Агыйдел дулкыны
304 subscribers
2.28K photos
262 videos
2 files
361 links
Представительство Всемирного конгресса татар в Республике Башкортостан https://youtube.com/@tataryrb?si=c_fzx017Rj-X5SJD
Download Telegram
Җыр-моңга гашыйк, шигъри җанлы, мөлаем, кунакчыл, ягымлы Иске Тукмаклы авылы халкы белән  (Башкортстанның Кушнаренко районы) очрашуда булып кайттык. Авылның  "Сәхибҗамал" татар хатын-кызлар оешмасы әгъзалары тарафыннан минем (шагыйрә,
язучы, журналист Рафига Усманованың)  һәм илаһи моң илчесе, үзешчән  композитор, халыкчан тавышлы автор-башкаручы, күп кенә җыр бәйгеләре җиңүчесе  Роза Якупованың иҗади дуслыгына багышланган "Иҗат ялкыны — дуслык алтыны" дип исемләнгән тирән эчтәлекле шигырь һәм  уртак җимешләребезнең  җыр-моңлы  кичәсе искиткеч җылылык белән бер тында үтеп китте.
Сценарий авторы һәм кичәне  алып баручы Зилинә Садретдинова кичәне тирән эчтәлекле, фәһемле, тәрбияви итәр өчен күп көч салган.
Барлык оештыручыларга зур рәхмәтләребез, соклануларыбыз.
Шигырь-моңга ихлас мондый  гашыйклар барда,  фикер белән хис берләшеп, җыр агылу гажәп түгел. Ил-йортлар гына имин булсын.

Рафига Усманова,  Башкортстанның атказанган мәдәният алдынгысы.
5👍1
"Татар кызы -2025" бәйгесенең Башкортстан буенча этабында катнашырга чакырабыз!

https://forms.gle/yoogz8UtHXUVjdD77
6👎2🔥1
“ИЗГЕ БОЛГАР ҖЫЕНЫ”НДА КОЛЛЕКТИВ НАМАЗ УКЫЛДЫ

Бәйрәмнең төп вакыйгаларының берсе – Җәмигъ мәчете янында ачык һавада коллектив намаз уку булды. Ул чистарыну һәм ислам традицияләренә тугрылык символы булып тора.

ТУЛЫРАК
6👍1
Бер вакыт кына!

Кадерле очрашулардан фотомизгелләр.

#башкортстантатарлары
#уфататарлары
6👍4😍1
Сегодня в МГИМО успешно прошла защита докторской диссертации по теме «Формирование Исламского финансового сектора в странах Центральной Азии: тенденции, вызовы и перспективы». Направление: мировая экономика.

Поздравляю соискателя Альмиру Нагимову и научного руководителя, уважаемого профессора Ирину Зотовну Ярыгину с успешной защитой.

Радует, что в постсоветском научном пространстве постепенно растёт число докторов наук по теме исламской экономики и финансов.

Ещё лет 15 назад сама постановка темы исследования, связанной с исламскими финансами, вызывала непонимание и порою отторжение. Сегодня же необходимо наращивать научный потенциал для формирования теоретической базы для актуального набирающего обороты рынка.
6👍5🔥1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
"Татар Dress" проекты өчен фотосессия эшлибез.

Безнең белән күңелле, кушылыгыз!))
16👍8🔥2😍1
21 майда Илеш районының Рсай мәдәният йортында районның "Балкыш" әдәби берләшмәсе (җитәкчесе — Гөлфинә Сәлимова) төбәкара әдәби фестиваль рәвешендә үзенчәлекле проект тәкъдим итте. Проектның идея авторы һәм оештыручысы — Рәзиф Галиев.
Чарада Илеш, Дүртөйле, Чакмагыш, Татарстанның Актаныш районы иҗатчылары катнашты һәм чыгыш ясадылар, әдәбиятны үстерү, иҗатны халыкка җиткерү турында фикерләре белән уртаклаштылар.
З. Биишева исемендәге Башкортстан "Китап" нәшрияты хезмәткәре Дилбәр Әхтәмова һәм шагыйрь, нәшир Рамил Чурагулның катнашуы бәйрәмнең дәрәҗәсен тагын да күтәрде.
Фестиваль югары оешканлык һәм рух күтәренкелеге белән үтте.
Без, "Чакмагыш чаткылары" иҗатчылары да, иҗат җимешләребез белән бүлештек.
Рәсимә ИЛЬЯСОВА.
👍32
Сөенечле яңалык!

Башкортстаннан Тимур Хаматшин Венгриядә коляскаларда фехтование буенча Дөнья кубогы этабында көмеш призер булды. Республиканың спорт министрлыгында хәбәр итүләренчә, ярышлар Эгере шәһәрендә уза.

