Forwarded from Татары Уфы 🌙
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
1 ноября собираем всех своих в Тинькофф холл!
Будет ЧАК ЧАК ДИСКОТЕКА ✨
Душевная, по-домашнему тёплая — с играми, конкурсами, знакомствами и самыми любимыми татарскими и башкирскими хитами 🔥
Это та ночь, где можно просто быть собой,
смеяться, танцевать,
вспомнить свои корни и почувствовать, как это круто ❤️
Приходи отдохнуть сердцем.
1 ноября, 23:00, Tinkoff Hall.
Не пропусти — будет по-нашему 😉
Осталось 25 билетов по 999 руб! Дальше повышение цен ☝️
https://chakchakdisco.ticketscloud.org
*видеоряд с дискотеки от 20 сентября @solman_1

❤3😢1
Forwarded from БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫ
УФА “НУР” ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫНДА ГАИЛӘ КЫЙММӘТЛӘРЕН НЫГЫТУ ҺӘМ ТУГАН ТЕЛНЕ САКЛАУГА БАГЫШЛАНГАН ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ЧАРА УЗДЫ
Миләүшә Хафиз кызы студиягә озак еллар йөрүче балаларны һәм аларны тәрбияләгән үрнәкле гаиләләрне Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән билгеләде, истәлекле бүләкләр тапшырды. Һәм шулай ук, “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы остабикәсе Рима Әминева һәм студияченең картәнисе Гөлзимә Гарипова белән шигырь-җыр башкару ярышында – батлда катнашты.
ТУЛЫРАК

❤4👍3
"ТНВ-Планета" телевизион каналында блогер, юмор остасы Дамир Вахитов (Дамир Илһамыч) белән булган "Текә татар" проекты турында сюжет чыкты.
Рәхим итеп карагыз!
https://vk.com/wall-213344452_69
Рәхим итеп карагыз!
https://vk.com/wall-213344452_69
👍3❤2🔥1
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Халыклар бердәмлеге көне алдыннан узган тантаналы чарада үзләрен илгә, туган республикага хезмәт итүгә багышлаган шәхесләргә Россия һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
⠀
Бүләкләнүчеләр арасында татар халкына хезмәт куючылар да бар. Уфа "Нур" татар дәүләт театры актрисасы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Резида Фәхруллина "Хезмәт батырлыгы өчен" медале белән бүләкләнсә, УФһТУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, Русия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы Альбина Хәлиуллина Башкортстан Республикасының Мактау грамотасына лаек булды.
⠀
Резида Равил кызын һәм Альбина Габит кызын ихлас күңелдән котлыйбыз, уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм иминлек телибез!

❤9👍6
31 октябрьдә Гафури районы татарларының конференциясе узды.
⠀
Чарада Гафури районының татар авыллары (Бурлы, Ялгызкаен, Үтәк, Игенъелга һ.б.) вәкилләре, төрле төбәкләрдән килгән кунаклар катнашты. Очрашу барышында тел, мәдәният, тарих, нәсел тамырлары, җирлектәге татар оешмалары эшчәнлеге һәм проблемалары турында чыгышлар җыр, бию, шигырь белән үрелеп барды.
⠀
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин үз чыгышында бу конференциянең Гафури районы татарларын берләштерү өчен көчле бер этәргеч булуын ассызыклады.
⠀
Чара кысаларында яңа башкарма комитет һәм аның җитәкчесе сайланды. Татар конгрессының җирлектәге җитәкчесе итеп Гафури районы хакимият башлыгының икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Гобәйдуллина Гөлнара Ринат кызы билгеләнде.

👍5❤4
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Уфада 500 кешене үз эченә алган "Чәк-чәк дискотека" башланып китте.
❤8👍8
«Шаран тургае – 2025» исемле балалар татар җыры фестивале узды
31 октябрь көнне Башкортстан Республикасының Шаран авылында Үзәк район мәдәният йортында матур традициягә әверелгән балалар район фестиваль-бәйгесе — «Шаран тургае – 2025» узды.
Сәхнәгә 5 яшьтән алып 14 яшькә кадәр булган 28 сәләтле, ихлас һәм татар җырына, туган телгә гашыйк яшь башкаручы чыгыш ясады.
Фестивальне Шаран районы татарлар конгрессы оештырды.
Беренче минутлардан ук сәхнәдән яңгыраган халык һәм эстрада җырлары тамашачыларны битараф калдырмады. Һәр бала үз чыгышы аша күңел җылысын бүләк итте, ә залда алкышлар тынмады.
Катнашучыларга һәм кунакларга Бөтендөнья татар конгрессының махсус проектлар белән эшләү комитет җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының. Милли Шура рәисе — Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиев исеменнән сәламләү һәм иң изге теләкләр җиткерде.
— Мондый фестивальләр районнарның мәдәни тормышын гына түгел, ә милли тәрбиянең дә нигезен тәшкил итә, — дип билгеләп үтте Алмаз Хәлиуллин. — Монда балалар кечкенәдән үк татар җырына, теленә һәм халкының гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбиялиләр.
Фестивальдә катнашкан һәр балага истәлекле бүләкләр тапшырылды.
«Халык җыры» һәм «Эстрада җыры» номинацияләрендә Кадырова Айсылу һәм Ибатуллина Дарина җиңүче исеменә лаек булдылар. Аларга киләчәктә дә зур иҗади уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.
Фестивальне оештыруга күрсәткән зур ярдәме өчен Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, “Татар авыллары ассоциациясе” иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Гыйлметдин улы Галимовка аерым рәхмәт сүзләре әйтелде. Аның иганәчелек ярдәме нәтиҗәсендә бәйрәм тагын да күркәмрәк, балалар өчен шатлык һәм илһам тулы булды.
Шулай ук күпьеллык хезмәте, татар мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше һәм яшь талантларны тәрбияләүдәге тырышлыгы өчен «Шаран тургае» проектының авторы һәм илһамландыручысы, Шаран районы татарлар конгрессы рәисе — Зәбир Зыязетдин улы Сәлаховка да тирән рәхмәт белдерелде.
Шул ук көнне Шаран районы татарлар конгрессы Башкарма комитеты утырышы узды. Утырыш барышында еллык эшкә нәтиҗә ясалды, киләчәккә планнар һәм эшчәнлекнең төп юнәлешләре турында фикер алышынды.
Ачык тавыш бирү нәтиҗәсендә Шаран районы татарлар конгрессы рәисе итеп Шаран 1нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы — Альбина Гыйздәтуллина сайланды.
Алмаз Хәлиуллин яңа җитәкчегә уңышлар теләде һәм Бөтендөнья татар конгрессы ягыннан һәрдаим ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.

❤4👍1
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне.
⠀
Хөрмәтле дуслар! Сезне ихлас күңелдән Русия Федерациясенең дәүләт бәйрәме - Халыклар бердәмлеге көне белән тәбриклибез!
⠀
Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән.
⠀
Әлеге бәйрәм көнендә Сезгә зур уңышлар, иминлек, бәхет, шатлыклар телибез.

❤3🎉2👍1🥴1
Бүген, 4 ноябрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи күркәм гомер бәйрәмен - 55 яшьлек юбилеен билгели.
⠀
Гөлназ Фирдинат кызы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистлар берлеге әгъзасы, "Фидакарь хезмәте өчен" медале иясе.
⠀
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге исеменнән Гөлназ Фирдинат кызын ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәерле озын гомер, кайгы-хәсрәтсез көннәр, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез.

❤3👍1🎉1