Агыйдел дулкыны
304 subscribers
2.31K photos
263 videos
2 files
363 links
Представительство Всемирного конгресса татар в Республике Башкортостан https://youtube.com/@tataryrb?si=c_fzx017Rj-X5SJD
Download Telegram
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Гази Заһитов исемендәге Уфа шәһәренең 65нче татар гимназиясе укучылары "Печән чабучылар" биюе белән хәтердә калдылар.
Соколов Даниил, Зиннәтуллин Раил, Үтәшев Тимур, Шәрипов Рамазан, Хисмәтуллин Илнар, Сәйгафаров Таһир үзләренең шәп биюләре, энергияләре белән тамашачыларның мәхәббәтен яулады.
Бию түгәрәге җитәкчесе Айрат Нәбиуллин һәр укучыга җентекле игътибар бүлә.
8👍5
Башкортстанда туып үскән татар әдипләре әсәрләре белән таныштыруны дәвам итеп, игътибарыгызга Роберт Миңнуллинның Уфадагы бүгенге һава торышына туры килгән шигырен тәкъдим итәбез.

Буран дулый

Калдың син ак бураннарда,
Ак буран эчләрендә.
Калдың инде бураннарның
Дулаган төшләрендә.
Урады да кочагына
Урлады сине буран.
Ап-ак буран эчләрендә
Сине күргәндәй булам.

Буран дулый, буран тынмый,
Бураны шундый көчле.
Ап-ак буран эчләреннән
Килеп чыгарсың төсле.

Ничек кенә тартып алыйм
Сине буран эченнән?
Үзем буран булыр идем,
Килсә әгәр көчемнән!

Буран дулый, буран тынмый,
Бураны шундый көчле.
Ап-ак буран эчләреннән
Килеп чыгарсың төсле.

Адашма, зинһар, адашма
Бураннар арасында.
Синсез калам бугай инде
Бураннар арасында.

Роберт Миңнуллин.
6👍5
Бер вакыт кына!

Кадерле очрашулардан фотомизгелләр.

#башкортстантатарлары
#уфататарлары
6👍4
Хәерле иртә, милләт.
Иртәнге чәйләрегезне эчтегезме әле?😉

Доброе утро!
Всем приятного чае/кофепития!
12👍4🕊2
Forwarded from Театр «Нур»
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
🎉 Кадерле дуслар! 🎉

Якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз! 🌟
Көтеп алынган бәйрәм сезгә шатлык, бәхет һәм бик күп якты мизгелләр китерсен. Без яраткан артистларыгыздан сезнең өчен иң җылы котлаулар һәм теләкләр җыйдык! Карап китик әле! 

_______________________________________

🎉 Дорогие друзья! 🎉

С наступающим Новым годом! 🌟
Пусть этот волшебный праздник принесет вам радость, счастье и множество ярких моментов. Мы собрали для вас самые теплые поздравления и пожелания от ваших любимых артистов в нашем новом видео. Смотрите, делитесь настроением и встречайте Новый год с улыбкой!  

🎤 Лилия Тазетдинова
🎬 Азат Валиуллин
8
Хөрмәтле милләттәшләр!

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллеге исеменнән сезне якынлашып килүче 2026 ел белән котлыйбыз.

Яңа ел илебездә иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе, ул балачакның җылы хатирәләре, күңелле мөхит һәм күтәренке кәеф белән бәйле.

Яңа ел алдыннан без нәтиҗәләр ясыйбыз, уңышларны һәм югалтуларны барлыйбыз, киләчәккә өмет баглыйбыз.

Бәйрәм көннәре – туганнарга, дусларга, хезмәттәшләргә һәм кадерле кешеләребезгә җылы сүзләр әйтү һәм бүләкләр бирү өчен күркәм бер сәбәп.

2026 елда Сезгә ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф, илһам, барлык мөкатдәс хыялларыгызның чынга ашуын һәм һәр адымыгызның уңышка илтүен телибез!
Яңа ел мөбарәк булсын!
10
Хөрмәтле ватандашлар, кадерле милләттәшләр!

Узып баручы 2025 ел, тиздән тарих битләрендә үз урынын алачак. Ул безнең өчен хезмәткә, эзләнүләргә, әһәмиятле вакыйгаларга, җиңүләргә бай ел булды, матур мизгелләре белән күңелләрдә якты эз калдырды. Ел дәвамында милләттәшләребезнең бердәмлеге, телебезгә, мәдәниятебезгә, милли кыйммәтләребезгә тугрылыгы тагын бер кат ачык күренде. Барысы өчен дә халкыбызга рәхмәт.

2026 ел – Россиядә халыклар бердәмлеге елы булачак. Халкыбыз башка милләтләр белән бергәләп Ватаныбызның көчен, куәтен яктыртучы проектлар, мәдәни һәм мәгариф чаралары, иҗади башлангычларны тагын да киң колачлар дип ышанам. Бөек илебезнең кайсы төбәгендә генә яшәсәк тә, безнең уртак кыйммәтләребез, тарихыбыз һәм киләчәккә булган ышанычыбыз бар.
9🙏1
…дәвамы

Бөтендөнья татар конгрессы 2026 елны бөек шагыйребез, Тукай елы дип игълан итте. Тукай үзе дә, иҗаты да һәрвакыт актуаль.  Бүгенге вәзгыятьтә дә шагыйрьгә мөрәҗәгать итеп,
“Без сугышта юлбарыстан көчлебез, Без тынычта аттан артык эшлибез”, – дип Яңа, Ат елына өмет һәм ышаныч белән атлыйбыз.

