Агыйдел дулкыны
304 subscribers
2.28K photos
262 videos
2 files
361 links
Представительство Всемирного конгресса татар в Республике Башкортостан https://youtube.com/@tataryrb?si=c_fzx017Rj-X5SJD
Download Telegram
23нче гыйнвар көнне Уфада "Кара генерал" Даян Мурзиннын туыуна 105 ел, Муса Җәлилнең туыуна 120 ел уңаеннан фәнни-гамәли конференция үтте. Конференцияне оештыру комитетына Башкортстаннын "Ак Идел җире" төбәк тарихын өйрәнүчеләр берләшмәсе, Башкортстан татарлары Конгрессының краеведлар комитеты, Башкорстан татар краеведлары оешмасы, Бөтендөнья татар Конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге керде.
Бу чарада Татарстанның Башкортстандагы рәсми вәкиллеге, Татарстан һәм Башкортстан Фәннәр Академиясе галимнәре, Россия Фәннәр академиясының Уфадагы федераль тикшеренү үзәге катнашты.
Конференциядә Даян Мурзинның тормышы белән бәйле булган яңа архив материаллары яңгырады. Шулай ук Муса Җәлилнең Башкортстаннан чыккан көрәштәшләре турында докладлар ясалды.
Төбәк тарихчыларының башка чыгышлары да үтә фәһемле булды.
Конференция резолюциясендә әлеге темалар буенча төбәк тарихчыларының региональ форумын Башкортостанда үткәрү кирәклеге ассызыкланды; Башкорстандагы төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең координацион Советы төзелде. Координацион Советның рәисе итеп тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафыйков сайланды.
👏52
Бер вакыт кына!

Кадерле очрашулардан фотомизгелләр.

#башкортстантатарлары
#уфататарлары
7👍2
Академик, МДУ механика-математика факультетының газ һәм дулкын динамикасы кафедрасы мөдире, РФА Океанология институтының фәнни җитәкчесе Роберт Нигъмәтулин "Мәскәү университеты йолдызы" белән бүләкләнде. Роберт Искәндәр улы бүләген фән һәм мәгариф үсешенә зур өлеш керткәне өчен алды.

Чын күңелдән котлыйбыз!
👍12
31 гыйнвар көнне Уфа шәһәренең мәдәният сараенда мәшһүр тальянчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Гавис улы Вәлиәхмәтовның 75 ел тулу уңаеннан Хәтер кичәсе узачак.

Чарада билгеле артистлар, җырчының иҗатташ дуслары чыгыш ясаячак.


Керү бушлай!
👍76
Башкорт драма театрында Фидан Гафаров бюстын куйганнар.

Авторы – Татарстанның танылган рәссамы, Ленин исемендәге Казан мәдәни-күңел ачу комплексы хезмәткәре, скульптор Халит Миңнегалиев.

Бюстның тарихы турында Башкортстанның халык артисты, Фидан Гафаровның улы Азамат Гафаров: «Әтием Казанда чыгыш ясаганда, мәдәният йортының рәссамы белән сөйләшеп-танышып китә һәм аңа: «Халит, бу дөньядан китеп барсам, миңа да берәр бюст эшләрсең», – дип әйтә. Рәссам озак уйлап тормый, бюстны әле әтием исән чагында ук эшләп куя. Әмма әтигә аны фотолар аша гына күрү насыйп булды», – дип сөйләгән.


📲Безнең Telegram | Без МAXта
7👍1🔥1😁1👌1
🔊ИГЪТИБАР❗️

БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫ “СОЛДАТ АЛЬБОМЫ-2026” КОНКУРСЫН ИГЪЛАН ИТӘ

Конкурс Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан үткәрелә. Конкурска старт 2026 елның 1 нче февралендә бирелә һәм 24 нче февраль көнне тәмамлана.

ТУЛЫРАК: https://vk.com/club235577801
👍63
Выставка абстрактного искусства известного художника Рамина Нафикова «ABSTRAКTSIJA»

🗓 по 16 марта
15:00
💸 бесплатно
🏫 ZAMAN MUSEUM
📍 ул. Мустая Карима, 6к1

Нафиков — значимый представитель российского и татарстанского искусства, чьи работы представлены в музее Нестерова.

❗️ Детская Афиша | Уфа
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
2👍2🥰1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
"Туган тел" телеканалында яңа проект - "Утырыйк әле бүген кич" тапшыруы дөнья күрә башлады.

Оештыручылар сүзләренчә, тчыгарылышлар төрле темаларга тере сөйләшүләр, фикерләр, дискуссиягә корылган.
👍65👏1
Бүген, 29 гыйнвар көнне, күренекле композитор, Уфа “Нур” татар дәүләт театрының хормейстеры, Башкортстан һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Афәрим Садыйк улы Акчурин матур бәйрәмен – 80 яшьлек юбилеен билгели.

Афәрим Акчуринның исеме җисеменә туры килгән. “Афәрин” исә хуплау, соклану, дигәнне аңлата, шиксез, сәнгать белән бәйле сүз. Һәм ул, чынлап та, алкышларга лаек иҗат әһеле.

