Агыйдел дулкыны
303 subscribers
2.29K photos
263 videos
2 files
362 links
Представительство Всемирного конгресса татар в Республике Башкортостан https://youtube.com/@tataryrb?si=c_fzx017Rj-X5SJD
Download Telegram
Әлеге мизгелләрдә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге офисында Башкортстан Республикасында эшчәнлек алып баручы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров белән эшлекле очрашу бара.
12👍3
ДАНИС ШАКИРОВ СТӘРЛЕТАМАКТА ТАТАР ҖӘМӘГАТЬЧЕЛЕГЕ БЕЛӘН ОЧРАШТЫ

Очрашу барышында милли-мәдәни берләшмәләр эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре, шәһәр мохитендә татар телен саклау, мәдәни чаралар үткәрү һәм яшьләрне иҗтимагый эшкә җәлеп итү турында фикер алыштылар. Милли тиңдәшлекне ныгытуга һәм буыннар арасында диалогны үстерүгә юнәлдерелгән инициативаларга аерым игътибар бирелде. Шулай ук Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.

📸 ФОТОЛАР
4
ДАНИС ШАКИРОВ УФА ФӘН ҺӘМ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР УНИВЕРСИТЕТЫНЫҢ ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ ҺӘМ МӘДӘНИЯТЕ КАФЕДРАСЫНДА БУЛДЫ

Сәфәр барышында кафедра укытучылары һәм хезмәткәрләре белән очрашу узды, кадрлар әзерләү, татар филологиясе өлкәсендә фәнни тикшеренүләрне үстерү, шулай ук студентлар мохитендә татар теле һәм мәдәниятен популярлаштыру мәсьәләләре каралды.

ТУЛЫРАК
👍63
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
29 гыйнвар көнне Уфада җырчы, Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың хәтер кичәсе үткәрелә.

Чарада Вәсиләнең җырларын татар эстрадасының билгеле артистлары башкарачак.
7💔2
САМАРАДА ИДЕЛ БУЕ ФЕДЕРАЛЬ ОКРУГЫ ТАТАР ИҖТИМАГЫЙ ОЕШМАЛАРЫ АКТИВЫ БЕЛӘН ҖЫЕЛЫШ УЗДЫ

Җыелышта Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев, Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Илсур Ихсанов, Марс Тукаев, шулай ук Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия республикаларыннан, Пермь краеннан, Түбән Новгород, Оренбург, Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән килгән татар милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

ТУЛЫРАК
2👍2
"Йә Аллаһ, сорыйм Синнән мине яратуыңны һәм Сине яратуны, һәм дә Сине яратучылар белән минем арага өлфәт-мәхәббәт сал. Һәм дә Синең яратуыңа илтә торган гамәлләрне яратуны насыйп ит!"
Әт-Тирмизи 3235.

Җомга мөбәрак булсын, милләттәшләр, дин кардәшләр!

Фотода – Нуриман районы Кызыл Чишмә авылында урнашкан "Шакирҗан" мәчете.
На фото – мечеть "Шакирьян" села Красный Ключ Нуримановского района.
6🙏3
"Ихлас" тапшыруының бүгенге (16 гыйнвар) чыгарылышы Башкортстан Республикасында эшчәнлек алып баручы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакировның очрашуына, Стәрлетамак шәһәрендә узган республикакүләм татар теле олимпиадасына багышланган.

Чыгарылышны Гөлшат Сафина
һәм Илдар Еникеев әзерләделәр.

Тапшыруны 20.00 сәгатьтә "Туган тел" телеканалында карарга була.
7👍4
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бүген, 18 гыйнвар көнне, мәшһүр тальянчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Гавис улы Вәлиәхмәтовка 75 яшь тулган булыр иде.

Илаһи моңга ия булуы, өздереп тальянда уйнавы белән халыкның мәхәббәтен яулаган шәхесебез.
10🙏7👍2
Бер вакыт кына!

Кадерле очрашулардан фотомизгелләр.