Яңа ел һәр гаиләгә саулык-сәламәтлек, тынычлык, муллык һәм бәхет, бәрәкәт алып килсен. Балаларыбыз шат көлеп үссен, өлкәннәребез кадер-хөрмәттә яшәсен. Милләтебез бердәм булсын, илебез нык булсын, киләчәгебез якты булсын! Яңа ел белән, кадерле дуслар!


Иң изге теләкләр белән,
В.Г. Шәйхразыев
11👍2
Башкортстанның атказанган артистлары, игезәк җырчылар, композитор, баянчы Айдар һәм Алмаз ЮНЫСОВлар Уфаның Яшьләр сараенда бүген үзләренең сольный концертын куя.
Аз гына билетлар калган, алып өлгерегез!☺️
4👍4
«Рәҗәб — Аллаһы Тәгалә ае, кем дә кем бу айда бер генә көн булса да ураза тотса, Аллаһы Тәгалә шуннан канәгать булыр".
Хәдис.

Җомга мөбәрак булсын, милләттәшләр, дин кардәшләр!

Фотода – Дүртөйле районы Мәскәү авылында урнашкан мәчет.
На фото – мечеть села Москово Дюртюлинского района.
5🙏4👍2
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Свершилось! Мечеть «Хакимия» открылась рядом с «Арт-квадратом» после многолетней реставрации.

Работы по восстановлению здания начались ещё в 2002 году. За это время поэтапно обновили внутренние помещения и привели в порядок прилегающую территорию. Мечеть с двумя кирпичными минаретами высотой 18 метров была четвёртой соборной мечетью Уфы.

В советские годы здание использовали не по назначению — здесь располагались школа, клуб, тюрьма и диспетчерская.

🔴 Подписаться | Прислать новость
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
8🕊21
Ел саен 9 гыйнварда - туган көнендә фронтовик шагыйрь Фатих Кәримне зурлап искә алабыз.
Шагыйрь әйтерсең язмышын алдан ук күргән: ул фронт шигырьләрендә генә түгел, хаксызга гаепләнеп, зинданда утырганда үзе ясаган куен дәфтәрендәге юлларда да ачык чагыла.
1942 елда язган «Ватаным өчен» шигырендә шундый юллар бар:
Кала дөнья, кала бар матурлык,
Ал чәчәкләр кала болында.
Чәчәкләргә төренеп эзем кала,
Җырым кала үткән юлымда.


Үләм икән, үкенечле түгел
Бу үлемнең миңа килүе,
Бөек җыр ул - Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе.


Яу кырында - сапёр, тыныч тормышта шагыйрь булган Фатих Кәрим Бөек Җиңүгә берничә ай гына калганда Кёнигсберг өчен барган сугышларда батырларча һәлак була.
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була, - дип язган шагыйрь бүген дә безнең күңелләрдә яши.
🙏6👍42
"Ихлас шәриф" журналының яңа чыгарылышы.
Бик зәвыклы итеп бизәлгән, сыйфатлы мәгълүмат белән баетылган номер.
Күз дә, күңел дә сөенә☺️
9👍3❤‍🔥2👏2
ДАНИС ШАКИРОВ ЭШЛЕКЛЕ СӘФӘР БЕЛӘН УФАГА БАРА

Эш сәфәре кысаларында Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә чаралар планлаштырылган.

14 гыйнварда Стәрлетамак шәһәренең Мәдәният сараенда 9-11 сыйныф укучылары арасында туган телләр һәм әдәбияттан (татар, мари, чуваш, удмурт, мордва) республикакүләм олимпиадасын ябу тантанасы узачак.

Сәфәр программасында Стәрлетамак татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашу, язучы Галимҗан Ибраһимов бюстына чәчәкләр салу, Уфаның фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасына бару каралган.
6👍3
2026 елның 13-14 гыйнварында «Стәрлетамак шәһәренең 2нче интернат-лицеенда 9-11 сыйныф укучылары өчен туган (татар, мари, чуаш, удмурт, мордва) телләр һәм әдәбият буенча республика олимпиадасы үтте. Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылды.

Туган телләр һәм әдәбият буенча республика олимпиадасында катнашу өчен республиканың иң талантлы укучылары килде.

13 гыйнварда язма һәм иҗади турлары узды.
Бүген, 14 гыйнварда исә ябылу тантанасы, җиңүчеләрне бүләкләү булды.
Олимпиадада катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, Татарстанның Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Илсур Ихсанов һәм УФһТУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Альбина Хәлиуллина сәламләделәр.

Данис Фәнис улы татар теле буенча олимпиада җиңүчеләренә һәм призерларына БТК исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды.

Чарада шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин, дәүләт вәкилләре, татар теле һәм әдәбияты белгечләре, татар җәмәгатьчелеге катнашты.
9👍4