Бүген, 22 ноябрь көнне, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәис кызы Идрисова күркәм гомер бәйрәмен - туган көнен билгели.
Кадрия Рәис кызын ихлас күңелдән туган көне белән тәбриклибез! Бәхетле мизгелләр, имин тормыш, хәерле киләчәк, ныклы тазалык, озын гомер, яңадан-яңа уңышлар телибез.

❤4🎉1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Уфа кызы Ясмин Юлъякшина "Җәлил укулары" бәйгесенә шушындый эш юнәлткән.
Шәп, килешәсезме?😊
Шәп, килешәсезме?😊
❤5👍3🔥3❤🔥1
Forwarded from БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫ
КАЗАНДА “ТАТАРСТАННЫҢ ЭШЛЕКЛЕ ХЕЗМӘТТӘШЛӘРЕ” XVIII ФОРУМЫ УЗАЧАК
Чара татар эшкуарларына ярдәм итү, танышу һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булып хезмәт итә, татарлар яши торган төбәкләр һәм илләр арасында горизонталь элемтәләрне ныгытуга, шулай ук тотрыклы эшлекле һәм мәдәни багланышлар урнаштыруга ярдәм итә.
ПРОГРАММА

❤2
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Әлеге мизгелләрдә Уфада җырчы Вилдан Абраровның концерты бара.
Игътибарыгызга композитор Рөстәм Яхин иҗатыннан җыр.

❤6🔥3
Forwarded from БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫ
"МӨМКИНЛЕКЛӘР ИКЪТИСАДЫ: ТАТАР БИЗНЕС-КАРАШЫ 2026" ДИП ИСЕМЛӘНГӘН ЗУР БИЗНЕС-ОЧРАШУ УЗДЫ
Дискуссиядә реаль бизнес-кейслар, партнерлык мөмкинлекләре, төрле өлкәләрдә яңа үсеш нокталарын табу юллары каралды. Көн ахырында эшмәкәрләр команда форматында практик сессия уздырып, уртак проектлар өчен идеяләр уйладылар, бергә фикер алыштылар һәм киләчәккә планнар билгеләделәр.
ТУЛЫРАК
Дискуссиядә реаль бизнес-кейслар, партнерлык мөмкинлекләре, төрле өлкәләрдә яңа үсеш нокталарын табу юллары каралды. Көн ахырында эшмәкәрләр команда форматында практик сессия уздырып, уртак проектлар өчен идеяләр уйладылар, бергә фикер алыштылар һәм киләчәккә планнар билгеләделәр.
ТУЛЫРАК
❤2
Forwarded from БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫ
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Хәерле кич, халкым! Кичке ашларыгыз тәмле булсын 🙏🏻
🎤 Вилдан Абраров
🎤 Вилдан Абраров
❤4
Forwarded from РОКСАНА РАДИОСЫ
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
ТАТАР ҖЫРЫ / УФА😍👏
Уфада музыка өлкәсендәге традицияне дәвам итеп, елдагыча грандиоз һәм кабатланмас тамаша - «Татар Җыры-26» узды🔥
Әйе, әле кичә генә тиздән Уфада «ТАТАР ҖЫРЫ» узачак дип сөйләгән булсак, бүген инде ул узды һәм хәзер аның матур мизгелләрен искә алып, икенче елны көтәсе кала😁🙈
Бер сүз белән генә әйтеп, сөйләп бетереп булмый, әмма бу искиткеч тамаша иде!🫶🏻🔥
Әйдәгез, кыска вакытка гына булса да, ул көнгә янәдән кайтып килик ✨
Кемнәр булды? Ә кемнәр Казанда булачак?☺️
20 декабрь барыгызны да Казанда көтеп калабыз! Билетлар сатуда!

👍3🔥2👌1💔1
24-26 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә узучы “ТАТАРСТАННЫҢ ЭШЛЕКЛЕ ХЕЗМӘТТӘШЛӘРЕ” XVIII форумының 1нче көнендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Башкортстан делегациясенең кайбер әгъзаларын бүләкләде.
⠀
Эшмәкәр Илгиз Әбдракыйпов Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медале; эшмәкәр Айнур Маргамов Бөтендөнья Татар конгрессының Рәхмәт хатына лаек булдылар.
Җырчы Вилдан Абраровка исә Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе тапшырылды.
⠀
Якташларыбызны чын күңелдән котлыйбыз һәм яңа үрләр яулауларын теләп калабыз!

