Агыйдел дулкыны
304 subscribers
2.34K photos
267 videos
2 files
369 links
Представительство Всемирного конгресса татар в Республике Башкортостан https://youtube.com/@tataryrb?si=c_fzx017Rj-X5SJD
Download Telegram
“Раббым Аллаһ. Мин сиңа ялкаулыктан, тәкәбберлек сыйфатыннан, җәһәннәм утыннан һәм кабер газабыннан саклауны сорап сыенам”.
Имам Мөслим хәдисләр җыентыгыннан.

Җомга мөбарәк булсын, милләттәшләр, дин кардәшләр!

Фотода Уфа районы Чернолес авылындагы мәчет.

На фото мечеть, расположенная в деревне Чернолесовский Уфимского района.
4🙏2👍1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бу көн килеп җитте, дуслар!

14, 15 һәм 16 ноябрь көннәрендә Дөньякүләм
«Татарча диктант» акциясенә кушылабыз!

Быелгы акция бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышлана, шуңа күрә Башкортстан өчен текст аның иҗатыннан алынды.

✍️14-16 ноябрь көннәрендә 10:00 сәгатьтә «ТНВ Татарстан», «ТНВ Планета», «Хозур ТВ» телеканалларында, шулай ук «Болгар радиосы»нда
диктант уку эфиры оештырылачак.

Диктантны төрле урыннарда офлайн мәйданчыклар булдырып оештыручылар байтак, афәрин! Әле сез дә оештыручы буларак та кушыла аласыз.

Акция турында тулырак мәгълүматны diktant.tatar сайтында табарга мөмкин.
👍42
Уфа шәһәренең 84-нче санлы татар гимназиясе укучылары "Татарча диктант" акциясенә кушылып, эшләрен язып тапшырдылар да.
Ә сез?😉
9
"Ихлас" тапшыруының бүгенге (14 ноябрь) чыгарылышында җырчы, кроссовер-опера стилендә популярлык яулаучы Вилдан Абраров белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

Әңгәмәне Гөлшат Сафина алып бара.
Режиссеры - Илдар Еникеев.

Тапшыруны 20.00 сәгатьтә "Туган тел" телеканалында карарга була.
6👍4
Президент Владимир Путин Указы белән Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, танылган җырчы Айдар Галимовка "Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме бирелде.

Чын күңелдән котлыйбыз!
🔥105👍1
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге һәм "Татарча фатирник" яшьләр оешмасы бүген татарча диктант язды❤️

Фото- Илдар Еникеев.
8🔥4👍2👏1
Уфаның "ИХЛАС" мәчетендә җомга намазы вәгазе тәрбия темасына һәм Каюм Насыйри иҗатына, тормышына багышланды. "Ихлас"ның имам-хатыйбы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин мәчет җәмәгатенә "Татарча диктант" акциясе турында да сөйләде.

Җомга намазыннан соң мәчет диварларында диктант язу оештырылды.
👍7
Әлеге мизгелләрдә Уфаның "Башкортстан" Дәүләт концерт залында 15-нче «Идел» Халыкара башкорт һәм татар җыры фестиваль-конкурсының гала-концерты башланып китте. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Рифкать улы Тукаев чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның сәламләү хатын укып ишеттерде.

Шулай ук Марс Рифкать улы проектка күп еллар дәвамында ярдәм күрсәтүчеләрне, оештыручыларны бүләкләде.
👍74
"Ихлас" тапшыруының җырчы, кроссовер-опера стилендә популярлык яулаучы Вилдан Абраров белән булган чыгарылышын карап өлгермәгән булсагыз, сылтама буенча үтеп карарга тәкъдим итәбез.

Әңгәмәне Гөлшат Сафина алып бара.
Режиссеры - Илдар Еникеев.

https://rutube.ru/video/4ccbc5e0a34a9f36601d1eda93e6bd34/
👍85