Агыйдел дулкыны
304 subscribers
2.28K photos
262 videos
2 files
359 links
Представительство Всемирного конгресса татар в Республике Башкортостан https://youtube.com/@tataryrb?si=c_fzx017Rj-X5SJD
Download Telegram
🇷🇺БӘЙРӘМ БЕЛӘН!
12 июньдә ил халкы мөһим дәүләт бәйрәмен - Россия көнен билгели, ә уфалылар һәм башкала кунаклары шәһәр көнен дә бәйрәм итә.
Россия көне - ул закон һәм гаделлек нигезендә булдырылган азатлык, гражданлык тынычлыгы һәм татулык бәйрәме. “Туган ил” төшенчәсе исә безнең һәркайсыбыз өчен кече Ватаныбыздан - без яшәгән, эшләгән, гаилә корган, балалар үстергән урыннан башлана.
Шәһәр көне - аның барлык буын вәкилләрен бер гаиләгә берләштерүче матур чара. Башкала халкын бу искиткеч бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Иртәгәсе көнгә ышаныч, тынычлык һәм татулык, эшләрегездә уңышлар һәм яхшы бәйрәм кәефе телибез!
4👎3👍1🎉1
"Ихлас" тапшыруының бүгенге (13 июнь) чыгарылышында педагог, профессор, Русия Федерациясе югары уку мәктәбенең атказанган хезмәткәре, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрдүнә Касыйм кызы Касыймова белән 2020 елда яздырган әңгәмәне тәкъдим итәбез.
Әйткәндәй, якын көннәрдә генә Фәрдүнә Касыйм кызы үзенең 91 яшен билгеләп үтте.
Аны чын күңелдән котлыйбыз, бәхетле, тыныч картлык телибез.

Әңгәмәне Гөлшат Сафина алып бара.
Режиссеры - Илдар Еникеев.

Тапшыруны 20.00 сәгатьтә "Туган тел" телеканалында карарга була.

@_tugan_tel_kanal
4👍2👏2
XXV Федераль Сабантуй быел Якутиядә уза.
Илебезнең төрле почмакларыннан милләттәшләребез бәйрәм чараларына җыелды.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин дә Якутиягә аяк басты.

Бәйрәм чаралары кысаларында Советлар Союзы Герое, күренекле татар шагыйре Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салынды.

Чәчәк салу тантанасында Васил Шәйхразыев, Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Сергей Местников, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, Приморье крае губернаторы аппараты һәм Приморье крае Хөкүмәте җитәкчесе Диләрә Маликова, Түбән Кама районы башлыгы һәм Түбән Кама мэры Радмир Беляев, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары— Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, Омск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Иван Колесник, шулай ук Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән татар иҗтимагый берләшмәләре делегацияләре катнашты.

Чәчәкләр салу Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган, әмма татар халкының батырлыгы, ныклыгы һәм рухи көче символы буларак тарихта мәңгегә калган герой-шагыйрь истәлегенә тирән хөрмәт һәм ихтирам билгесе булды.

Муса Җәлил бюсты тантаналы рәвештә 2023 елның 31 октябрендә ачылды. Ул вакытта Якутиягә Татарстаннан Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге рәсми делегация килде. Монумент җирле татар җәмәгатьчелеге, бөек шагыйрь һәм көрәшче истәлеген хөрмәтләүчеләр өчен мөһим мәдәни һәм рухи символга әверелде.

Бюст авторы — Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Санкт-Петербург дәүләт кино һәм телевидение институтының компьютер графикасы һәм дизайн кафедрасы доценты Винера Абдуллина. Ул шулай ук Санкт-Петербургтагы Татар Дворяннары Җыелышы һәм Россия рәссамнар Берлегенең Санкт-Петербург бүлеге әгъзасы булып тора. Скульптор үз эшендә шагыйрь образын герой буларак кына түгел, ә иҗаты әлегә кадәр илһамландыручы нечкә сүз рәссамы буларак та тапшырган.

Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы Сабантуйның мәдәни программасының мөһим чарасы булды, татар халкының тарихы, мәдәнияте һәм рухи кыйммәтләре арасындагы аерылгысыз бәйләнешне искә төшерде.
👍73
«Тупаяк» - Уфада татарча футбол турниры!

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге «Зенит Триумф Уфа» футбол клубы ярдәмендә балалар арасында футбол турниры оештыра.

Командалар:
1. «Зенит Триумф Уфа» командасы
2. ⁠65нче Татар гимназиясе командасы
3. ⁠84нче Татар гимназиясе командасы
4. «Ихлас» мәчетенең «Әлиф» командасы.

18 июнь, 10.00
«Зенит Уфа» манежы, Лесотехникум урамы, 53 литер Б

Татарча футболдан читтә калма!
👍113🔥1
🎉 Академик Роберт Искандрович Нигматулин отмечает 85-летие!

Академик Нигматулин — выдающийся учёный, внёсший фундаментальный вклад в механику многофазных сред и физику гетерогенных систем. Его работы объединяют глубокую теорию с практикой, а принципиальная и активная жизненная позиция снискали ему широкое признание.

📘 От всей души желаем крепкого здоровья, неиссякаемой энергии и новых достижений на благо науки и общества!

#Юбилеи_РАН
8👍4
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Футбол уенчыларының амплуалары татар телендә ничек булганын беләсезме? Исегездә калдырыгыз!

