Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Уфада "ТАТАР КЫЗЫ-2025" бәйгесенең Башкортстан буенча этабы башланып китте.
Чараның төп оештыручысы, "ТАТАРЧА ФАТИРНИК" яшьләр оешмасы җитәкчесе Алина Сабитова чыгыш ясый.

❤8👍8
Forwarded from "Тулпар" журналы📗📕📘 (Dil)
❗️Стәрлебашта уникаль һәйкәл!
Скульптур ансамбль Башкортстан хатын-кызларының тугрылык, фидакарьлек символы буларак кабул ителә. https://tulpar.info/news/pobeda-80/2025-06-27/st-rlebashta-unikal-yk-l-4292879

❤7
27-28 июнь көннәрендә Киров өлкәсенең Нократ Аланы җирлегендә 15нче юбилей Бөтенроссия авыл Сабан туе чаралары узды.
⠀
Вакыйгадан Альфред Дәүләтшин җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе дә читтә калмады.
⠀
Беренче көнне кунаклар өчен урындагы музейлар буенча сәяхәт, кичен Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре В.М.Трефилов җитәкчелегендәге оркестр концерты һәм Татарстан Республикасы сәнгать осталары чыгышы оештырылды.
Сабан туеның төп чаралары 28 июньдә узды.
Чарада катнашучы мәртәбәле кунакларны - Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов, Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко һәм башка рәсми затларны Башкортстан делегациясе җыр-моң белән каршы алды. Рәис һәм Тәнзилә Ханнановлар җитәкләгән "Ярмәкәй егетләре" гармунчылар һәм "Ак калфак" җыр ансамбльләре, Туймазы районы Төмәнәк авылыннан Зариповлар гаиләсе һәм башкалар кунакларны каршы алу барышын да чын бәйрәмгә әйләндерде.
⠀
Вакыйганың тантаналы өлеше башланыр алдыннан кунаклар төбәктә яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм көнкүрешен чагылдырган ишегаллары белән танышты.
⠀
Гадәттәгечә, программада ат чабышы, көрәш, рус һәм татар спорт уеннары, халык уеннары булды. Аерым мәйданчыкларда Нократ уеннары оештырылды.
⠀
Сабантуйда махсус мәйданчык – этноавыл музее эшләде. Биредә кунаклар халык һөнәрләре белән танышты, мастер-классларда катнашты һәм осталар белән аралашты. Нократ, татар һәм башкорт ишегаллары оештырылган иде. Сабантуй кунаклары өчен Россия халыкларының милли ризыклары, халык кәсепләре, продуктлар һәм товарлар ярминкәләре эшләде.
⠀
Башкортстанның төрле почмагыннан җыелып, бәйрәм чараларында катнашучылар оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп таралышты.

❤9👍4👏1
Бүген, 1 июль көнне, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин вәкиллекнең дусты, байтак чараларыбызны музыкаль яктан бизәүче, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты доценты, концертмейстер Елена Носоревага Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатын тапшырды.
Сегодня, 1 июля, руководитель представительства Всемирного конгресса татар в Башкортостане Альфред Давлетшин вручил благодарственное письмо Всемирного конгресса татар доброму другу представительства, музыкальному оформителю многих наших мероприятий, доценту Уфимского государственного института искусств им.З. Исмагилова, концертмейстеру Елене Носоревой.

Башкортстан Республикасында Татарстан киносы көннәре
«Татаркино» оешмасы соңгы елларның иң яхшы кинотасмаларын 7-11 июльдә Уфада «Родина» кинотеатрында тәкъдим итә!
7 июль - «823-нче чакрым»;
8 июль - «Без - 41 нче ел балалары»;
9 июль - «Мин килермен";
10 июль - «Телсез күке";
11 июль - «Гашыйклар тавы».
«Мин килермен» фильмыннан башка барлык фильмнар да татар телендә рус субтитрлары белән күрсәтелә.
7 һәм 8 июльдәге фильмнар режиссер Әмир Галиәскаров белән иҗади очрашулар форматын да күзаллый.
Татарстан киносы көннәре Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Башкортостан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Татаркино» дәүләт учреждениесе тарафыннан оештырылды.
Фильмнар 18.00 сәгатьтә башлана.
Билетлар «Родина " кинотеатры кассаларында https://rodina-ufa.ru/
Билет бәясе 200 сум.

❤4👍4🔥2
Forwarded from Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ
Бүген күренекле татар композиторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, «Кыйссаи Сөембикә», «Мәһди» рок-сюиталары, «Мәхәббәтнамә», «Чыңгызхан» симфонияләре авторы Мәсгудә ШӘМСЕТДИНОВАга – 70 яшь! Мәсгудә ханымны күркәм юбилее белән котлыйбыз! Иҗатында зур уңышлар телибез!
Мәсгудә Шәмсетдинова турында сез белергә тиешле 5 факт.
1. Башкортстанның Аскын районы Кышлау-Елга авылында 1955 елның 1 июлендә туа.
2. Бүгенге көндә Американың Сиэтл шәһәрендә яши.
3. «Әни кирәк!», «Тормыш, исәнме!», «Гомерләр узып бара» кебек популяр җырлар, «Сәләт» гимны авторы.
4. Казандагы Кол Шәриф мәчете 2005 елда аның музыкасы белән тантаналы рәвештә ачыла.
5. Америкада тәүлек буе төрки музыка, татар композиторлары әсәрләре яңгырап торган www.tatarica.com Интернет-радио ача.

❤5👍4