👏7❤2👍1
Бүген, 26 ноябрь көнне, Казанда “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XVIII форумының азаккы чаралары уза.
⠀
Татарстан җитәкчелеге, иҗтимагый берләшмәләр һәм бизнес-бергәлекләр вәкилләре катнашында Kazan Palace by TASIGOда узган пленар утырыш төп вакыйга булды.
Утырыш алдыннан кунаклар милли Җыенга багышланган фотокүргәзмә белән таныштылар.
⠀
Пленар утырышта кунакларны Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев сәламләде һәм сүзне Татарстан республикасы рәисе Рөстәм Миңнехановка бирде.
⠀
Рөстәм Нургали улы үз чыгышыннан соң актив милләттәшләребезне бүләкләде.
Араларында Башкортстан шәхесләре дә бар.
⠀
Тумышы белән Бишбүләк районыннан булган, бүгенге көндә Мегион шәһәрендә яшәүче, туган җиренә иганәче буларак бик күп игелекләр күрсәтүче Рамил Кыямовка ТАССРның 100 еллыгы медале тапшырылды.
⠀
"Туган тел" телевизион каналы директоры Азат Вахитов Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булды.
⠀
Чын күңелдән котлыйбыз!

👍5❤2
25 ноября в рамках XVIII Форума «Деловые партнеры Татарстана», в Казани состоялся товарищеский футбольный турнир «Тупаяк».
🏆Мероприятие объединило на спортивной площадке представителей бизнеса и деятелей культуры двух регионов.
Участники турнира:
Женская команда Татарстана: «Алга»
Женская команда Башкортостана: «Ансат»
Мужская команда Башкортостана: «Эх, егетләр, егетләр» (сборная предпринимателей и представителей различных сфер г. Уфы)
Мужская команда Татарстана: «Артистлар» (сборная артистов г. Казани)
🥇В составе команд на поле вышли известные деятели искусства и шоу-бизнеса, в том числе: Альбина Апанаева, Диля Нигматуллина, Алсу Фаракшина, Анастасия Макарова, Айгуль Хаернасова, Алмаз Шарифуллин, DJ Радик и другие.
Турнир прошел в формате матча дружбы, в атмосфере товарищества и взаимного уважения. Спортивное состязание проходило под музыкальное сопровождение.
✅[https://vk.com/postpredstvo_rt_rb***|Подписывайтесь на "ПостПред РТ в РБ"]

🔥4
«Арагызда зирәк булганнарыгыз – үз-үзен хөкем итә белүче, үзен үлемнән соң нәрсә көткәненә әзерләнеп, үз-үзенә хисап бирә белгәнегез.
⠀
Көчсез булганыгыз – үз теләкләренә, нәфесенә иярүче; үз-үзен хыяллар белән яшәтеп, шул хыяллары чынга ашсын өчен бер ни дә эшләми торган кешедер».
Хәдис-шәриф.
⠀
Җомга мөбарәк булсын, милләттәшләр, дин кардәшләр!
⠀
Фотода Әлшәй районы Уразмәт авылында урнашкан мәчет.
⠀
На фото мечеть, расположенная в деревне Уразметово Альшеевского района.

❤5🙏2
«Әлиф» иҗат сөюче дусларын җыйды.
«Ихлас» мәчетенең «Әлиф» мәнзиле - җәмәгать киңлеге «Яттан» проектының икечне иҗади кичәсен уздырды. Беренче кичә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга арналган булса, бу очрашу татар һәм башкорт әдәбиятының классигы, Башкортстанның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафуриның иҗатына яңа сулыш бирде.
«Яттан» проекты иҗат дөньясына төрле яшьтәге төрле һөнәр ияләрен берләштерде. Чара башында кичәгә музыкаль кәеф тудырып Уфа шәһәренең В.Н.Пегов исемендәге сәнгать мәктәбе укучысы Камил Газизов татарча гармун көйләрен яңгыратты. Мәҗит Гафуриның тормыш юлы, иҗаты турында лекция белән танышкач, катнашучылар шагыйрьнең иҗатыннан яраткан әсәрләрен кунакларга татар, башкорт, рус һәм инглиз телендә укып яңгыраттылар.
«Яттан» проектының үзенчәлеге - ул ихласлык. Һәр катнашкан укучы сайланган шигыренә үзенең күрешен, тойгыларын салып, ничек хис итә, шулай укый. Әйтеп үтәргә кирәк, «Яттан» проекты күптән түгел генә үз эшчәнлеген башлауга карамастан, татар мәдәниятен үстерүгә һәм әдәби мирасны саклауга керткән өлеше өчен «Иң яхшы татар проекты» премиясенә номинацияләнде.
Килгән кунакларга рухи азык кына түгел, ә «Бәрәкәт» хәләл-кафесы әзерләгән сыйланулар да тәкьдим ителде. Кичәне тагын да ныграк бизәгән өчен аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!

👍4❤2