Агыйдел дулкыны
303 subscribers
2.29K photos
263 videos
2 files
362 links
Представительство Всемирного конгресса татар в Республике Башкортостан https://youtube.com/@tataryrb?si=c_fzx017Rj-X5SJD
Download Telegram
"Ихлас" тапшыруының бүгенге (16 гыйнвар) чыгарылышы Башкортстан Республикасында эшчәнлек алып баручы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакировның очрашуына, Стәрлетамак шәһәрендә узган республикакүләм татар теле олимпиадасына багышланган.

Чыгарылышны Гөлшат Сафина
һәм Илдар Еникеев әзерләделәр.

Тапшыруны 20.00 сәгатьтә "Туган тел" телеканалында карарга була.
7👍4
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бүген, 18 гыйнвар көнне, мәшһүр тальянчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Гавис улы Вәлиәхмәтовка 75 яшь тулган булыр иде.

Илаһи моңга ия булуы, өздереп тальянда уйнавы белән халыкның мәхәббәтен яулаган шәхесебез.
10🙏7👍2
Бер вакыт кына!

Кадерле очрашулардан фотомизгелләр.

#башкортстантатарлары
#уфататарлары
8👍7🙏1
Башкортстан республикасы татар хатын-кызлары “Сәхибҗамал” төбәк иҗтимагый оешмасы, Уфа шәһәре Киров районының “Ихлас” мөселман дини оешмасы мөнәҗәт бәйгесе игълан итә. Бәйгедә 18 яшьтән 80 яшькә кадәрге катнашучыларны көтәбез. Быел бәйге ике номинациядә узачак: мөнәҗәт башкару; үзең язган мөнәҗәтне башкару. Гаризалар 19 гыйнвардән 28 февральгә кадәр кабул ителә. Гаризаларны, видеоязмаларны sahibjamal2025@gmail.com адресы буенча җибәрергә.
Бәйгене уздыру шартлары һәм тәртибе белән нигезләмәдә танышырга мөмкин:
https://vk.com/s/v1/doc/6d1eK6k7yVN0w-IjwUYS1vLU7By58LLhrcN0qyHcHIYz7QdWGkQ
3
2025 елның декабрендә Уфа "НУР" татар дәүләт театры сәхнәсеннән Әлмәндәр китте. Хәйләкәр, тормыш сөючән карт ролен Альберт абый Шәйхетдинов һәм Туймазы Татар театры артисты Данил абый Нурыйханов башкара иделәр.

Казанның Камал театры исә 1976 елда Марсель Сәлимҗанов тарафыннан куелган классик вариантка хөрмәт белән, әсәргә яңа сулыш өреп яңадан сәхнәгә чыгару өстендә гыйнварда эш башладылар.
"Реальное время" сайты яза:
Первая репетиция спектакля в версии 2026 года прошла перед Новым годом. Художник спектакля — Сергей Скоморохов, хореограф — Салима Аминова. Роли исполнят Рамиль Тухватуллин, Эмиль Талипов, Олег Фазылзянов, Ильсия Тухватуллина, Алсу Каюмова, Ильтазар Мухаматгалиев, Гузель Гюльвердиева, Искандер Низамиев. Премьера запланирована на апрель. Таким образом, историю про старика, который не хотел умирать, не закончив все свои дела, поставят спустя 50 лет после первой и единственной постановки в Камаловском.


Менә шулай. Туфан Миңнуллинның яшәү белән үлем; кеше арасындагы мөнәсәбәтләр, мәхәббәт кебек мәңгелек темаларга багышланган әсәре зур сәхнәгә кире кайта.

#камалтеатры
#нуртеатры
#әлдермештәнәлмәндәр
9👍3
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Хөрмәтле Минтимер Шәрипович, ихлас күңелдән туган көнегез белән котлыйм! Сезнең зирәк акылыгыз, тирән тәҗрибәгез һәм Татарстаныбызга чиксез мәхәббәтегез – бәяләп бетергесез хәзинә. Сез һәрвакыт безнең өчен үрнәк.

Сегодня особенный день – день рождения нашего дорогого Минтимера Шариповича Шаймиева. Человек-эпоха, первый Президент Татарстана, чье имя стало синонимом мудрости и стратегического мышления. Здоровья Вам и долгих лет активной жизни!

Друзья, присоединяйтесь к поздравлениям.


