Forwarded from Театр «Нур»
💫 Шушы көннәрдә «Җәлил укулары» VIII Халыкара әдәби конкурсының финалистлары билгеле булды.
Әлеге абруйлы иҗади марафон бик күп талантлы башкаручыларның игътибарын җәлеп итте: 40 меңнән артык эш ватаныбызның төрле почмакларыннан һәм күп кенә чит дәүләтләрдән - Әзербайҗан, Болгария, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Таҗикстаннан тәкъдим ителде. Шигырьләр дөньяның 26 телендә яңгырады.
Компетентлы жюриның катгый сайлап алуы нәтиҗәләре буенча конкурсның лауреатлары билгеләнде. Беренче урынны «Җәлил шигырьләренә җыр» номинациясендә җиңү яулаган «Нур» театры артистлары Гөлназ Мөхәммәдиева, Вилдан Мисбахов, Лина Ганиева, Гөлназ Кашапова һәм Руслан Хисаметдинов алды. “Муса Җәлил татар телендә” номинациясендә өченче урынны “Нур” балалар театр студиясенең сәләтле укучысы Самия Галиева яулады. Барлыгы Башкортстан алты бүләк алды.
Без барлык лауреатлар белән чын күңелдән горурланабыз һәм арытаба да уңышлар телибез! 💥

❤10
Стәрлетамак шәһәрендәге эшлекле сәфәр кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин, Татарстанның Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Илсур Ихсанов һәм башка кунаклар күренекле галим, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, язучы Галимҗан Ибраһимов һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
⠀
Һәйкәл УФҺТУның Стәрлетамак филиалы татар һәм чуаш филологиясе кафедрасы бинасы янында урнашкан.

Әлеге мизгелләрдә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге офисында Башкортстан Республикасында эшчәнлек алып баручы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров белән эшлекле очрашу бара.
❤12👍3
Forwarded from БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫ
ДАНИС ШАКИРОВ СТӘРЛЕТАМАКТА ТАТАР ҖӘМӘГАТЬЧЕЛЕГЕ БЕЛӘН ОЧРАШТЫ
Очрашу барышында милли-мәдәни берләшмәләр эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре, шәһәр мохитендә татар телен саклау, мәдәни чаралар үткәрү һәм яшьләрне иҗтимагый эшкә җәлеп итү турында фикер алыштылар. Милли тиңдәшлекне ныгытуга һәм буыннар арасында диалогны үстерүгә юнәлдерелгән инициативаларга аерым игътибар бирелде. Шулай ук Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.
📸 ФОТОЛАР

❤4
Forwarded from БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫ
ДАНИС ШАКИРОВ УФА ФӘН ҺӘМ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР УНИВЕРСИТЕТЫНЫҢ ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ ҺӘМ МӘДӘНИЯТЕ КАФЕДРАСЫНДА БУЛДЫ
Сәфәр барышында кафедра укытучылары һәм хезмәткәрләре белән очрашу узды, кадрлар әзерләү, татар филологиясе өлкәсендә фәнни тикшеренүләрне үстерү, шулай ук студентлар мохитендә татар теле һәм мәдәниятен популярлаштыру мәсьәләләре каралды.
ТУЛЫРАК

👍6❤3
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
29 гыйнвар көнне Уфада җырчы, Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың хәтер кичәсе үткәрелә.
Чарада Вәсиләнең җырларын татар эстрадасының билгеле артистлары башкарачак.

❤7💔2
Forwarded from БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫ
САМАРАДА ИДЕЛ БУЕ ФЕДЕРАЛЬ ОКРУГЫ ТАТАР ИҖТИМАГЫЙ ОЕШМАЛАРЫ АКТИВЫ БЕЛӘН ҖЫЕЛЫШ УЗДЫ
Җыелышта Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев, Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Илсур Ихсанов, Марс Тукаев, шулай ук Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия республикаларыннан, Пермь краеннан, Түбән Новгород, Оренбург, Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән килгән татар милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

❤2👍2
"Йә Аллаһ, сорыйм Синнән мине яратуыңны һәм Сине яратуны, һәм дә Сине яратучылар белән минем арага өлфәт-мәхәббәт сал. Һәм дә Синең яратуыңа илтә торган гамәлләрне яратуны насыйп ит!"
Әт-Тирмизи 3235.
⠀
Җомга мөбәрак булсын, милләттәшләр, дин кардәшләр!
⠀
Фотода – Нуриман районы Кызыл Чишмә авылында урнашкан "Шакирҗан" мәчете.
На фото – мечеть "Шакирьян" села Красный Ключ Нуримановского района.

