Агыйдел дулкыны
303 subscribers
2.28K photos
263 videos
2 files
362 links
Представительство Всемирного конгресса татар в Республике Башкортостан https://youtube.com/@tataryrb?si=c_fzx017Rj-X5SJD
Download Telegram
“Шул сәбәпле, Без Исраил улларына әмер иттек: кем дә кем бер җан өчен яки җирдә бозыклык булмыйча нахакка бер җанны үтерсә, гүя бөтен кешелекне үтергән кебек булыр”.
“Әл Мәидә” сүрәсе, 32 аять.

Бәйрәм җомгасы мөбарәк булсын, милләттәшләр, дин кардәшләр!

Фотода Илеш районы Түбәнге Яркәй авылы мәчете.
На фото - мечеть, расположенная в поселке Нижнеяркеево Илишевского района.
4🙏3
Ул самолетта 500 дән артык хәрби очыш ясаган, дошман гаскәрен куркуда тоткан «төнге убырлар» сафында көрәшкән хатын-кыз. Сүз танылган Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртланова турында бара.

Шундый очышларның берсендә аның самолетын прожекторлар белән яктырталар һәм ут ачалар. Бер мәлне, инде зенит утлары аны куып җитеп, харап була дигәндә…

Тулы язманы «idel.top»та укы.
12
Бер вакыт кына!

Кадерле очрашулардан фотомизгелләр.

Фотодагы кешеләрне таныйсызмы?😊
#башкортстантатарлары
#уфататарлары
7👍5
“Сәләт” яңа сәләтләр ача!

Уфа Фән һәм технологияләр университетының “Сәләт” татар музыкаль-поэтик театры спектакленә рәхим итегез!
Адресы - Зәки Вәлиди урамы, 32 йорт.
👍61
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Борай районында Хәмдүнә Тимергалиевага багышланган чара!
6👍5
Газиз кардәшләр!

15 май, атнакич - пәнҗешәмбе көнне, 10.00 сәгатьтә Уфа шәһәре Киров районында урнашкан "Ихлас" мәчетендә чәчәк утырту өмәсе, гөлләр бәйрәме була.

Өмәдә катнашырга, мәчет янын чәчәкләр белән бизәргә, күңелле итеп аралашып алырга чакырабыз!

Адресы - Сочинская урамы, 43.
👍65❤‍🔥2🔥1
«Ий Аллаһ, Сиңа гына буйсындым, Сиңа иман китердем, Сиңа гына таяндым, Сиңа ялвардым һәм Синең ярдәмең белән бәхәсләштем. Ий Аллаһ, адашудан Синең Гыйззәтеңә сыенам, Синнән башка гыйбадәткә лаек илаһ юк, Синнән яклау сорыйм. Син — Мәңге Терек, үлмәс Зат, ә җеннәр дә, кешеләр дә үлемгә дучар».
Сахих Мөслим, 2717.

Җомга мөбарәк булсын, милләттәшләр, дин кардәшләр!

Фотода Уфада урнашкан "Мөнирә" мәчете.
На фото мечеть "Мунира", расположенная в Уфе.
12
"Ихлас" тапшыруының бүгенге (16 май) чыгарылышында рәссам Радик Мусин (Господин Художник) белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

Радик Мусинны яшь буын рәссам буларак кына түгел, ә җырчы буларак та белә.
Рәссам булу акча китерәме;
төрле һөнәрләрне үзеңдә ничек берләштерергә;
"бәхет" төшенчәсе нәрсә ул- әңгәмәне карап, шушы мәсьәләләргә Радикның карашын белерсез.

Әңгәмәне Гөлшат Сафина алып бара.
Режиссеры - Илдар Еникеев.

Тапшыруны 20.00 сәгатьтә (Башкортстан вакыты) "Туган тел" телеканалында карарга була.
👍94🔥1
Татарские краеведы Башкортостана создали календарь с героями ВОВ

Общество татарских краеведов РБ к 80-летию Победы подготовило специальное издание - календарь об татарах-участниках Великой Отечественной войны, уроженцах Башкирской АССР.

На каждой странице календаря в соответствии с месяцем рождения героя приводится краткая биография и его военные заслуги перед Отечеством, история их подвигов.

Всего в календаре опубликованы истории 12 защитников Отечества: Даяна Мурзина, Гайнанши Хайдаршина, Ахмета Закирова, Габдулхая Саитова, Абдуллы Гиззатуллина, Нурлы Миниахметова, Мусы Гареева и Мингали Шаймуратова, Зайнуллы Мустакимова, Фазуллы Габдрашитова, Амира Хайдарова и Закира Асфандиярова.
10
Җыр-моңга гашыйк, шигъри җанлы, мөлаем, кунакчыл, ягымлы Иске Тукмаклы авылы халкы белән  (Башкортстанның Кушнаренко районы) очрашуда булып кайттык. Авылның  "Сәхибҗамал" татар хатын-кызлар оешмасы әгъзалары тарафыннан минем (шагыйрә,
язучы, журналист Рафига Усманованың)  һәм илаһи моң илчесе, үзешчән  композитор, халыкчан тавышлы автор-башкаручы, күп кенә җыр бәйгеләре җиңүчесе  Роза Якупованың иҗади дуслыгына багышланган "Иҗат ялкыны — дуслык алтыны" дип исемләнгән тирән эчтәлекле шигырь һәм  уртак җимешләребезнең  җыр-моңлы  кичәсе искиткеч җылылык белән бер тында үтеп китте.
Сценарий авторы һәм кичәне  алып баручы Зилинә Садретдинова кичәне тирән эчтәлекле, фәһемле, тәрбияви итәр өчен күп көч салган.
Барлык оештыручыларга зур рәхмәтләребез, соклануларыбыз.
Шигырь-моңга ихлас мондый  гашыйклар барда,  фикер белән хис берләшеп, җыр агылу гажәп түгел. Ил-йортлар гына имин булсын.

Рафига Усманова,  Башкортстанның атказанган мәдәният алдынгысы.
5👍1
"Татар кызы -2025" бәйгесенең Башкортстан буенча этабында катнашырга чакырабыз!

https://forms.gle/yoogz8UtHXUVjdD77
6👎2🔥1