Агыйдел дулкыны
305 subscribers
2.27K photos
261 videos
2 files
358 links
Представительство Всемирного конгресса татар в Республике Башкортостан https://youtube.com/@tataryrb?si=c_fzx017Rj-X5SJD
Download Telegram
Татар халкының моң иясе, Башкортостанның, Татарстанның халык артисты, тальянчы, Башкортостанның Салават Юлаев, Татарстанның Дуслык ордены кавалеры Фән Вәлиәхмәтовка туган ягы Шаранда һәйкәл ачу тантанасы була.

Адресы: Башкортостан Шаран Районы, Шаран авылы мәдәният йорты каршысы.
28 июнь 2025 ел 12.00 сәгать.
7👍3
Кайгылы хәбәр.

Язучы, шагыйрь, сатирик Камил Фазлый вафат.

Камил аганың гаиләсенең, якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез.
🙏6😢5
Дуслар, барыгызны да бүген "Татар кызы-2025" бәйгесенең Башкортстан этабында көтеп калабыз!
8👍6
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Уфада "ТАТАР КЫЗЫ-2025" бәйгесенең Башкортстан буенча этабы башланып китте.
Чараның төп оештыручысы, "ТАТАРЧА ФАТИРНИК" яшьләр оешмасы җитәкчесе Алина Сабитова чыгыш ясый.
8👍8
"ТАТАР КЫЗЫ-2025" бәйгесенең Башкортстан буенча җиңүчесе - Илеш районы кызы Азалия Гыйльметдинова!
Афәрин, Азалия, котлыйбыз!
18👍6
"Аллаһым! Синнән һидаять, тәкъвалык, гыйффәт һәм байлык сорыйм!"
Мөслим, "Зикир": 18.

Җомга мөбарәк булсын, милләттәшләр, дин кардәшләр!

Фотода Кырмыскалы районы Сарт-Наурыз авылы мәчете.
На фото мечеть, расположенная в деревне Сарт-Наурузово Кармаскалинского района.
9🙏3
❗️Стәрлебашта уникаль һәйкәл!

Скульптур ансамбль Башкортстан хатын-кызларының тугрылык, фидакарьлек символы буларак кабул ителә. https://tulpar.info/news/pobeda-80/2025-06-27/st-rlebashta-unikal-yk-l-4292879
7
27-28 июнь көннәрендә Киров өлкәсенең Нократ Аланы җирлегендә 15нче юбилей Бөтенроссия авыл Сабан туе чаралары узды.

Вакыйгадан Альфред Дәүләтшин җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе дә читтә калмады.

Беренче көнне кунаклар өчен урындагы музейлар буенча сәяхәт, кичен Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре В.М.Трефилов җитәкчелегендәге оркестр концерты һәм Татарстан Республикасы сәнгать осталары чыгышы оештырылды.

Сабан туеның төп чаралары 28 июньдә узды.
Чарада катнашучы мәртәбәле кунакларны - Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов, Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко һәм башка рәсми затларны Башкортстан делегациясе җыр-моң белән каршы алды. Рәис һәм Тәнзилә Ханнановлар җитәкләгән "Ярмәкәй егетләре" гармунчылар һәм "Ак калфак" җыр ансамбльләре, Туймазы районы Төмәнәк авылыннан Зариповлар гаиләсе һәм башкалар кунакларны каршы алу барышын да чын бәйрәмгә әйләндерде.

Вакыйганың тантаналы өлеше башланыр алдыннан кунаклар төбәктә яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм көнкүрешен чагылдырган ишегаллары белән танышты.

Гадәттәгечә, программада ат чабышы, көрәш, рус һәм татар спорт уеннары, халык уеннары булды. Аерым мәйданчыкларда Нократ уеннары оештырылды.

Сабантуйда махсус мәйданчык – этноавыл музее эшләде. Биредә кунаклар халык һөнәрләре белән танышты, мастер-классларда катнашты һәм осталар белән аралашты. Нократ, татар һәм башкорт ишегаллары оештырылган иде. Сабантуй кунаклары өчен Россия халыкларының милли ризыклары, халык кәсепләре, продуктлар һәм товарлар ярминкәләре эшләде.

Башкортстанның төрле почмагыннан җыелып, бәйрәм чараларында катнашучылар оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп таралышты.
9👍4👏1
Бер вакыт кына!

Кадерле очрашулардан фотомизгелләр.

#башкортстантатарлары
#уфататарлары
11👍2❤‍🔥1