Агыйдел дулкыны
304 subscribers
2.32K photos
265 videos
2 files
365 links
Представительство Всемирного конгресса татар в Республике Башкортостан https://youtube.com/@tataryrb?si=c_fzx017Rj-X5SJD
Download Telegram
Forwarded from Театр «Нур»
Бүген — Татар театрының туган көне! 🎭 

Бу бәйрәм милли сәнгатебезнең бай тарихын, аның башында торган фидакарь шәхесләрне искә төшерә.

Уфа "Нур" татар дәүләт театры тарихы үткән гасыр башына, 1912 елга барып тоташа. Ул чорда Уфада «Нур» труппасын татар сәхнәсенең генә түгел, бөтен төрки дөньяның беренче актрисасы – бөек Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская оештыра! Труппа актив үсә, гастрольләргә чыга, әмма 1918 елда, Гражданнар сугышы аркасында, таркала. Шулай да Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская халык хәтерендә мәңгегә «Нур» театрына нигез салучы булып кала.


💫 Бүген без бу бөек тарихны искә алабыз һәм театрның традицияләрне дәвам итүе белән горурланабыз. Милли театр сәнгатенә җан өргән барлык шәхесләргә рәхмәтлебез!

Ә сез, кадерле дуслар, татар театры тарихы турында нинди фактларны беләсез? Комментарийларда уртаклашыгыз! 👇
9👏2🥰1
А где же все-таки родился татарский театр?

Официально День татарского театра отмечают 22 декабря. В этот день в 1906 году в Казани прогрессивная молодёжь сыграла первый публичный спектакль на татарском языке.

Но когда я училась в Уфе, наши педагоги рассказывали другую историю. И она документально подтверждена!

Фактически первый публичный татарский спектакль был сыгран в Уфе — весной 1906 года, то есть раньше казанского.

Вот запись в газете «Уфимские губернские ведомости» от 9 марта 1906 г.:

«Первый спектакль на татарском языке, данный в пятницу на сцене общества «Вспомоществования частному служебному труду» (ул. Бекетовская, 38), привлек много публики и прошел очень оживленно. Пьеса называется «Житье с тремя женами». Исполнители, особенно для первого раза, были вполне на высоте призвания и разыграли пьесу довольно дружно, чем была очень довольна многочисленная публика. Спектакль дал чистого сбора около 70 рублей, что редко в этом здании».

Получается, что театр, как явление, почти одновременно и закономерно зарождался в разных культурных центрах татарского мира.

Интересно, что осенью 1916 года, уфимские энтузиасты устроили вечер памяти тех первых шагов. Они чествовали земского служащего Гумера Терегулова, назвав его «основателем», и актрис Ахметовых и Терегулову.

Но даже это благородное дело не было лишено субъективности. Поэт Шайхзада Бабич с грустью отмечал, что в тени остались другие пионеры, например, учитель Ахтямов. Его слова — размышление о природе памяти:

«Почему забыли?... Потому что он мугаллим (учитель), он не врет. Он не мурза, в нем нет позерства»...

Уфада Гаяз Исхакыйның «Өч хатын берлә тормыш» әсәре уйнала. Димәк, татар театрының тууына вакыт җиткән булган. Бу бәхәс кузгату түгел. Бары тик рәсми дата белән бергә Уфадагы беренче спектакльне дә искә алырга чакыру. Ни өчен дисезме? Тарихи фактларны киләчәк буыннар белсен өчен һәм Башкортстанда яшәүче татарларның рухын күтәрү өчен!
10👍5🔥2
КАЙГЫНАМӘ

Бөтендөнья татар конгрессы Талгат хәзрәт Таҗетдингә, аның гаиләсенә, якыннарына һәм барлык мөселман җәмәгатьчелегенә Талгат хәзрәтнең хәләл җефете Сания абыстайның бакыйлыкка күчүе сәбәпле тирән кайгы уртаклашуын белдерә.

Сания абыстай гомерен иманга, гаилә кыйммәтләрен саклауга, рухи-әхлакый тәрбиягә багышлаган, тирән ихтирамга лаеклы зат иде. Ул Талгат хәзрәт өчен ышанычлы терәк, киң күңелле киңәшче, милләтебез һәм динебез өчен хезмәт иткән ханым буларак хәтерләрдә калачак.

Аллаһы Тәгалә мәрхүмәнең гөнаһларын кичереп, җанын рәхмәтенә алсын, каберен нурлы, урынын җәннәт кылсын. Талгат хәзрәткә, балаларына һәм якыннарына сабырлык, рухи ныклык насыйп итсен.
Авыр кайгыгызны уртаклашабыз.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы исеменнән Васил Шәйхразыев
🙏4🕊4
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры, Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Идрис Газиев «Яңа рәхәтлек" романсын башкара.

Искиткеч, килешәсезме?☺️
9🔥1
Forwarded from Театр «Нур»
Нур” театры янә тамашачыларны балалар һәм өлкәннәр өчен әзерләнгән традицион Яңа ел бәйрәме белән сөендерде. Бу юлы “Нур” театрының балалар студиясе татар төркеме тәрбияләнүчеләре һәм чакырылган кунаклар катнашында Яңа елны каршылауга багышланган күңелле программа узды.
🎅 Кыш Бабай һәм Кар Кызы балаларны тылсым һәм шатлык дөньясына чакырды. Бәйрәмдә татарча шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Чыршы яны туган тел авазлары һәм баянчы Салават Аксанов башкаруындагы моңнар белән тулды.
Музыкаль номерлардан тыш, нәни кунакларны күңелле уеннар һәм конкурслар көтте, һәркем үзен зур гаиләнең бер өлеше итеп тоя алды. Кыш бабай оныгы белән һәр катнашучыга бүләк тапшырды һәм барысын да татлы ризыклар белән сыйлады.