Подписывайтесь на мой канал в МАХ
10
24 гыйнвар көнне Уфада Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры, Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Идрис Газиевның студентлары башкаруындагы җырлардан торган концерт көтелә.

Чарада катнашу - музей билетлары буенча.
👍53🙏1👌1
Чехословакия Герое, "Кара генерал" Даян Мурзинның тууына 105 ел уңаеннан, журналист, җәмәгать эшлеклесе Халисә Мөхәммәдиева архивындагы фото белән бүлеште.
З.Зиязетдинов фотосында "Кара генерал"фильмын төшерүнең эш вакыты. 2002 ел. Бакалы районы.
11👍5
Хөрмәтле театр сөючеләр!

Сезнең игътибарыгызга Уфа "Нур" татар дәүләт театры һәм Туймазы татар дәүләт драма театрларының февраль ае репертуарын тәкъдим итәбез.
4👍2👏2
И Г Ъ Т И Б А Р!!!

🌟"Җанлы сүз" бәйгесенә чакырабыз!

🌟Бу конкурсны Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы 12 нче тапкыр оештыра.

🌟Игътибар итегез: быел эшләрне кабул итү 15 февральдә тәмамлана.

🌟Катнашыгыз! Укучылардан, студент яшьләрдән иҗади эшләр көтәбез!

©Л. Сагидуллина

Нигезләмә сылтама буенча:

https://vk.ru/wall151543658_3204
3🔥1
"Тупаяк" футбол турнирыннан читтә калмагыз!
Бу юлы гүзәл затлар уйный😉
🏆95😍2🔥1
"Курыкмагыз! Мин - Сезнең белән! Барысын да ишетәм һәм күрәм."

Коръәни Кәрим, Та Һа сүрәсе, 46 нчы аять.

Җомга мөбарәк булсын, милләттәшләр, дин кардәшләр!

Фотода Уфаның Дим бистәсендә урнашкан "Мәдинә" мәчете.
На фото мечеть "Медина", расположенная в Демском районе города Уфы.
10🙏4
23нче гыйнвар көнне Уфада "Кара генерал" Даян Мурзиннын туыуна 105 ел, Муса Җәлилнең туыуна 120 ел уңаеннан фәнни-гамәли конференция үтте. Конференцияне оештыру комитетына Башкортстаннын "Ак Идел җире" төбәк тарихын өйрәнүчеләр берләшмәсе, Башкортстан татарлары Конгрессының краеведлар комитеты, Башкорстан татар краеведлары оешмасы, Бөтендөнья татар Конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге керде.
Бу чарада Татарстанның Башкортстандагы рәсми вәкиллеге, Татарстан һәм Башкортстан Фәннәр Академиясе галимнәре, Россия Фәннәр академиясының Уфадагы федераль тикшеренү үзәге катнашты.
Конференциядә Даян Мурзинның тормышы белән бәйле булган яңа архив материаллары яңгырады. Шулай ук Муса Җәлилнең Башкортстаннан чыккан көрәштәшләре турында докладлар ясалды.
Төбәк тарихчыларының башка чыгышлары да үтә фәһемле булды.
Конференция резолюциясендә әлеге темалар буенча төбәк тарихчыларының региональ форумын Башкортостанда үткәрү кирәклеге ассызыкланды; Башкорстандагы төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең координацион Советы төзелде. Координацион Советның рәисе итеп тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафыйков сайланды.
👏52
Бер вакыт кына!

Кадерле очрашулардан фотомизгелләр.

#башкортстантатарлары
#уфататарлары
7👍2
Академик, МДУ механика-математика факультетының газ һәм дулкын динамикасы кафедрасы мөдире, РФА Океанология институтының фәнни җитәкчесе Роберт Нигъмәтулин "Мәскәү университеты йолдызы" белән бүләкләнде. Роберт Искәндәр улы бүләген фән һәм мәгариф үсешенә зур өлеш керткәне өчен алды.

Чын күңелдән котлыйбыз!
👍12
31 гыйнвар көнне Уфа шәһәренең мәдәният сараенда мәшһүр тальянчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Гавис улы Вәлиәхмәтовның 75 ел тулу уңаеннан Хәтер кичәсе узачак.

Чарада билгеле артистлар, җырчының иҗатташ дуслары чыгыш ясаячак.


Керү бушлай!
👍76