24-26 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә узучы “ТАТАРСТАННЫҢ ЭШЛЕКЛЕ ХЕЗМӘТТӘШЛӘРЕ” XVIII форумының 1нче көнендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Башкортстан делегациясенең кайбер әгъзаларын бүләкләде.
⠀
Эшмәкәр Илгиз Әбдракыйпов Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медале; эшмәкәр Айнур Маргамов Бөтендөнья Татар конгрессының Рәхмәт хатына лаек булдылар.
Җырчы Вилдан Абраровка исә Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе тапшырылды.
⠀
Якташларыбызны чын күңелдән котлыйбыз һәм яңа үрләр яулауларын теләп калабыз!

👏7❤2👍1
Бүген, 26 ноябрь көнне, Казанда “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XVIII форумының азаккы чаралары уза.
⠀
Татарстан җитәкчелеге, иҗтимагый берләшмәләр һәм бизнес-бергәлекләр вәкилләре катнашында Kazan Palace by TASIGOда узган пленар утырыш төп вакыйга булды.
Утырыш алдыннан кунаклар милли Җыенга багышланган фотокүргәзмә белән таныштылар.
⠀
Пленар утырышта кунакларны Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев сәламләде һәм сүзне Татарстан республикасы рәисе Рөстәм Миңнехановка бирде.
⠀
Рөстәм Нургали улы үз чыгышыннан соң актив милләттәшләребезне бүләкләде.
Араларында Башкортстан шәхесләре дә бар.
⠀
Тумышы белән Бишбүләк районыннан булган, бүгенге көндә Мегион шәһәрендә яшәүче, туган җиренә иганәче буларак бик күп игелекләр күрсәтүче Рамил Кыямовка ТАССРның 100 еллыгы медале тапшырылды.
⠀
"Туган тел" телевизион каналы директоры Азат Вахитов Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булды.
⠀
Чын күңелдән котлыйбыз!

👍5❤2
25 ноября в рамках XVIII Форума «Деловые партнеры Татарстана», в Казани состоялся товарищеский футбольный турнир «Тупаяк».
🏆Мероприятие объединило на спортивной площадке представителей бизнеса и деятелей культуры двух регионов.
Участники турнира:
Женская команда Татарстана: «Алга»
Женская команда Башкортостана: «Ансат»
Мужская команда Башкортостана: «Эх, егетләр, егетләр» (сборная предпринимателей и представителей различных сфер г. Уфы)
Мужская команда Татарстана: «Артистлар» (сборная артистов г. Казани)
🥇В составе команд на поле вышли известные деятели искусства и шоу-бизнеса, в том числе: Альбина Апанаева, Диля Нигматуллина, Алсу Фаракшина, Анастасия Макарова, Айгуль Хаернасова, Алмаз Шарифуллин, DJ Радик и другие.
Турнир прошел в формате матча дружбы, в атмосфере товарищества и взаимного уважения. Спортивное состязание проходило под музыкальное сопровождение.
✅[https://vk.com/postpredstvo_rt_rb***|Подписывайтесь на "ПостПред РТ в РБ"]

🔥4
«Арагызда зирәк булганнарыгыз – үз-үзен хөкем итә белүче, үзен үлемнән соң нәрсә көткәненә әзерләнеп, үз-үзенә хисап бирә белгәнегез.
⠀
Көчсез булганыгыз – үз теләкләренә, нәфесенә иярүче; үз-үзен хыяллар белән яшәтеп, шул хыяллары чынга ашсын өчен бер ни дә эшләми торган кешедер».
Хәдис-шәриф.
⠀
Җомга мөбарәк булсын, милләттәшләр, дин кардәшләр!
⠀
Фотода Әлшәй районы Уразмәт авылында урнашкан мәчет.
⠀
На фото мечеть, расположенная в деревне Уразметово Альшеевского района.