Афәрим Акчурин 1999 елдан башлап һәм бүгенге көндә дә Уфа “Нур” татар дәүләт театрының хормейстер вазыйфасын башкара. “Аклы-каралы мәрәкә” (И.Бикбулатова), “Галиябану” (М. Фәйзи), “Күңелләрдә көмеш кыңгырау” (Д. Салихов), “Чүлмәкче сере” (Ә. Кәшфуллин), “Мәхәббәт зилзиләсе” (Э. Яһудин), “Әниләр-бәбиләр”, “Гөргөри кияүләре” (Т. Миңнуллин), “Кыз урлау” (М. Кәрим) спектакльләренең ихлас тамашачы сөюен яулавында, әлбәттә, аның нечкә хисле, тирән фикерле халыкчан музыкаль бизәлешенең дә мөһиме бик зур. Шулай ук театрда аның музыкаль җитәкчелегендә “Җыр булып кайтырмын”, “Яшьлек могҗизалары” кебек театральләштерелгән постановкалар, Хәсән Туфанның “Агыла да болыт агыла”, Мостай Кәримнең “Өченче көн тоташ кар ява”, Габдулла Тукайның “Теләнче” шигырьләренә язылган җырлары зур популярлык яулый. Композиторның һәрбер эшчәнлеге милли мәдәни мирасны саклауга һәм сәнгать үсешенә зур өлеш кертә.

Афәрим Садыйк улын туган көне белән котлыйбыз! Музыка остасына корычтай сәламәтлек, кайнар алкышлар һәм озын иҗади гомер телибез!
10❤‍🔥4🙏3
«Кыямәт көнендә Без гаделлек үлчәүләре корып куячакбыз. Ул көнне һичкемгә нинди дә булса гаделсезлек кылынмас. Кылган эшләрегезнең гәрчич бөртеге кадәрлесен дә үлчәүгә салырбыз. Исәп-хисап ясау өчен Мин үзем дә җитәрмен».
«Әнбия» сүрәсе, 47нче аять.

Җомга мөбарәк булсын, милләттәшләр, дин кардәшләр!

Фотода Куергазы районы Зәк-Ишмәт авылында урнашкан мәчет.

На фото мечеть, расположенная в деревне Зяк-Ишметово Куюргазинского района.
6🙏5
Кичә, 31 гыйнвар көнне
Уфа шәһәренең мәдәният сараенда мәшһүр тальянчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Гавис улы Вәлиәхмәтовның 75 ел тулу уңаеннан Хәтер кичәсе узды.

Концертта билгеле артистлар, җырчының иҗатташ дуслары чыгыш ясады.

Шулай ук чара барышында Фән Вәлиәхмәтов исемен йөрткән "Үзем җырлыйм, үзем уйныйм" конкурсының җиңүчеләре һәм призерлары бүләкләнде. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның сәламнәрен җиткерде һәм иң лаеклыларга БТКның рәхмәт хатларын тапшырды.

Оештыру эшләрен "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы ярдәме белән Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, “Татар авыллары ассоциациясе” иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Гыйлметдин улы Галимов башкарып чыкты.
7👍6
Бер вакыт кына!

Кадерле очрашулардан фотомизгелләр.

#башкортстантатарлары
#уфататарлары
11👍2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бу кыска видеода - җырчы Фән Вәлиәхмәтов исемен йөрткән "Үзем җырлыйм, үзем уйныйм" бәйгесенең профессиональ башкаручылар арасында Гран-при бүләге иясе Илфир Искәндәров.
10👍4
"Тулы бер чор символына әверелгән тавыш" диләр җырчы Вәсилә Фәттахова турында. Аның "Туган як" җырын татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә бик яратып тыңлый. Төрле чараларда, туй-мәҗлесләрдә, музыкаль киңлекләрдә иң еш яңгыраган җырларның берсен башкарган Вәсилә турында аны белүчеләр "эчкерсез, тирән, искиткеч талант иде" дип искә алалар.

29 гыйнвар көнне Уфада Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың хәтер кичәсе үтте.

Кичәдә җырчының иҗатын искә алдылар, иң үткен хитлары билгеле җырчылар тарафыннан яңача яңгырады.
Чараны Башкортстанның халык артисты Фирдәт Галиев һәм Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова алып бардылар.
Вакыйгада Айдар Галимов, Нәзифә Кадыйрова, Гали Алтынбаев, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Ландыш Нигъмәтҗанова, Гөлназ Сираева, Элвин Грей һәм башка музыкантлардан матур җырлар һәм истәлекләр яңгырады.

Бу концерт кына түгел, ә Вәсилә иҗатын яраткан һәм хәтерләгән һәркем өчен истәлекле очрашу булды дип әйтеп була.

Вәсиләнең тормыш иптәше Илгиз Әбдракыйпов җырчының вафатыннан соң да аның исемен тамашачыга кабат-кабат җиткереп тора, иҗат һәм хәтер кичәләрен оештыра. Башкортстанның бер шәһәренең урамы да озакламый Вәсилә Фәттахова исемен алачак дигән хәбәр бар - бу да Илгизнең тырышлыгы.

"Кеше китә, җыры кала" - бу сүзләр Вәсиләбезгә туры килә кебек.
9👍1🔥1🙏1