Агыйдел дулкыны
305 subscribers
2.27K photos
261 videos
2 files
358 links
Представительство Всемирного конгресса татар в Республике Башкортостан https://youtube.com/@tataryrb?si=c_fzx017Rj-X5SJD
Download Telegram
"Берәр җирең авыртканда кулыңны шул җиргә куй һәм шушы доганы кабатла:

Бисмилләһи әгүүзү би гиззәт-иллаһи үә кудъратиһи мин шәрри мәәә әҗидү мин уә­җә­гый һәәзәә.

Аллаһ исеме белән. Башыма төшкән бу авырулардан Аллаһның бө­еклегенә һәм кодрәтенә сыенам".
(Тирмизи хәдисләр җыентыгыннан).

Җомга мөбарәк булсын, милләттәшләр, дин кардәшләр!

Фотода Чишмә районы Ирек авылы мәчете.
На фото мечеть, расположенная в деревне Ирек Чишминского района.
9🙏4
Стәрлебаш район үзәгендә язучы Зәки Зайнуллинның «41нең арбалы хатыннары»әсәренә нигезләнеп ясалган һәйкәленең тантаналы ачылышы булды. Шушы һәйкәл 400дән артык Стәрлебаш кешесе тырышлыгы белән дөнья күрде.

Тантаналы чарада Стәрлебаш район башлыгы Рахманголов Рөстәм Камил улы, Башкортстан Республикасы Профсоюзлар Федерациясы рәисе урынбасары Мәхмүтов Наил Мәҗит улы, тарих фәннәре докторы Зыязетдинов Рәфис Миңнегали улы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Әмир улы Дәүләтшин һәм башкалар катнашты.

Һәйкәлне әзерләүдә җанын һәм көчен сарыф иткән милләттәшләребез Ягъфәр Сәйгафәр улы Хисмәтуллин һәм Хисәметдин Шәрәфетдин улы Исмәгыйлев Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
12
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Тупаяк" турниры турында UTV телевизион каналында сюжет чыкты.
👍4🔥32
Бүген Чишмә районының Тәпәреш авылында зур сабантуй узды.
Быел бу бәйрәм җирлектә 16нчы тапкыр уздырылды.

Чарага республиканың төрле почмакларыннан кунаклар килде.

Яңгыр һәм җил булуга карамастан, беркем дә бу тантанадан китәргә ашыкмады. Артистлар сәхнәдә бер-берсен алмаштырып тамашачыларга шатлык бүләк иттеләр, ә алдынгыларны грамоталар һәм акчалата сертификатлар белән хөрмәтләделәр.

Сабан туе ат чабышы, көрәш, капчык сугышлы һәм башка уеннар белән үрелеп барды.

Җиңүчеләр грамоталар, кубоклар һәм микроволновка, пылесос, телевизор кебек кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.

Бәйрәмдә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге һәм Казан кунагы, Бөтендөнья татар конгрессының махсус проектлар комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин да катнаштылар.
12❤‍🔥3
Татар халкының моң иясе, Башкортостанның, Татарстанның халык артисты, тальянчы, Башкортостанның Салават Юлаев, Татарстанның Дуслык ордены кавалеры Фән Вәлиәхмәтовка туган ягы Шаранда һәйкәл ачу тантанасы була.

Адресы: Башкортостан Шаран Районы, Шаран авылы мәдәният йорты каршысы.
28 июнь 2025 ел 12.00 сәгать.
7👍3
Кайгылы хәбәр.

Язучы, шагыйрь, сатирик Камил Фазлый вафат.

Камил аганың гаиләсенең, якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез.
🙏6😢5
Дуслар, барыгызны да бүген "Татар кызы-2025" бәйгесенең Башкортстан этабында көтеп калабыз!
8👍6
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Уфада "ТАТАР КЫЗЫ-2025" бәйгесенең Башкортстан буенча этабы башланып китте.
Чараның төп оештыручысы, "ТАТАРЧА ФАТИРНИК" яшьләр оешмасы җитәкчесе Алина Сабитова чыгыш ясый.
8👍8
"ТАТАР КЫЗЫ-2025" бәйгесенең Башкортстан буенча җиңүчесе - Илеш районы кызы Азалия Гыйльметдинова!
Афәрин, Азалия, котлыйбыз!
18👍6
"Аллаһым! Синнән һидаять, тәкъвалык, гыйффәт һәм байлык сорыйм!"
Мөслим, "Зикир": 18.

Җомга мөбарәк булсын, милләттәшләр, дин кардәшләр!

Фотода Кырмыскалы районы Сарт-Наурыз авылы мәчете.
На фото мечеть, расположенная в деревне Сарт-Наурузово Кармаскалинского района.
9🙏3
❗️Стәрлебашта уникаль һәйкәл!

Скульптур ансамбль Башкортстан хатын-кызларының тугрылык, фидакарьлек символы буларак кабул ителә. https://tulpar.info/news/pobeda-80/2025-06-27/st-rlebashta-unikal-yk-l-4292879
7