Агыйдел дулкыны
304 subscribers
2.28K photos
262 videos
2 files
361 links
Представительство Всемирного конгресса татар в Республике Башкортостан https://youtube.com/@tataryrb?si=c_fzx017Rj-X5SJD
Download Telegram
"Ихлас" тапшыруының бүгенге (23 май) чыгарылышында Россия татар архитекторы һәм рәссамы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Айвар Саттаров белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

Әңгәмәне Мөхәммәт хәзрәт Галләмов алып бара.
Режиссеры - Илдар Еникеев.

Тапшыруны 20.00 сәгатьтә (Башкортстан вакыты) "Туган тел" телеканалында карарга була.
👍63
Кайгылы хәбәр

Бәләбәй Гимназиянең элекке директоры, күп китаплар авторы, милләтпәрвәр шәхесебез Нурмөхәммәт Хөсәенов вафат.

Үзенә һәйкәл куярлык якты эшләре калды Нурмөхәммәт Нури улының. Башкортстанда беренче татар гимназиясен ачучы шәхес буларак та хәтердә калачак ул.

Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмах түрләрендә булсын. Гаиләсенең, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

ИННӘ ЛИЛЛӘҺИ ВӘ ИННӘ ИЛӘЙҺИ РАҖИГУН.
Барыбыз да Аллаһтан һәм Аллаһка кайтачакбыз.
🙏11😢7🕊31
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Үткәннәребезгә сокланып, киләчәккә өмет белән карыйбыз.

«ТАТАR Dress-III»
Восхищаясь прошлым, с уверенностью в
будущее.

Максатыбыз: туган җиребездә милләтебезнең сәнгатенә хөрмәт хисе тәрбияләү, халкыбызның милли киемнәрен, гореф-гадәтләрен саклау.

Проект авторы: Гөлшат Сафина
Проект фотографы: Таңсылу Галимова

Костюмнар:
"Төрки йөзләр" этнопроекты коллекциясе;
Уфа «Нур» татар дәүләт театры.

Катнашучылар:
Айгөл Усманова
Айгөл Габдуллина
Эльвира Хан
Айдар Юнысов
Алмаз Юнысов
Булат Миндияров

Проект Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге канаты астында оештырыла.

#татарdress
8🔥4👏4
Бүген, 26 май көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Рифкать улы Тукаев туган көнен билгели.

Хөрмәтле Марс Рифкать улы! Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Киләчәк тормышыгызда меңәрчә бәхет-шатлыклар, корычтай ныклы сәламәтлек, барлык эшләрегез уңышлы гамәлгә ашырылсын һәм тупланган тормыш тәҗрибәгез яңа биеклекләргә ирешергә ярдәм итсен.
15👍8🔥2❤‍🔥1
1 июньдә "ДУСЛЫК" ансамбле (Мәскәү) Уфада төрле милләтләрнең билгеле җырларын академик эшкәртелмәсен тәкъдим итәчәк. Сәнгать җитәкчесе һәм дирижер - Хәйдәр Вәлиев.

Билетлар: vk.cc/cLkOmz
👍73
Бер вакыт кына!

Кадерле очрашулардан фотомизгелләр.

#башкортстантатарлары
#уфататарлары
5👍4
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Почему Василь Ханнанов в своих картинах использовал текстиль? Отвечает сам Василь — в одном из архивных видео ZAMAN MUSEUM "Портрет художника".

Василь Ханнанов (1956-2024) – художник, каллиграф, председатель творческого объединения "Чингисхан". Был директором Музея современного искусства Республики Башкортостан.

@tatardesign_official
7
2025 елның 27 маенда, скульптор Илдус Закиров һәм тарихчы Илдар Салихов белән берлектә, Башкортстан Республикасының Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Альфред Дәүләтшин эшлекле сәфәр белән Мәләвез шәһәрендә булды.

Сәфәр кысаларында Альфред Әмир улы җирлектәге музей белән танышты. Музей эшчеләре һәм кунаклар белән Муса Җәлилнең дусты, Җәлилче Фуат Булатовның истәлеген мәңгеләштерү турында фикер алыштылар.

2025 елның 24 августында Мәлевездә Булатов хөрмәтенә барельеф тактасы ачу тантанасы планлаштырылган.
👍42
Татарстанның Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Илсур Ихсанов бүген үзенең туган көнен билгели.

Илсур Фәнил улын чын күңелдән тәбрик итәбез һәм эшендә һәм шәхси тормышында уңышлар телибез!
7👏5👍3
«Аллаһы Тәгалә өчен зөлхиҗҗә аеның ун көнендә кылган изге гамәлләрдән дә сөеклерәк гамәлләр юк. Бу көннәрдә күбрәк тәкбир, тәһлил һәм тәхмид әйтегез»
(Имам Әхмәд хәдисләр җыентыгыннан).

Җомга мөбарәк булсын, милләттәшләр, дин кардәшләр!

Фотода Иглин районы Иске Кобау авылы мәчете.
На фото мечеть, расположенная в деревне Старокубово Иглинского района.
5🙏4👍1
Forwarded from Булат Миндияров (Булат Миндияров)
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
TATAR BASHKIR OPEN AIR PARTY

30 мая | 19:00 | Вход свободный

Мы снова собираемся.
В этот раз — под открытым небом.

Что будет?
— Известные артисты и музыканты
— Отдушинские знакомства
— Танцы и чаепитие

Это не будет просто вечер.