❤6🙏3
"Ихлас" тапшыруының бүгенге (16 гыйнвар) чыгарылышы Башкортстан Республикасында эшчәнлек алып баручы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакировның очрашуына, Стәрлетамак шәһәрендә узган республикакүләм татар теле олимпиадасына багышланган.
Чыгарылышны Гөлшат Сафина
һәм Илдар Еникеев әзерләделәр.
⠀
Тапшыруны 20.00 сәгатьтә "Туган тел" телеканалында карарга була.

❤7👍4
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бүген, 18 гыйнвар көнне, мәшһүр тальянчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Гавис улы Вәлиәхмәтовка 75 яшь тулган булыр иде.
⠀
Илаһи моңга ия булуы, өздереп тальянда уйнавы белән халыкның мәхәббәтен яулаган шәхесебез.

❤10🙏7👍2
Башкортстан республикасы татар хатын-кызлары “Сәхибҗамал” төбәк иҗтимагый оешмасы, Уфа шәһәре Киров районының “Ихлас” мөселман дини оешмасы мөнәҗәт бәйгесе игълан итә. Бәйгедә 18 яшьтән 80 яшькә кадәрге катнашучыларны көтәбез. Быел бәйге ике номинациядә узачак: мөнәҗәт башкару; үзең язган мөнәҗәтне башкару. Гаризалар 19 гыйнвардән 28 февральгә кадәр кабул ителә. Гаризаларны, видеоязмаларны sahibjamal2025@gmail.com адресы буенча җибәрергә.
Бәйгене уздыру шартлары һәм тәртибе белән нигезләмәдә танышырга мөмкин:
https://vk.com/s/v1/doc/6d1eK6k7yVN0w-IjwUYS1vLU7By58LLhrcN0qyHcHIYz7QdWGkQ

❤3
Forwarded from Топ кунак/Төп кунак
2025 елның декабрендә Уфа "НУР" татар дәүләт театры сәхнәсеннән Әлмәндәр китте. Хәйләкәр, тормыш сөючән карт ролен Альберт абый Шәйхетдинов һәм Туймазы Татар театры артисты Данил абый Нурыйханов башкара иделәр.
Казанның Камал театры исә 1976 елда Марсель Сәлимҗанов тарафыннан куелган классик вариантка хөрмәт белән, әсәргә яңа сулыш өреп яңадан сәхнәгә чыгару өстендә гыйнварда эш башладылар.
"Реальное время" сайты яза:
Менә шулай. Туфан Миңнуллинның яшәү белән үлем; кеше арасындагы мөнәсәбәтләр, мәхәббәт кебек мәңгелек темаларга багышланган әсәре зур сәхнәгә кире кайта.
#камалтеатры
#нуртеатры
#әлдермештәнәлмәндәр

Первая репетиция спектакля в версии 2026 года прошла перед Новым годом. Художник спектакля — Сергей Скоморохов, хореограф — Салима Аминова. Роли исполнят Рамиль Тухватуллин, Эмиль Талипов, Олег Фазылзянов, Ильсия Тухватуллина, Алсу Каюмова, Ильтазар Мухаматгалиев, Гузель Гюльвердиева, Искандер Низамиев. Премьера запланирована на апрель. Таким образом, историю про старика, который не хотел умирать, не закончив все свои дела, поставят спустя 50 лет после первой и единственной постановки в Камаловском.
Менә шулай. Туфан Миңнуллинның яшәү белән үлем; кеше арасындагы мөнәсәбәтләр, мәхәббәт кебек мәңгелек темаларга багышланган әсәре зур сәхнәгә кире кайта.
#камалтеатры
#нуртеатры
#әлдермештәнәлмәндәр
❤9👍3
Forwarded from Рустам Минниханов
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Хөрмәтле Минтимер Шәрипович, ихлас күңелдән туган көнегез белән котлыйм! Сезнең зирәк акылыгыз, тирән тәҗрибәгез һәм Татарстаныбызга чиксез мәхәббәтегез – бәяләп бетергесез хәзинә. Сез һәрвакыт безнең өчен үрнәк.
Сегодня особенный день – день рождения нашего дорогого Минтимера Шариповича Шаймиева. Человек-эпоха, первый Президент Татарстана, чье имя стало синонимом мудрости и стратегического мышления. Здоровья Вам и долгих лет активной жизни!
Друзья, присоединяйтесь к поздравлениям.
Подписывайтесь на мой канал в МАХ