәхмәтов исемен йөрткән "Үзем җырлыйм, үзем уйныйм" конкурсының җиңүчеләре һәм призерлары бүләкләнде. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның сәламнәрен җиткерде һәм иң лаеклыларга БТКның рәхмәт хатларын тапшырды.
⠀
Оештыру эшләрен "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы ярдәме белән Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, “Татар авыллары ассоциациясе” иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Гыйлметдин улы Галимов башкарып чыкты.

❤7👍6
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бу кыска видеода - җырчы Фән Вәлиәхмәтов исемен йөрткән "Үзем җырлыйм, үзем уйныйм" бәйгесенең профессиональ башкаручылар арасында Гран-при бүләге иясе Илфир Искәндәров.
❤10👍4
"Тулы бер чор символына әверелгән тавыш" диләр җырчы Вәсилә Фәттахова турында. Аның "Туган як" җырын татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә бик яратып тыңлый. Төрле чараларда, туй-мәҗлесләрдә, музыкаль киңлекләрдә иң еш яңгыраган җырларның берсен башкарган Вәсилә турында аны белүчеләр "эчкерсез, тирән, искиткеч талант иде" дип искә алалар.
⠀
29 гыйнвар көнне Уфада Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың хәтер кичәсе үтте.
⠀
Кичәдә җырчының иҗатын искә алдылар, иң үткен хитлары билгеле җырчылар тарафыннан яңача яңгырады.
Чараны Башкортстанның халык артисты Фирдәт Галиев һәм Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова алып бардылар.
Вакыйгада Айдар Галимов, Нәзифә Кадыйрова, Гали Алтынбаев, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Ландыш Нигъмәтҗанова, Гөлназ Сираева, Элвин Грей һәм башка музыкантлардан матур җырлар һәм истәлекләр яңгырады.
⠀
Бу концерт кына түгел, ә Вәсилә иҗатын яраткан һәм хәтерләгән һәркем өчен истәлекле очрашу булды дип әйтеп була.
⠀
Вәсиләнең тормыш иптәше Илгиз Әбдракыйпов җырчының вафатыннан соң да аның исемен тамашачыга кабат-кабат җиткереп тора, иҗат һәм хәтер кичәләрен оештыра. Башкортстанның бер шәһәренең урамы да озакламый Вәсилә Фәттахова исемен алачак дигән хәбәр бар - бу да Илгизнең тырышлыгы.
⠀
"Кеше китә, җыры кала" - бу сүзләр Вәсиләбезгә туры килә кебек.

❤9👍1🔥1🙏1
Бүген, 3 февраль көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Шәйхразыев Васил Габтелгаяз улының туган көне.
Васил Габтелгаяз улы татар халкының гүзәл туган телен, рухи мирасын, данлы тарихын, бай мәдәниятен һәм күркәм гореф-гадәтләрен саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыруга күп көч салучы, зур ихтирамга лаек шәхесләребезнең берсе.
Хөрмәтле Васил Габтелгаяз улы! Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге исеменнән ихлас күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Корычтай тазалык һәм тормышыгызда бәхетләр насыйп булсын! Максатларыгызны тормышка ашырып, яңадан-яңа үрләр яулавыгызны һәм алга таба да татар халкы үсешенә багышланган күркәм хезмәтегездә зур уңышларга ирешүегезне телибез.

❤9🎉7
Forwarded from "Тулпар" журналы📗📕📘 (Dil)
Тәтешле районының үзәк китапханәсендә Дилбәр ИСРАЕВАның тәүге китабының исем туе үтте. Яшь язучының "Сөю шулдыр" дигән бу басмасы 2025 ел ахырында З. Биишева исемендәге Башкортстан "Китап" нәшриятында "Яшьләр тавышы" сериясендә дөнья күрде. Дилбәр Илдар кызы Чургылды авылында туган, мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаган. Икътисад буенча югары белем алып, банк өлкәсендә эшли, УФһТУның татар-рус бүлеге магистранты. Тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Былтыр Дилбәр Исраева "Тулпар" журналы һәм Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе оештырган "Батыр яуда сынала" конкурсында проза буенча 1нче урынга да лаек булды.
Китап туена язучының әти-әнисе, туганнары, укытучылары, Акбулат авыл Советы рәисе Фәгыйль Нигьмәтҗанов, китапханә хезмәткәрләре, З. Биишева исемендәге нәшриятның татар телендәге нәфис әдәбият бүлеге мөхәррире Дилбәр Әхтәмова, "Тулпар" журналының проза бүлеге мөхәррире, Татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе, УФһТУ укытучысы Дилбәр Булатова һ.б.лар катнашты.

❤7👍1