#башкортстантатарлары
#уфататарлары
8👍7🙏1
Башкортстан республикасы татар хатын-кызлары “Сәхибҗамал” төбәк иҗтимагый оешмасы, Уфа шәһәре Киров районының “Ихлас” мөселман дини оешмасы мөнәҗәт бәйгесе игълан итә. Бәйгедә 18 яшьтән 80 яшькә кадәрге катнашучыларны көтәбез. Быел бәйге ике номинациядә узачак: мөнәҗәт башкару; үзең язган мөнәҗәтне башкару. Гаризалар 19 гыйнвардән 28 февральгә кадәр кабул ителә. Гаризаларны, видеоязмаларны sahibjamal2025@gmail.com адресы буенча җибәрергә.
Бәйгене уздыру шартлары һәм тәртибе белән нигезләмәдә танышырга мөмкин:
https://vk.com/s/v1/doc/6d1eK6k7yVN0w-IjwUYS1vLU7By58LLhrcN0qyHcHIYz7QdWGkQ
3
2025 елның декабрендә Уфа "НУР" татар дәүләт театры сәхнәсеннән Әлмәндәр китте. Хәйләкәр, тормыш сөючән карт ролен Альберт абый Шәйхетдинов һәм Туймазы Татар театры артисты Данил абый Нурыйханов башкара иделәр.

Казанның Камал театры исә 1976 елда Марсель Сәлимҗанов тарафыннан куелган классик вариантка хөрмәт белән, әсәргә яңа сулыш өреп яңадан сәхнәгә чыгару өстендә гыйнварда эш башладылар.
"Реальное время" сайты яза:
Первая репетиция спектакля в версии 2026 года прошла перед Новым годом. Художник спектакля — Сергей Скоморохов, хореограф — Салима Аминова. Роли исполнят Рамиль Тухватуллин, Эмиль Талипов, Олег Фазылзянов, Ильсия Тухватуллина, Алсу Каюмова, Ильтазар Мухаматгалиев, Гузель Гюльвердиева, Искандер Низамиев. Премьера запланирована на апрель. Таким образом, историю про старика, который не хотел умирать, не закончив все свои дела, поставят спустя 50 лет после первой и единственной постановки в Камаловском.


Менә шулай. Туфан Миңнуллинның яшәү белән үлем; кеше арасындагы мөнәсәбәтләр, мәхәббәт кебек мәңгелек темаларга багышланган әсәре зур сәхнәгә кире кайта.

#камалтеатры
#нуртеатры
#әлдермештәнәлмәндәр
9👍3
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Хөрмәтле Минтимер Шәрипович, ихлас күңелдән туган көнегез белән котлыйм! Сезнең зирәк акылыгыз, тирән тәҗрибәгез һәм Татарстаныбызга чиксез мәхәббәтегез – бәяләп бетергесез хәзинә. Сез һәрвакыт безнең өчен үрнәк.

Сегодня особенный день – день рождения нашего дорогого Минтимера Шариповича Шаймиева. Человек-эпоха, первый Президент Татарстана, чье имя стало синонимом мудрости и стратегического мышления. Здоровья Вам и долгих лет активной жизни!

Друзья, присоединяйтесь к поздравлениям.


Подписывайтесь на мой канал в МАХ
10
24 гыйнвар көнне Уфада Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры, Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Идрис Газиевның студентлары башкаруындагы җырлардан торган концерт көтелә.

Чарада катнашу - музей билетлары буенча.
👍53🙏1👌1
Чехословакия Герое, "Кара генерал" Даян Мурзинның тууына 105 ел уңаеннан, журналист, җәмәгать эшлеклесе Халисә Мөхәммәдиева архивындагы фото белән бүлеште.
З.Зиязетдинов фотосында "Кара генерал"фильмын төшерүнең эш вакыты. 2002 ел. Бакалы районы.
11👍5
Хөрмәтле театр сөючеләр!

Сезнең игътибарыгызга Уфа "Нур" татар дәүләт театры һәм Туймазы татар дәүләт драма театрларының февраль ае репертуарын тәкъдим итәбез.
4👍2👏2