Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Үткәннәребезгә сокланып, киләчәккә өмет белән карыйбыз.
«ТАТАR Dress-III»
Восхищаясь прошлым, с уверенностью в
будущее.
⠀
Максатыбыз: туган җиребездә милләтебезнең сәнгатенә хөрмәт хисе тәрбияләү, халкыбызның милли киемнәрен, гореф-гадәтләрен саклау.
⠀
Проект авторы: Гөлшат Сафина
Проект фотографы: Таңсылу Галимова
⠀
Костюмнар:
"Төрки йөзләр" этнопроекты коллекциясе.
Катнашучылар:
Айгөл Усманова
Айгөл Габдуллина
Эльвира Хан
Гөлшат Сафина
⠀
Проект Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге канаты астында оештырыла [club190872105|@vkt_v_rb]
⠀
#татарdress

❤8👍5🔥5🥰3😁1
Forwarded from Театр «Нур»
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
🎙️ Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган «Яттан» яңа мәдәни проект кысаларында театрыбыз артисты матур чыгыш ясады.
📜 «Туган авыл» Габдулла Тукай
🗣️ Эльмир Хәертдинов
#нуртеатры #театрнур #яттан #проектяттан #габуллатукай #тукай

❤9👍2
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
«Тукай безне берләштерде». Шундый хисләр белән «Ихлас» мәчетенең «Әлиф» мәнзиле - җәмәгать киңлегенең «Яттан» проекты узды.
2025 елның 2 июнендә узган чара бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланды. Шагыйрьнең шигъри юллары гашыйк булган ижат сөючеләр Уфаның «Йәшлек House» бинасына жыелды. Кичә кунакларны чыннан да сәнгать дөньясына чумдырды: татар халык жырлары скрипка көендә яңгырады, бөек шагыйребезнең гасырлар аша күңелләргә үтеп керүчән шигъри юллары агылды, Тукайның тормышы турында лекция үткәрелде
Төрле юнәлеш кешеләрен жыйды бу кичә: дин әһелләре, театр актерлары, эшмәкерләр, укытучылар һәм блогерлар. Алар барысы Тукайның ижатыннан яраткан шигырьләрен кунакларга бүләк итте.

❤6👍4❤🔥2🙏1
МИЛЛИ ШУРА РӘИСЕ В.Г.ШӘЙХРАЗЫЕВНЫҢ КОРБАН ГАЕТЕ УҢАЕННАН КОТЛАВЫ
Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дин кардәшләр!
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне ихлас күңелдән олы бәйрәмебез – Корбан гаете белән котлыйм.
Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче дин кардәшләребез бүген Корбан гаете намазына җыела, мөмкинлекләреннән чыгып, корбаннар чалдыра, сәдакалар тарата.
Гасырлар буена сакланып килгән гореф-гадәтләребез, милли үзаң һәм мәдәни мирасыбыз Ислам дине белән тыгыз бәйләнештә яши. Алга таба да милләтебезнең якты киләчәге өчен бергәләшеп, уртак матур гамәлләр кылып, уңышларыбызга сөенеп, күтәренке рух белән яшәргә язсын.
Корбан гаете һәрбер йортка шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен. Бәйрәм мөбарәк булсын!
Ихтирам белән,
ТР Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразыев

❤7❤🔥1🎉1
Forwarded from "Тулпар" журналы📗📕📘 (Ильдус Фазлутдинов)
Уфа университеты Гуманитар һәм социаль фәннәр институты Ватан филологиясе Югары мәктәбендә татар филологлары магистрлык диссертацияләрен яклый.
👍6❤2
Казанда төрки халыкларның «Нәүрүз» XVII Халыкара театр фестивале кысаларында Уфа "Нур" татар дәүләт театры Камал театрының яңа бинасында «Туташ» спектаклен тәкъдим итте.
Казан тамашачысы беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган спектакльдән соң күңелләре тулып, елый-елый кул чапты. Күпләр "Туташ" драмасының бик уңышлы килеп чыгуын ассызыклады.
Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистларын һәм җитәкчелеген чын күңелдән котлыйбыз!
Театр алдагы көннәрдә дә яктылыкка, нурга илтсен!