Это место, где ты:

— познакомишься с интересными людьми (возможно найдешь вторую половинку)
— найдешь единомышленников по духу и сердцу
— отдохнешь в трезвой, здоровой, живой атмосфере
— попадешь в комьюнити, где ценят корни, культуру, силу, честность

30 мая | 19:00 | Open Air | Вход свободный | Пушкина 86 | Union Coffee

Приходи.
Зажжём — и по-татарски, и по-башкирски. По-настоящему, от души ♥️

ВСЯ ИНФА ТУТ 👉 https://t.me/+EbZItd5CThU0YmYy
5🔥2👍1
Forwarded from Театр «Нур»
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
«Нур» театры «Китап-бәйрәм»не гөрләтә
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
6👍2
Forwarded from Форум Ufa.Tatar
Габдулла Тукай Уфага кайта.

Уфада шәһәр үзәге турында сораганда, еш кына нинди үзәк турында сүз барганын ачыклыйлар: сәяси яки географик. Географик үзәк Габдулла Тукай исемендәге мәйданда, татар «Нур» театры янында урнашкан. Сәяси үзәк — Тукай урамындагы Республика Йорты.

«Иске Уфа»да, Дуслык монументы һәм аннан югарырак яшәүчеләр өчен, «Ихлас» мәчете мөһим урын булып тора. Без бу урынны да бөек шагыйрь Тукай исеме белән бәйләргә тәкъдим итәбез.

«Алиф» җәмәгать урынында «Яттан» проекты

«Ихлас» мәчете каршындагы «Әлиф» мәнзиле - җәмәгать урыны «Яттан» проектын башлап җибәрә. Беренче чара 2025 елның 2 июнендә узачак һәм Тукай иҗатына багышланачак. Уфа халкы — хохукчылар, түрәләр, эшмәкәрләр һәм укытучылар шагыйрьнең шигырьләрен татар телендә һәм башка телләргә тәрҗемә итеп укыячаклар.

Габдулла Тукай шигырьләре гади һәм гүзәл, алар һәркемгә, яшькә һәм тел белү дәрәҗәсенә карамастан, якын һәм аңлаешлы. Аның иҗаты гаҗәеп заманчалык белән аерылып тора, ләкин көндәлек тормыш мәшәкатьләрендә без һәрвакыт шигърияткә вакыт таба алмыйбыз. «Әлиф» сезне бер сәгать вакыт бүлеп, кызыклы һәм уңышлы кешеләр белән җыелып, шигырьләрне укырга яки тыңларга чакыра.

Тукайның иҗаты безне берләштерсен!

Чара урыны һәм вакыты: 2025 елның 2 июнендә 19:00 сәгатьтә, Йәшлек House (Пушкин ур., 86)
👍112
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Әлеге мизгелләрдә Уфаның Башкорт дәүләт филармониясендә Мәскәүдән килүче "Дуслык" ансамбле төрле милләтләрнең билгеле җырларын академик эшкәртелмәсен тәкъдир итә.

Сәнгать җитәкчесе һәм дирижер - Хәйдәр Вәлиев.

Хәйдәр - Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, опера җырчысы, «Алтын битлек» премиясе иясе Илһам Вәлиевнең улы.
8👍6🔥1
Forwarded from Театр «Нур»
Бүген, Балаларны яклау көнендә, "Нур" театры студиясенең татар төркеме "Заман" ресторанында чыгыш ясады. 🌷
Ресторанның нәни кунаклары өчен җырлар һәм шигырьләрдән төзелгән бәйрәм концерты тәкъдим ителде. Үз чиратында, ресторан хезмәткәрләре студиячеләргә өчпочмаклар хәзерләү буенча осталык дәресе һәм күбекле дискотека бүләк итте. Төркемнең кураторы Айгөл Юлъякшина "Заман" рестораны хезмәткәрләренә "Нур" театры исеменнән һәрвакытта да хезмәттәшлеккә һәм уртак проектлар оештыруга әзер булганнары өчен Рәхмәт хаты тапшырды.🤍
9👍1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Үткәннәребезгә сокланып, киләчәккә өмет белән карыйбыз.
«ТАТАR Dress-III»
Восхищаясь прошлым, с уверенностью в
будущее.

Максатыбыз: туган җиребездә милләтебезнең сәнгатенә хөрмәт хисе тәрбияләү, халкыбызның милли киемнәрен, гореф-гадәтләрен саклау.

Проект авторы: Гөлшат Сафина
Проект фотографы: Таңсылу Галимова

Костюмнар:
"Төрки йөзләр" этнопроекты коллекциясе.

Катнашучылар:
Айгөл Усманова
Айгөл Габдуллина
Эльвира Хан
Гөлшат Сафина

Проект Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге канаты астында оештырыла [club190872105|@vkt_v_rb]

#татарdress
8👍5🔥5🥰3😁1
Forwarded from Театр «Нур»
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
🎙️ Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган «Яттан» яңа мәдәни проект кысаларында театрыбыз артисты матур чыгыш ясады.


📜 «Туган авыл» Габдулла Тукай
🗣️ Эльмир Хәертдинов

#нуртеатры #театрнур #яттан #проектяттан #габуллатукай #тукай
9👍2
Бер вакыт кына!

Кадерле очрашулардан фотомизгелләр.

#башкортстантатарлары
#уфататарлары
8👍6🙏3