Агыйдел дулкыны
304 subscribers
2.32K photos
265 videos
2 files
365 links
Представительство Всемирного конгресса татар в Республике Башкортостан https://youtube.com/@tataryrb?si=c_fzx017Rj-X5SJD
Download Telegram
Forwarded from Форум Ufa.Tatar
Форум мәйданчыгында берничә фотограф һәм видеооператор эшләде. Булат Гайнетдиновның фотолары белән уртаклашабыз — аларны сылтама буенча алырга мөмкин.

https://cloud.mail.ru/public/BChG/oK8VqDWQQ
6👍3🔥1
«Аллаһ фәкать Аңа гына гыйбадәт кылырга хөкем итте вә ата-анага изгелек кылырга әмер бирде. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга «уф» та димә, тавыш күтәрмә, ә мөлаем сүзләр сөйлә! Вә аларга шәфкать итеп, рәхим канатларыңны җәй! «Ий Раббым, алар мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кылчы!» – дип әйт».
(«Бәни Исраил» сүрәсе, 23-24 аятьләр).

Җомга мөбәрак булсын, милләттәшләр, дин кардәшләр!

Фотода – Учалы районы Ахун авылында урнашкан мәчет.
На фото – мечеть, расположенная в деревне Ахуново Учалинского района.
6🙏2👍1🕊1
КАСЫЙМ ЙОСЫПОВНЫҢ “ХӘТЕР” ДИГӘН КИТАБЫН ТӘКЪДИМ ИТҮ ЧАРАСЫ УЗДЫ

Китап Казанның “Ихлас” нәшриятында 700 нөсхәдә басылып чыккан. Ул 3 бүлектән тора ул. Беренче бүлектә фән, туган тел, ватан, гаилә төшенчәләренә мөрәҗәгать итсә, икенче бүлектә публицистика һәм әдәби иҗат урын алган. Ә өчен бүлектә интервьюлар, котлаулар һәм багышлаулар тупланган.

ТУЛЫРАК
5
«Ихлас» тапшыруының бүгенге (19 декабрь) чыгарылышында якын көннәрдә башкалабызда узган «Ufa.Tatar» форумы белән танышырга тәкъдим итәбез.

Бүгенге чыгарылышта «Артерия» үзәгендә татар дөньясының бүгенгесе һәм киләчәгенә багышланган «Ufa.Tatar» форумы турында сүз барачак. Чараның үткәрү нечкәлекләре, анда эшләп килгән мәйданчыклар, лекция һәм дискуссияларда күтәрелгән сораулар, яңа форматлар, заманча чаралар турында оештыручыларның һәм кунакларның фикерләре белән танышып китәрсез.

Чыгарылышны Мөхәммәт хәзрәт Галләмов һәм Илдар Еникеев әзерләде.

Тапшыруны Башкортстан вакыты буенча 20.00 сәгатьтә (Татарстан вакыты буенча - 18.00) «Туган тел» телеканалында карый аласыз.
👍54🕊2
Нинди гүзәл, матур минем халкым!..”


Бу җыр милләттәшләр җыелган чараның гимны булып яңгырады һәм һәрберебездә горурлык хисләрен арттырды.
Тулырак сайтта: 👉👉👉https://kiziltan.ru/articles/millt/2025-12-21/nindi-g-z-l-matur-minem-halkym-4516191
8👍2
Бер вакыт кына!

Кадерле очрашулардан фотомизгелләр.

#башкортстантатарлары
#уфататарлары
5👍3