❤5🙏2
«Әлиф» иҗат сөюче дусларын җыйды.
«Ихлас» мәчетенең «Әлиф» мәнзиле - җәмәгать киңлеге «Яттан» проектының икечне иҗади кичәсен уздырды. Беренче кичә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга арналган булса, бу очрашу татар һәм башкорт әдәбиятының классигы, Башкортстанның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафуриның иҗатына яңа сулыш бирде.
«Яттан» проекты иҗат дөньясына төрле яшьтәге төрле һөнәр ияләрен берләштерде. Чара башында кичәгә музыкаль кәеф тудырып Уфа шәһәренең В.Н.Пегов исемендәге сәнгать мәктәбе укучысы Камил Газизов татарча гармун көйләрен яңгыратты. Мәҗит Гафуриның тормыш юлы, иҗаты турында лекция белән танышкач, катнашучылар шагыйрьнең иҗатыннан яраткан әсәрләрен кунакларга татар, башкорт, рус һәм инглиз телендә укып яңгыраттылар.
«Яттан» проектының үзенчәлеге - ул ихласлык. Һәр катнашкан укучы сайланган шигыренә үзенең күрешен, тойгыларын салып, ничек хис итә, шулай укый. Әйтеп үтәргә кирәк, «Яттан» проекты күптән түгел генә үз эшчәнлеген башлауга карамастан, татар мәдәниятен үстерүгә һәм әдәби мирасны саклауга керткән өлеше өчен «Иң яхшы татар проекты» премиясенә номинацияләнде.
Килгән кунакларга рухи азык кына түгел, ә «Бәрәкәт» хәләл-кафесы әзерләгән сыйланулар да тәкьдим ителде. Кичәне тагын да ныграк бизәгән өчен аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!

👍4❤2
Хөрмәтле милләттәшләр!
Агымдагы елның 2 декабрендә
Уфаның "Нестеров" кунакханәсендә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге ел нәтиҗәләренә багышланган тантаналы чара уздыра.
⠀
Чарада һәрвакыттагыча Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та катнашачак.
⠀
Вакыйга балаларның һәм яшьләрнең чыгышлары, бүләкләүләр белән үрелеп барачак.
⠀
Очрашу урыны һәм вакыты: 2 декабрь, "Нестеров" кунакханәсе, "Гафури" залы (Верхнеторговая площадь,2); 18.00.
⠀
Чакырып, көтеп калабыз!

❤6
Кайгылы хәбәр.
Уфада күренекле татар һәм башкорт композиторы Роза Сәхәветдинова вафат булды. Аңа 88 яшь иде. Композиторның күпьеллык иҗат багажында 700 гә якын музыкаль әсәр бар. Роза ханымның матур, истә калырлык җырлары күп кенә популяр башкаручылар репертуарына керде, әсәрләре халык тарафыннан бик җылы кабул ителде.
Роза Хәйдәр кызының гаиләсенең, якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез.

🙏6
"Ихлас" тапшыруының бүгенге (28 ноябрь) чыгарылышында Уфа "НУР" татар дәүләт театры актеры, Башкортстанның атказанган артисты Айнур Баянов белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
Интервьюны карап, сез Айнурның июнь-сентябрь айларында гына чыгарган яңа төп рольләре, олыгаеп кына театр өлкәсендә эшли башлавы, нинди рольдә уйнап карарга хыяллана - шушы һәм башка сорауларга җавап табарсыз.
Әңгәмәне Гөлшат Сафина алып бара.
Режиссеры - Илдар Еникеев.
⠀
Тапшыруны 20.00 сәгатьтә "Туган тел" телеканалында карарга була.

❤7👏4👍3
Бүген дөньядагы иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне!
Кадерле әниләребез, сезне чын күңелдән котлыйбыз һәм рухи көч, тормыш зирәклеге, фәрештә сабырлыгы, хатын-кыз бәхете, мәхәббәт, өйләрегезнең нурлы булуын телибез.
Рәхмәт сезгә җылылык, наз һәм кайгыртучанлыгыгыз өчен. Сезгә үзегезне кирәкле һәм сөекле итеп хис итәргә язсын. Бәхетле булыгыз!

❤12👍1
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстанга килде.
⠀
Аны Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин һәм Татарстанның Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Илсур Ихсанов аэропортта каршы алдылар.
Васил Габтелгаяз улы сәфәре кысаларында Гафури районына барачак. Шулай ук ул Уфа шәһәрендә республиканың татар җәмәгатьчелеге белән очрашачак. Очрашу барышында иҗтимагый оешмаларның 2025 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау, киләсе елга эш планын һәм максатларны билгеләү күзаллана.

👍8❤5