Әлеге мизгелләрдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашуда.
⠀
Аралашу барышында ноябрь уртасында Уфада, Казанда һәм Болгарда узган, Русия Үзәк Диния нәзарәтләре тарафыннан оештырылган «Бер өммәт - уртак язмыш» Халыкара конференциясе турында сүз бара.
Әлеге чара кысаларында Русия Үзәк Диния нәзарәтенең чираттагы съезды, шулай ук Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин хәзрәтләренең Хакка хезмәт юлының 45 еллыгына багышланган юбилей тантаналары билгеләнгән иде. Ул чаралар Башкортстанның һәм Татарстанның бай ислам мирасы белән танышу, төрле төбәкләрдән килгән дин әһелләре арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан уздырылган иде.

👍10❤3
Forwarded from БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫ
ВАСИЛ ШӘЙХРАЗЫЕВ БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНДА ЭШ СӘФӘРЕН ДӘВАМ ИТӘ: ГАФУРИ РАЙОНЫНДА ОЧРАШУЛАР ҺӘМ МӘҖИТ ГАФУРИ МИРАСЫНА ХӨРМӘТ
Сәфәр Гафури районы тарихы һәм мәдәни мирасы белән танышу форматында узды. Бу төбәк – күренекле язучы, шагыйрь, драматург, фольклорчы, татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы Мәҗит Гафуриның туган ягы. 2024 елның июль аенда әдипнең тууына 145 ел тулды. Әлеге дата төбәктә киң билгеләп үтелде.
Васил Шәйхразыев райондагы истәлекле урыннарның берсе – Мәҗит Гафуриның мемориаль музеенда булды.
ТУЛЫРАК

❤7👍4
Forwarded from БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫ
МИЛЛИ ШУРА РӘИСЕ РОССИЯ ГЕРОЕ ФӘРВӘТ ЯКУПОВ БЮСТЫНА ЧӘЧӘКЛӘР САЛДЫ
Чарада Бурлы авыл җирлеге башлыгы Рәүфә Хәйретдинова, Гафури районы советы рәисе Галина Петрова, ветераннар советы вәкилләре һәм геройның туганы — Фәрзәнә Абдулловна чыгыш ясады. Алар һәркайсы Фәрвәт Якуповның кыюлыгын, ныклыгын, аның яшь буын өчен үрнәк булуын билгеләп үттеләр.
Митинг ахырында катнашучылар Геройны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

👍6❤3
Forwarded from БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫ
УФАДА БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫНЫҢ БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНДАГЫ ВӘКИЛЛЕГЕНЕҢ 2025 ЕЛГЫ ЭШЧӘНЛЕГЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЛДЫ
Чара барышында Васил Габтелгаяз улы милләт өчен янып йөрүчеләргә, тырыш хезмәт салучыларга бүләкләр тапшырды.

❤7👍6
«Кешенең исламын күркәм итүче сыйфатларның берсе — кеше үзенә кагылмаган нәрсәләрдән тыелып торуы».
(Сүнән Тирмизи, 2317. Сүнән Ибне Мәҗә, 3976).
⠀
Җомга мөбарәк булсын, милләттәшләр, дин кардәшләр!
⠀
Фотода Чишмә районы Бәрсүәнбаш авылында урнашкан мәчет.
⠀
На фото мечеть, расположенная в деревне Барсуанбашево Чишминского района.

❤5🙏4
"Ихлас" тапшыруының бүгенге (5 декабрь) чыгарылышы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Башкортстандагы эш сәфәренә багышланган.
Тапшыруны карап, Васил Габтелгаяз улының Гафури районына сәфәре һәм Уфада татар җәмәгатьчелеге белән узган очрашу турында күбрәк белерсез.
Чыгарылышны Гөлшат Сафина
һәм Илдар Еникеев әзерләделәр.
⠀
Тапшыруны 20.00 сәгатьтә "Туган тел" телеканалында карарга була.

❤7👍5
Казанда Театр коллективларының Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган төбәкара “Идел йорт” фестивале төгәлләнде.
26 ноябрьдә жюри фестивальгә йомгак ясады һәм төп бүләккә лаек коллективны билгеләде.
⠀
Бүләкләү тантанасы 2 декабрьдә Камал театрында узды.
Башкортстан халык театрлары быел да җиңү яуладылар!
⠀
Гран-прига Туфан Миңнуллинның “Яшьлек белән очрашу” әсәре буенча куелган спектакль өчен (җитәкчесе – Азамат Гыйльманов) Дүртөйле районы мәдәният йорты каршында эшләп килүче халык театры ия булды.
⠀
Балтач районы «Балкыш» татар халык театры Борис Васильевның «Ә таңнар монда тып-тын…» әсәре буенча куелган спектакле өчен II ДӘРӘҖӘ ЛАУРЕАT урынын алды.
⠀
Шулай ук үзешчән театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен режиссер Ганиев Редик Фирдәүс улы дипломга лаек булды.
⠀
Чын күңелдән котлыйбыз һәм яңадан яңа уңышлар телибез!

👍7🔥5❤1
Forwarded from ИДЕЛ – яшьләр журналы
Радик Кудояровның «Черный лес» фильмы хәрби кино фестивалендә җиңгән!
Италиянең Асти шәһәрендә узган 15нче Asti International Film Festivalда «Черный лес» фильмы «Иң яхшы чит ил фильмы» номинациясендә җиңү яулады.
Фильмның режиссёры — Радик Кудояров. Картинада татар һәм рус тарихы, батырлык һәм хәтер темалары күтәрелә.
«Черный лес» моңа кадәр дә берничә фестивальдә танылган: «Северный характер» (Мурманск) һәм хәрби кино фестивалендә бүләкләр алган. Фильм 2024 елда төшерелгән.
🔥Фильмда Татарстаннан театр һәм кино артистлары катнашкан. Төп рольне — Тинчурин театры актеры Зөлфәт Закиров башкарган.

👏5