🎄 Бу бәйрәм татар халкының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклауның күркәм үрнәгенә әверелде, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерүгә ярдәм итте.
9
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтае Депутаты,
«Башкирская генерирующая компания» оешмасының персонал һәм административ мәсьәләләр буенча директоры Риф Мортазин белән очрашты. Күрешү барышында Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге эшчәнлеге турында сөйләшенелде, уртак планнар төзелде.

Альфред Әмир улы Риф Тәбрик улына Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медален тапшырды.
6
Шагыйрь, социология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе Равил Насыйбуллинга – 80 яшь.

И, ГОМЕРНЕҢ ГАҖӘЕП МИЗГЕЛЕ

И, гомернең гаҗәеп мизгеле.
Тәрәз төбе тулы гөлләре.
Гөлләренә әнкәй нидер сөйли
Тәрәзәгә төбәп күзләрен.

Яфракларын сыйпап-сыйпап ала,
Тыны белән җылытып кулларын.
Сөйгән кебек була микән шулай
Күңелендә – газиз улларын.

Әллә хәтеренә төште микән
Чәчкә кебек чагы үзенең.
Яулык очы белән сөртеп куйды
Кырыйларын яшьле күзенең.

И гомернең гаҗәеп мизгеле.
Кушылган чаклары юлларның:
Малайлары – сагынып әниләрен,
Әниләре – сагынып улларын...
Равил Насыйбуллин.
👍63
Башкортстан Республикасы Авыргазы районы муниципаль районы администрациясе тарафыннан публицист, төбәк тарихын өйрәнүче Ибраһимов Марат Хәким улына Галимҗан Ибраһимов исемендәге премия тапшырылды.

Чын күңелдән котлыйбыз һәм яңа үрләр яулавын телибез!

Белешмә:
Г. Ибраһимов премиясе (Галимҗан Ибраһимов исемендәге премия) — 1996 елда Башкортстанның Авыргазы районы хакимияте тарафыннан булдырылган бүләк.

Әдәбиятны, сәнгатьне һәм халык иҗатын үстерү һәм пропагандалау максатында булдырылган. Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов исеме белән аталган. Галимҗан Ибраһимов 1887 елның 13 мартында Уфа губернасы Стәрлетамак өязе (хәзерге Авыргазы районы) Солтанморат авылында туган.
👍61
27 декабрь - Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы, Русиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы Расих Хасип улы Әхмәтвәлиевның туган көне.

"Көнчыгыш мотивы" картинасы, Расих Әхмәтвәлиев.
4🕊2🔥1🎉1
«Әй, Аллаһ! Мин тынычсызлыктан һәм кайгыдан, гаҗизлектән һәм ялкаулыктан, саранлыктан һәм куркаклыктан, бурычның авырлыгыннан һәм кешеләрнең золым кылуларыннан Сиңа сыенам».
Хәдис.

Җомга мөбәрак булсын, милләттәшләр, дин кардәшләр!

Фотода – Балтач районы Иске Балтач авылында урнашкан үзәк мәчет.
На фото – центральная мечеть села Старобалтачево Балтачевского района.
6🙏6👍2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Гази Заһитов исемендәге Уфа шәһәренең 65нче татар гимназиясе укучылары "Печән чабучылар" биюе белән хәтердә калдылар.
Соколов Даниил, Зиннәтуллин Раил, Үтәшев Тимур, Шәрипов Рамазан, Хисмәтуллин Илнар, Сәйгафаров Таһир үзләренең шәп биюләре, энергияләре белән тамашачыларның мәхәббәтен яулады.
Бию түгәрәге җитәкчесе Айрат Нәбиуллин һәр укучыга җентекле игътибар бүлә.
8👍5
Башкортстанда туып үскән татар әдипләре әсәрләре белән таныштыруны дәвам итеп, игътибарыгызга Роберт Миңнуллинның Уфадагы бүгенге һава торышына туры килгән шигырен тәкъдим итәбез.

Буран дулый

Калдың син ак бураннарда,
Ак буран эчләрендә.
Калдың инде бураннарның
Дулаган төшләрендә.
Урады да кочагына
Урлады сине буран.
Ап-ак буран эчләрендә
Сине күргәндәй булам.

Буран дулый, буран тынмый,
Бураны шундый көчле.
Ап-ак буран эчләреннән
Килеп чыгарсың төсле.

Ничек кенә тартып алыйм
Сине буран эченнән?
Үзем буран булыр идем,
Килсә әгәр көчемнән!

Буран дулый, буран тынмый,
Бураны шундый көчле.
Ап-ак буран эчләреннән
Килеп чыгарсың төсле.

Адашма, зинһар, адашма
Бураннар арасында.
Синсез калам бугай инде
Бураннар арасында.

Роберт Миңнуллин.
6👍5
Бер вакыт кына!

Кадерле очрашулардан фотомизгелләр.

#башкортстантатарлары
#уфататарлары
6👍4