Турнир уенчыларыбыз арасында да бу амплуаларда иң яхшыларын сайлыечакбыз. Карап барыгыз!
👍92
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Уфада беренче татар футболы турында Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин сөйли.
6👍4
Спортчы егетләр "Тупаяк" турнирына әзер!
6👍4🔥2
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
“Нур” театрының актеры, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов бүген яңа амплуада - ул бүген 65-нче татар гимназиясе футбол командасының тренеры!
Уңышлар телибез!
9👍4
«Тупаяк» - татарча футбол турниры нәтижәләре:

🥇1 урын - «84нче гимназия» командасы
🥈2 урын - «Зенит Триумф Уфа» командасы
🥉3 урын - «65нче гимназия» командасы
🏅Катнашучы - «Алиф» «Ихлас» мәчете командасы

Безнең кече футболистларыбызга әфарин! ❤️
👍125
«Татар Кызы - 2025» бәйгесенең республика этабы финалына чакырабыз! 🌷

Милли колорит, иҗади номерлар, интеллектуаль һәм хәтта кулинар этаплар! Ә иң мөһиме – сәләтле һәм гүзәл конкурсант кызлар! Бәйрәмне махсус чакырылган кунаклар, безнең алыштыргысыз баянчыбыз Данис, һәммәгез яраткан җырлар һәм биюләр бизәячәк!

Дуслар, сезне чын татар кызларының гүзәллеге һәм затлылыгы атмосферасын тоярга чакырабыз!

📍 «Люди» Коворкинг-залы (Уфа, Генерал Горбатов ур., 2)
🎯 24.06.2025, 18:00 сәгатьтә

☀️ Керү ирекле!

Сезне бәйрәмдә көтәбез! Кызу булачак! 🔥
5👍4
Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле солисты Кадрия Исламованың «Йөрәктән - йөрәккә» дип аталган камера концерт-фатирнигы Татар китабы йортында үтүе хакында "Татар информ" хәбәр итә. «Җыр һәм шигырь – күңелдәге хисләрнең чагылышы. Ә инде күңелне балкыткан иң якты хис – ул бәхет. Ә нәрсә ул бәхет? Моны һәркем үзенчә аңлый һәм бәяли. Тик, ничек кенә булмасын, кеше дөньяга бәхетле булыр өчен туа бит. Кеше гомере буена әнә шул тылсымлы, кыйммәтле бәхет ачкычын эзли һәм үз юлыннан барганнар таба да. Ә язмыш юллары - һәркемнеке үзенеке. Тормыш юлында кояш балкыган матур көннәр булгандай, болыт каплаганнары да очрый. Тик күңелнең өмет утын сүндерергә һич ярамый. Җиде юл чатында кая барырга белми туктап калганда да, капма-каршы утырып, йөрәктән йөрәккә әйтелгән сүзләр җылыта», – дип башлады ул концерт дебютын. Алга таба чара Роберт Миңнуллин, Флёра Шәрипова, Рөстәм Яхин, Резида Әхиярова һәм башка танылган шагыйрьләр, композиторларның әсәрләре белән дәвам итте. «Концерт үткәрү идеясе көтмәгәндә барлыкка килде. Иҗат кешесе һәрвакыт эзләнүдә, үсештә булырга тиеш. Мин иҗатымда нәрсәнедер үзгәртер чак җиткәнен аңладым. Шуннан әлеге чараны оештырырга булдым. Фатирник форматы – тамашачылар белән якыннан аралашуны күзаллый торган форма. Ятлаган шигырьләрем дә, җырларым да күп кенә. Аларны барлагач, сценарий яздым һәм, тәвәккәлләп, оештыру эшенә алындым. Чараны әзерләүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерәм», – дип ассызыклады Кадрия Исламова...

Тулырак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-06-19/y-r-kt-n-y-r-kk-4281545
👍74
Санкт-Петербург дәүләт кино һәм телевидение институты "Моң" дебют фильмын төшерүгә кереште.

Фильмда рольләрнең берсен Туймазы театры актрисасы, БР һәм ТР атказанган артисты Рима Шаһит кызы Ключарева башкара.
«Моң» дебют проектының режиссеры - Бөтенроссия дәүләт кинематография институтының 44 нче Халыкара студентлар кинофестивалендә Гран-при иясе Софья Чигирова.

Фильм чит илдә эш тәкъдим ителгән Алина тарихын сөйли, ләкин китү өчен билетка акча җитми. Деменция белән интегүче әбисеннән ул аларның иске авылында күмелгән хәзинә турында белә. Ләкин аны табу җиңел булмаячак: авыл күптән су астында калган, ә әбинең хатирәләре ышанычсыз булырга мөмкин.
Проект РФ Мәдәният министрлыгы субсидиясе ярдәмендә тормышка ашырыла.
👍94❤‍🔥1
"Берәр җирең авыртканда кулыңны шул җиргә куй һәм шушы доганы кабатла:

Бисмилләһи әгүүзү би гиззәт-иллаһи үә кудъратиһи мин шәрри мәәә әҗидү мин уә­җә­гый һәәзәә.

Аллаһ исеме белән. Башыма төшкән бу авырулардан Аллаһның бө­еклегенә һәм кодрәтенә сыенам".
(Тирмизи хәдисләр җыентыгыннан).

Җомга мөбарәк булсын, милләттәшләр, дин кардәшләр!

Фотода Чишмә районы Ирек авылы мәчете.
На фото мечеть, расположенная в деревне Ирек Чишминского района.
9🙏4