❤7👍4
🇷🇺БӘЙРӘМ БЕЛӘН!
12 июньдә ил халкы мөһим дәүләт бәйрәмен - Россия көнен билгели, ә уфалылар һәм башкала кунаклары шәһәр көнен дә бәйрәм итә.
Россия көне - ул закон һәм гаделлек нигезендә булдырылган азатлык, гражданлык тынычлыгы һәм татулык бәйрәме. “Туган ил” төшенчәсе исә безнең һәркайсыбыз өчен кече Ватаныбыздан - без яшәгән, эшләгән, гаилә корган, балалар үстергән урыннан башлана.
Шәһәр көне - аның барлык буын вәкилләрен бер гаиләгә берләштерүче матур чара. Башкала халкын бу искиткеч бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Иртәгәсе көнгә ышаныч, тынычлык һәм татулык, эшләрегездә уңышлар һәм яхшы бәйрәм кәефе телибез!

❤4👎3👍1🎉1
"Ихлас" тапшыруының бүгенге (13 июнь) чыгарылышында педагог, профессор, Русия Федерациясе югары уку мәктәбенең атказанган хезмәткәре, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрдүнә Касыйм кызы Касыймова белән 2020 елда яздырган әңгәмәне тәкъдим итәбез.
Әйткәндәй, якын көннәрдә генә Фәрдүнә Касыйм кызы үзенең 91 яшен билгеләп үтте.
Аны чын күңелдән котлыйбыз, бәхетле, тыныч картлык телибез.
Әңгәмәне Гөлшат Сафина алып бара.
Режиссеры - Илдар Еникеев.
Тапшыруны 20.00 сәгатьтә "Туган тел" телеканалында карарга була.
⠀
@_tugan_tel_kanal

❤4👍2👏2
XXV Федераль Сабантуй быел Якутиядә уза.
Илебезнең төрле почмакларыннан милләттәшләребез бәйрәм чараларына җыелды.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин дә Якутиягә аяк басты.
Бәйрәм чаралары кысаларында Советлар Союзы Герое, күренекле татар шагыйре Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салынды.
Чәчәк салу тантанасында Васил Шәйхразыев, Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Сергей Местников, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, Приморье крае губернаторы аппараты һәм Приморье крае Хөкүмәте җитәкчесе Диләрә Маликова, Түбән Кама районы башлыгы һәм Түбән Кама мэры Радмир Беляев, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары— Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, Омск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Иван Колесник, шулай ук Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән татар иҗтимагый берләшмәләре делегацияләре катнашты.
Чәчәкләр салу Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган, әмма татар халкының батырлыгы, ныклыгы һәм рухи көче символы буларак тарихта мәңгегә калган герой-шагыйрь истәлегенә тирән хөрмәт һәм ихтирам билгесе булды.
Муса Җәлил бюсты тантаналы рәвештә 2023 елның 31 октябрендә ачылды. Ул вакытта Якутиягә Татарстаннан Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге рәсми делегация килде. Монумент җирле татар җәмәгатьчелеге, бөек шагыйрь һәм көрәшче истәлеген хөрмәтләүчеләр өчен мөһим мәдәни һәм рухи символга әверелде.
Бюст авторы — Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Санкт-Петербург дәүләт кино һәм телевидение институтының компьютер графикасы һәм дизайн кафедрасы доценты Винера Абдуллина. Ул шулай ук Санкт-Петербургтагы Татар Дворяннары Җыелышы һәм Россия рәссамнар Берлегенең Санкт-Петербург бүлеге әгъзасы булып тора. Скульптор үз эшендә шагыйрь образын герой буларак кына түгел, ә иҗаты әлегә кадәр илһамландыручы нечкә сүз рәссамы буларак та тапшырган.
Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы Сабантуйның мәдәни программасының мөһим чарасы булды, татар халкының тарихы, мәдәнияте һәм рухи кыйммәтләре арасындагы аерылгысыз бәйләнешне искә төшерде.

👍7❤3
«Тупаяк» - Уфада татарча футбол турниры!
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге «Зенит Триумф Уфа» футбол клубы ярдәмендә балалар арасында футбол турниры оештыра.
Командалар:
1. «Зенит Триумф Уфа» командасы
2. 65нче Татар гимназиясе командасы
3. 84нче Татар гимназиясе командасы
4. «Ихлас» мәчетенең «Әлиф» командасы.
18 июнь, 10.00
«Зенит Уфа» манежы, Лесотехникум урамы, 53 литер Б
Татарча футболдан читтә калма!

👍11❤3🔥1
Forwarded from Российская академия наук
🎉 Академик Роберт Искандрович Нигматулин отмечает 85-летие!
Академик Нигматулин — выдающийся учёный, внёсший фундаментальный вклад в механику многофазных сред и физику гетерогенных систем. Его работы объединяют глубокую теорию с практикой, а принципиальная и активная жизненная позиция снискали ему широкое признание.
📘 От всей души желаем крепкого здоровья, неиссякаемой энергии и новых достижений на благо науки и общества!
#Юбилеи_РАН

❤8👍4