Турнир нәтиҗәләре буенча Башкортстан кылыччысы искиткеч нәтиҗә күрсәтте: төркем этабында фехтовкалаучылардан бер генә тапкыр да җиңелмәде һәм турның нәтиҗәләре буенча рейтингта алдынгы урынны алды.

Милләттәшебезне зур җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз!
9
“Ий, Дауд пәйгамбәр нәселе, Аллаһка шөкер белән гамәл кылыгыз”.
Хәдис.

Җомга мөбарәк булсын, милләттәшләр, дин кардәшләр!

Фотода Чишмә районы Кара-Якуп авылы мәчете.
На фото мечеть, расположенная в деревне Кара-Якупово Чишминского района.
8🙏1
"Ихлас" тапшыруының бүгенге (23 май) чыгарылышында Россия татар архитекторы һәм рәссамы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Айвар Саттаров белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

Әңгәмәне Мөхәммәт хәзрәт Галләмов алып бара.
Режиссеры - Илдар Еникеев.

Тапшыруны 20.00 сәгатьтә (Башкортстан вакыты) "Туган тел" телеканалында карарга була.
👍63
Кайгылы хәбәр

Бәләбәй Гимназиянең элекке директоры, күп китаплар авторы, милләтпәрвәр шәхесебез Нурмөхәммәт Хөсәенов вафат.

Үзенә һәйкәл куярлык якты эшләре калды Нурмөхәммәт Нури улының. Башкортстанда беренче татар гимназиясен ачучы шәхес буларак та хәтердә калачак ул.

Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмах түрләрендә булсын. Гаиләсенең, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

ИННӘ ЛИЛЛӘҺИ ВӘ ИННӘ ИЛӘЙҺИ РАҖИГУН.
Барыбыз да Аллаһтан һәм Аллаһка кайтачакбыз.
🙏11😢7🕊31
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Үткәннәребезгә сокланып, киләчәккә өмет белән карыйбыз.

«ТАТАR Dress-III»
Восхищаясь прошлым, с уверенностью в
будущее.

Максатыбыз: туган җиребездә милләтебезнең сәнгатенә хөрмәт хисе тәрбияләү, халкыбызның милли киемнәрен, гореф-гадәтләрен саклау.

Проект авторы: Гөлшат Сафина
Проект фотографы: Таңсылу Галимова

Костюмнар:
"Төрки йөзләр" этнопроекты коллекциясе;
Уфа «Нур» татар дәүләт театры.

Катнашучылар:
Айгөл Усманова
Айгөл Габдуллина
Эльвира Хан
Айдар Юнысов
Алмаз Юнысов
Булат Миндияров

Проект Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге канаты астында оештырыла.

#татарdress
8🔥4👏4
Бүген, 26 май көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Рифкать улы Тукаев туган көнен билгели.

Хөрмәтле Марс Рифкать улы! Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Киләчәк тормышыгызда меңәрчә бәхет-шатлыклар, корычтай ныклы сәламәтлек, барлык эшләрегез уңышлы гамәлгә ашырылсын һәм тупланган тормыш тәҗрибәгез яңа биеклекләргә ирешергә ярдәм итсен.
15👍8🔥2❤‍🔥1
1 июньдә "ДУСЛЫК" ансамбле (Мәскәү) Уфада төрле милләтләрнең билгеле җырларын академик эшкәртелмәсен тәкъдим итәчәк. Сәнгать җитәкчесе һәм дирижер - Хәйдәр Вәлиев.

Билетлар: vk.cc/cLkOmz
👍73
Бер вакыт кына!

Кадерле очрашулардан фотомизгелләр.

#башкортстантатарлары
#уфататарлары
5👍4
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Почему Василь Ханнанов в своих картинах использовал текстиль? Отвечает сам Василь — в одном из архивных видео ZAMAN MUSEUM "Портрет художника".

Василь Ханнанов (1956-2024) – художник, каллиграф, председатель творческого объединения "Чингисхан". Был директором Музея современного искусства Республики Башкортостан.

@tatardesign_official
7
2025 елның 27 маенда, скульптор Илдус Закиров һәм тарихчы Илдар Салихов белән берлектә, Башкортстан Республикасының Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Альфред Дәүләтшин эшлекле сәфәр белән Мәләвез шәһәрендә булды.

Сәфәр кысаларында Альфред Әмир улы җирлектәге музей белән танышты. Музей эшчеләре һәм кунаклар белән Муса Җәлилнең дусты, Җәлилче Фуат Булатовның истәлеген мәңгеләштерү турында фикер алыштылар.

2025 елның 24 августында Мәлевездә Булатов хөрмәтенә барельеф тактасы ачу тантанасы планлаштырылган.
👍42
Татарстанның Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Илсур Ихсанов бүген үзенең туган көнен билгели.

Илсур Фәнил улын чын күңелдән тәбрик итәбез һәм эшендә һәм шәхси тормышында уңышлар телибез!
7👏5👍3