Агыйдел дулкыны
304 subscribers
2.34K photos
267 videos
2 files
369 links
Представительство Всемирного конгресса татар в Республике Башкортостан https://youtube.com/@tataryrb?si=c_fzx017Rj-X5SJD
Download Telegram
«Шаран тургае – 2025» исемле балалар татар җыры фестивале узды

31 октябрь көнне Башкортстан Республикасының Шаран авылында Үзәк район мәдәният йортында матур традициягә әверелгән балалар район фестиваль-бәйгесе — «Шаран тургае – 2025» узды.
Сәхнәгә 5 яшьтән алып 14 яшькә кадәр булган 28 сәләтле, ихлас һәм татар җырына, туган телгә гашыйк яшь башкаручы чыгыш ясады.
Фестивальне Шаран районы татарлар конгрессы оештырды.

Беренче минутлардан ук сәхнәдән яңгыраган халык һәм эстрада җырлары тамашачыларны битараф калдырмады. Һәр бала үз чыгышы аша күңел җылысын бүләк итте, ә залда алкышлар тынмады.

Катнашучыларга һәм кунакларга Бөтендөнья татар конгрессының махсус проектлар белән эшләү комитет җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының. Милли Шура рәисе — Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиев исеменнән сәламләү һәм иң изге теләкләр җиткерде.

— Мондый фестивальләр районнарның мәдәни тормышын гына түгел, ә милли тәрбиянең дә нигезен тәшкил итә, — дип билгеләп үтте Алмаз Хәлиуллин. — Монда балалар кечкенәдән үк татар җырына, теленә һәм халкының гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбиялиләр.

Фестивальдә катнашкан һәр балага истәлекле бүләкләр тапшырылды.
«Халык җыры» һәм «Эстрада җыры» номинацияләрендә Кадырова Айсылу һәм Ибатуллина Дарина җиңүче исеменә лаек булдылар. Аларга киләчәктә дә зур иҗади уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.

Фестивальне оештыруга күрсәткән зур ярдәме өчен Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, “Татар авыллары ассоциациясе” иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Гыйлметдин улы Галимовка аерым рәхмәт сүзләре әйтелде. Аның иганәчелек ярдәме нәтиҗәсендә бәйрәм тагын да күркәмрәк, балалар өчен шатлык һәм илһам тулы булды.

Шулай ук күпьеллык хезмәте, татар мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше һәм яшь талантларны тәрбияләүдәге тырышлыгы өчен «Шаран тургае» проектының авторы һәм илһамландыручысы, Шаран районы татарлар конгрессы рәисе — Зәбир Зыязетдин улы Сәлаховка да тирән рәхмәт белдерелде.

Шул ук көнне Шаран районы татарлар конгрессы Башкарма комитеты утырышы узды. Утырыш барышында еллык эшкә нәтиҗә ясалды, киләчәккә планнар һәм эшчәнлекнең төп юнәлешләре турында фикер алышынды.
Ачык тавыш бирү нәтиҗәсендә Шаран районы татарлар конгрессы рәисе итеп Шаран 1нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы — Альбина Гыйздәтуллина сайланды.

Алмаз Хәлиуллин яңа җитәкчегә уңышлар теләде һәм Бөтендөнья татар конгрессы ягыннан һәрдаим ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.
4👍1
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне.

Хөрмәтле дуслар! Сезне ихлас күңелдән Русия Федерациясенең дәүләт бәйрәме - Халыклар бердәмлеге көне белән тәбриклибез!

Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән.

Әлеге бәйрәм көнендә Сезгә зур уңышлар, иминлек, бәхет, шатлыклар телибез.
3🎉2👍1🥴1
Бүген, 4 ноябрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи күркәм гомер бәйрәмен - 55 яшьлек юбилеен билгели.

Гөлназ Фирдинат кызы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистлар берлеге әгъзасы, "Фидакарь хезмәте өчен" медале иясе.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге исеменнән Гөлназ Фирдинат кызын ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәерле озын гомер, кайгы-хәсрәтсез көннәр, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез.
3👍1🎉1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге кул астында эшләп килүче "Изге Мирас" оешмасы өстәмә рәвештә "Татар теле атналыгы" игълан итте. Фәдис Рамазанов җитәкчелегендә
районнарда татар халкының гореф-гадәтләрен,әдәби мирасын саклап, үсеп килүче яшь буынга тапшыруда күп чаралар үткәрелде.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Әлфред Әмир улы Дәүләтшиннан бүләккә китаплар һәм "Изге Мирас" оешмасы исеменнән актив катнашкан бүлекчәләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
3🎉1
Шифа сорау догасы

“Аллаһүммә Раббән-нәс, әзһибил-бәэс, үәшфи әнтәш-Шәәфи, лә шифә-ә иллә шифә-үк, шифә-ән лә йүгадиру сәкамә”.

