Агыйдел дулкыны
304 subscribers
2.33K photos
265 videos
2 files
366 links
Представительство Всемирного конгресса татар в Республике Башкортостан https://youtube.com/@tataryrb?si=c_fzx017Rj-X5SJD
Download Telegram
УФАДА БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫНЫҢ БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНДАГЫ ВӘКИЛЛЕГЕНЕҢ 2025 ЕЛГЫ ЭШЧӘНЛЕГЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЛДЫ

Чара барышында Васил Габтелгаяз улы  милләт өчен янып йөрүчеләргә, тырыш хезмәт салучыларга бүләкләр тапшырды.

ТУЛЫРАК
7👍6
«Кешенең исламын күркәм итүче сыйфатларның берсе — кеше үзенә кагылмаган нәрсәләрдән тыелып торуы».
(Сүнән Тирмизи, 2317. Сүнән Ибне Мәҗә, 3976).

Җомга мөбарәк булсын, милләттәшләр, дин кардәшләр!

Фотода Чишмә районы Бәрсүәнбаш авылында урнашкан мәчет.

На фото мечеть, расположенная в деревне Барсуанбашево Чишминского района.
5🙏4
"Ихлас" тапшыруының бүгенге (5 декабрь) чыгарылышы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Башкортстандагы эш сәфәренә багышланган.

Тапшыруны карап, Васил Габтелгаяз улының Гафури районына сәфәре һәм Уфада татар җәмәгатьчелеге белән узган очрашу турында күбрәк белерсез.


Чыгарылышны Гөлшат Сафина
һәм Илдар Еникеев әзерләделәр.

Тапшыруны 20.00 сәгатьтә "Туган тел" телеканалында карарга була.
7👍5
Казанда Театр коллективларының Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган төбәкара “Идел йорт” фестивале төгәлләнде.
26 ноябрьдә жюри фестивальгә йомгак ясады һәм төп бүләккә лаек коллективны билгеләде.

Бүләкләү тантанасы 2 декабрьдә Камал театрында узды.
Башкортстан халык театрлары быел да җиңү яуладылар!

Гран-прига Туфан Миңнуллинның “Яшьлек белән очрашу” әсәре буенча куелган спектакль өчен (җитәкчесе – Азамат Гыйльманов) Дүртөйле районы мәдәният йорты каршында эшләп килүче халык театры ия булды.

Балтач районы «Балкыш» татар халык театры Борис Васильевның «Ә таңнар монда тып-тын…» әсәре буенча куелган спектакле өчен II ДӘРӘҖӘ ЛАУРЕАT урынын алды.

Шулай ук үзешчән театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен режиссер Ганиев Редик Фирдәүс улы дипломга лаек булды.

Чын күңелдән котлыйбыз һәм яңадан яңа уңышлар телибез!
👍7🔥51
Радик Кудояровның «Черный лес» фильмы хәрби кино фестивалендә җиңгән!

Италиянең Асти шәһәрендә узган 15нче Asti International Film Festivalда «Черный лес» фильмы «Иң яхшы чит ил фильмы» номинациясендә җиңү яулады.

Фильмның режиссёры — Радик Кудояров. Картинада татар һәм рус тарихы, батырлык һәм хәтер темалары күтәрелә.

«Черный лес» моңа кадәр дә берничә фестивальдә танылган: «Северный характер» (Мурманск) һәм хәрби кино фестивалендә бүләкләр алган. Фильм 2024 елда төшерелгән.

🔥Фильмда Татарстаннан театр һәм кино артистлары катнашкан. Төп рольне — Тинчурин театры актеры Зөлфәт Закиров башкарган.
👏5
Forwarded from Форум Ufa.Tatar
👍42
Forwarded from Форум Ufa.Tatar
👍322
Бер вакыт кына!

Кадерле очрашулардан фотомизгелләр.

#башкортстантатарлары
#уфататарлары
5👍2🙏2
Иртәгә, 10 декабрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин "Роксана" радиосында туры эфирда чыгыш ясаячак.
Сүз Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллеге эшчәнлеге, 2025 ел нәтиҗәләре һәм якын көннәрдә үтәчәк "Уфа Татар" форумы турында барачак.
Эфирга кушылырга онытмагыз!

Алып баручы - Айгөл Фәтхетдинова.
👍62
“ИЛҺАМ ЧИШМӘСЕ” ИСЕМЕНДӘГЕ VI ТӨБӘКАРА ҖЫР БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШЫГЫЗ!

Бәйгенең төп максаты – татар милләтенең легендар җырчысы И.Г.Шакировның иҗатын таныту, аның исемен мәңгеләштерү, бөек шәхесебезнең җыр сәнгатенә булган мөнәсәбәте нигезендә яшь буынны тәрбияләү.

НИГЕЗЛӘМӘ
8
📌10 декабрь кунагы-Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Әмир улы Дәүләтшин.

Туры эфирда Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллеге эшчәнлеге белэн танышабыз, 2025 елга нәтиҗәләр ясыйбыз.
👍98
Forwarded from Театр «Нур»
👏 КОТЛЫЙБЫЗ!
Бүген Республика Башлыгы Радий Хәбиров мәдәният өлкәсенең иң яхшы хезмәткәрләрен дәүләт бүләкләре белән бүләкләде.

🤩 Югары бүләкләргә лаек булучылар арасында Уфа «Нур» татар дәүләт театрының драма артисты Эльмир Хәертдинов та булды. Аңа «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Бу танылу артистның күпьеллык иҗади хезмәтенә һәм республиканың милли мәдәниятен үстерүгә керткән өлешенә лаеклы бәя булды.
______________________________________
👏 ПОЗДРАВЛЯЕМ!
Сегодня Глава республики Радий Хабиров наградил государственными наградами лучших работников сферы культуры.

🤩 Среди тех, кто был удостоен высоких наград, оказался артист драмы театра Уфимского государственного татарского театра «Нур» Эльмир Хаертдинов, которому присвоили почетное звание «Заслуженный артист Республики Башкортостан». Это признание стало достойной оценкой многолетнего творческого труда и вклада артиста в развитие национальной культуры республики.
6👍5👏4