Мәгънәсе: «Йә, Аллаһ! Кешеләрнең Раббысы! Бу чирне ерагайт (бетер) һәм шифаландыр! Син – Шифаландыручы, Синең шифаңнан башка шифа юк. Чир калмаслык итеп шифаландыр!» (Бохари риваяте, 5750).

Җомга мөбарәк булсын, милләттәшләр, дин кардәшләр!

Фотода Чишмә районы Яңа Троицкий авылындагы мәчет.

На фото мечеть, расположенная в деревне Новотроицкое Чишминского района.
4🙏3
Хөрмәтле дуслар! «Татарча диктант» белем бирү акциясенә дә санаулы көннәр калды!

14-16 ноябрь көннәрендә Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә бөтен дөнья татар телендә диктант яза!

Катнашу форматлары:
• Офлайн — мәктәпләрдә, университетларда, мәдәният үзәкләрендә, китапханәләрдә һәм башка мәйданчыкларда;
• Онлайн — рәсми сайт аша https://diktant.tatar.

Офлайн мәйданчыклар Россия Федерациясе төбәкләрендә, чит илләрдә, Татарстан районнарында һәм Казанның төрле оешмаларында да булдырылачак. Онлайн катнашучылар өчен исә махсус электрон формада диктант язу мөмкинлеге бирелә.

Акциянең туры трансляциясе «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета», «Хозур» телеканалларында, «Болгар радиосы»нда, балалар һәм яшьләр өчен «САФ» радиосында, шулай ук акциянең рәсми сайтында алып барылачак.

Башкортстан татарлары бу акциядә һәрчак актив катнаша!
Сез дә оештыручы буларак регистрация үтеп, үз төбәгегездә, эш урынында диктант язуны оештыра аласыз!
3👍3
Forwarded from 100 ел элек
Сәлимгәрәй мөфти хатынының вафаты
Уфаның карт бикәләреннән Фатыйма бинте Сөләйман Тәфкилевә мәрхүм Сәлимгәрәй мөфтинең зәүҗәсе, 19 нчы июньдә вафат булып, 20 сенә дәфен кылынды.
Мәрхүмә зәүҗе кеби хәйрат иясе вә изгелек сөюче бер хатын булып, кырык-илле мең сум торырлык бөтен йорт вә йорт урыннарын беренче мәчет-җамигының мәдрәсәсе һәм руханилары файдасына вакыф итеп, 1910 нчы сәнәдә тасдыйк иттермеш иде. Хәзерге көндә бу вакыф әмляк ике мең ярым сум сәнәви варидат китерәдер.
Ошбу изгелекләренә мокабил, беренче мәхәлләнең попечительләре мәрхүмәне зәүҗе Сәлимгәрәй мөфти янына мәчет-җамиг ихатасында дәфен итәргә сорап, эш йөрттеләр һәм әйләндереп чыгарганнар иде.
Шуңа бинаән зәүҗе янына, аның шимал ягына дәфен ителде.
Җиһангир хәзрәт кабере өстендә бер-аз сүзләр сөйләде, аның тәрҗемәи хәлен вә кылган изгелекләрен зикер итте. Шунда сөйләнгән тәрҗемәи хәлгә бинаән, мәрхүмә хәзерге көндә 80 яшендә, 25 ел мәрхүм Сәлимгәрәй мөфти берлә бергә тереклек иткән, 1885-енче елда аннан тол калган, әхлаклы, простой вә мал тота белүче бер хатын булып, малларын бер дә исраф итмәгән вә саклап китереп, менә шулай хәйратка калдырган, вә үзенә мәңгелек изге исем алган бер хатындыр.
Дәфен көнендә хәйратка тотарга бер мең сум васыять иткән, һәм моннан тыш беренче мәхәлләнең имамы берлә мөәззиненә бишәр йөз сум акча васыять итеп калдырганлыгы ишетелде. Мөфти хәзрәт Солтанов та җеназасында хазир булды.
Иң якын варисларыннан Касим өязе, Курский дигән авылда (асыл ватаны шул авыл икән) бертугма (ана башка) ике энесе бар икән. Уфадагы варислары аннан ераграк һәм хатын-кыз таифалардандыр. Җиһазлары вә йорт әсбапларыннан башка икенче урыннарда мирас булып калган имениесе юк. Банкта 20-30 мең сумнар акчасы барлыгы ишетелде. Уфадагы нәсәпләренә һәркайсына шәригать буенча (болар мирастан мәхрүмнәр иде) икешәр, өчәр мең сум акча васыять иткән. Хадимнәренә кадәр үзе сәламәт вакытта сумма билгеләп, һәркайсын ризалаткан.
Ошбу эшләр мәрхүмәнең тәдбирле һәм акыллы бер хатын икәнен күрсәтәләр. https://avatars.mds.yandex.net/get-altay/14093276/2a00000191905d0a6c2619a698fb9d29062c/XXXL
4🔥1🙏1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Уфада Камал театрының күптән көтелгән гастрольләре башланып китте.
4👍3👏3
Кадерле "Татарча диктант" акциясен урыннарда оештыручылар һәм диктант язучылар! Үзегезнең регионда (район, шәһәр, авылда) һәм чит илләрдә узган диктант турындагы хәбәрләрегезне Бөтендөнья татар конгрессының массакүләм мәгълүмат чаралары сәхифәләрендә (рәсми сайт, ВКонтакте төркеме, Телеграм-канал) күрергә теләсәгез, түбәндәге шартларга туры китереп, безгә мәгълүмат юллый аласыз.
    1.Диктант кайда узды?
    2.Диктантның төп оештыручысы кем? (оешма/учреждение/яки аерым бер шәхес)
    3.Диктант язуда  күпме кеше катнашты?
    4.Текстны укучы лектор кем иде.
    5.Текстыгыз ахырында #татарчадиктант2025 хештегы куеп, хәбәрегезне әлеге постка комментарий итеп язып җибәрегез.
    6.Һәм, әлбәттә, горизонталь форматта фотолар (1-4 фото). Чара турында 1-2 минуттан да озын булмаган видеолар булса тагын да яхшы.
Барыгызга да уңышлар һәм яхшы кәеф теләп, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты📝
5
“Раббым Аллаһ. Мин сиңа ялкаулыктан, тәкәбберлек сыйфатыннан, җәһәннәм утыннан һәм кабер газабыннан саклауны сорап сыенам”.
Имам Мөслим хәдисләр җыентыгыннан.

Җомга мөбарәк булсын, милләттәшләр, дин кардәшләр!

Фотода Уфа районы Чернолес авылындагы мәчет.

На фото мечеть, расположенная в деревне Чернолесовский Уфимского района.
4🙏2👍1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бу көн килеп җитте, дуслар!

14, 15 һәм 16 ноябрь көннәрендә Дөньякүләм
«Татарча диктант» акциясенә кушылабыз!

Быелгы акция бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышлана, шуңа күрә Башкортстан өчен текст аның иҗатыннан алынды.

✍️14-16 ноябрь көннәрендә 10:00 сәгатьтә «ТНВ Татарстан», «ТНВ Планета», «Хозур ТВ» телеканалларында, шулай ук «Болгар радиосы»нда
диктант уку эфиры оештырылачак.

Диктантны төрле урыннарда офлайн мәйданчыклар булдырып оештыручылар байтак, афәрин! Әле сез дә оештыручы буларак та кушыла аласыз.

Акция турында тулырак мәгълүматны diktant.tatar сайтында табарга мөмкин.
👍42
Уфа шәһәренең 84-нче санлы татар гимназиясе укучылары "Татарча диктант" акциясенә кушылып, эшләрен язып тапшырдылар да.
Ә сез?😉
9
"Ихлас" тапшыруының бүгенге (14 ноябрь) чыгарылышында җырчы, кроссовер-опера стилендә популярлык яулаучы Вилдан Абраров белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

Әңгәмәне Гөлшат Сафина алып бара.
Режиссеры - Илдар Еникеев.

Тапшыруны 20.00 сәгатьтә "Туган тел" телеканалында карарга була.
6👍4
Президент Владимир Путин Указы белән Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, танылган җырчы Айдар Галимовка "Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме бирелде.

Чын күңелдән котлыйбыз!
🔥105👍1
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге һәм "Татарча фатирник" яшьләр оешмасы бүген татарча диктант язды❤️

Фото- Илдар Еникеев.
8🔥4👍2👏1