Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан
МӨРӘҖӘГАТЕ
Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!
Сезне илебезнең иң олы бәйрәме – Бөек Ватан сугышында Җиңү Көне белән котлыйм. Быел без истәлекле бу көннең 80 еллыгын билгеләп үтәбез.
Ветераннарга рәхмәт хисләрен белдерү һәм тарихи хәтерне саклау йөзеннән юбилей елы Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Шул рәвешчә, Бөек Җиңүнең әһәмияте, совет халкының кешелек тарихындагы иң канкойгыч һәм дәһшәтле сугышта тиңдәшсез каһарманлыгы кыйммәте тагын бер кат игътибар үзәгенә куелды.
Сигез дистә ел дәвамында җиңүчеләрнең балалары, оныклары, оныкларының балалары Ватанны саклаучыларга хөрмәт һәм туган җирне ярату хисләрен йөрәкләрендә кадерләп саклый килделәр. Без, Бөек Җиңүнең варислары, тарихны бозып шәрехләүгә юл куймабыз, халкыбызның сугышчан һәм хезмәт фидакарьлеге турында чын дөреслекне киләсе буыннарга да тапшырырбыз.
Сугыш афәте һәр йортка, һәр гаиләгә кагылды. Яу кырына киткән җиде йөз мең татарстанлының яртысыннан артыгы батырларча һәлак булды. Туган җир өчен гомерен фида кылган һәркемнең якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр.
Татарстан җиңүгә фронтта гына түгел, тылда да саллы өлеш кертте. Аның предприятиеләре сугышның беренче көннәреннән үк хәрби заказлар үтәүгә кереште. Авиатөзелеш үзәкләренең берсе булган Казанда хәрби очкычлар ясап чыгарылды. Заводларда сугыш кирәк-яраклары һәм зенит җайланмалары җитештерелде, фабрикаларда хәрби кием тегелде. Авыл кешеләре азык-төлек тәэминаты мәсьәләләрен хәл итү өчен көнне төнгә ялгап эшләде.
Бүгенге көндә Ватанга хезмәт итүне, аның чикләрен саклауны үз-үзләрен аямыйча яңа геройлар – махсус хәрби операциядә катнашучылар дәвам иттерә. Бөек Ватан сугышы елларында кебек үк, республика җиңүне якынайту өчен сугышчыларга төрлечә ярдәм күрсәтә. Данлыклы ата-бабаларыбызның кыюлыгы һәм ныклыгы мисалы, һичшиксез, халкыбызның патриотик бердәмлеге нигезен тәшкил итә, гражданлык үрнәге булып тора.
Вакыт агышын туктатып булмый һәм, ни кызганыч, җиңүчеләр буыны сафлары көннән-көн сирәгәя бара. Республика ул рәхимсез сугышта катнашкан һәркемгә мөмкин кадәр уңайлы яшәү шартлары булдыру өчен зур тырышлык куя.
Кадерле ветераннар, тирән ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне белдереп, сезнең алда баш иябез. Без тыныч һәм ирекле илдә яшәсен өчен кылган батырлыкларыгыз һичкайчан онытылмас. Тормышыгыз шатлыклы вакыйгаларга бай булсын, газизләрегезнең, якыннарыгызның җан җылысын, кайгыртуын тоеп, сау-сәламәт булып озак яшәгез!
Һәммәгезгә бәхет, уңышлар һәм иминлек телим.
Тантаналы бәйрәм – Бөек Җиңүнең 80 еллыгы мөбарәк булсын!
Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов

❤5👍3
“Шул сәбәпле, Без Исраил улларына әмер иттек: кем дә кем бер җан өчен яки җирдә бозыклык булмыйча нахакка бер җанны үтерсә, гүя бөтен кешелекне үтергән кебек булыр”.
“Әл Мәидә” сүрәсе, 32 аять.
⠀
Бәйрәм җомгасы мөбарәк булсын, милләттәшләр, дин кардәшләр!
⠀
Фотода Илеш районы Түбәнге Яркәй авылы мәчете.
На фото - мечеть, расположенная в поселке Нижнеяркеево Илишевского района.

❤4🙏3
Forwarded from ИДЕЛ – яшьләр журналы
Ул самолетта 500 дән артык хәрби очыш ясаган, дошман гаскәрен куркуда тоткан «төнге убырлар» сафында көрәшкән хатын-кыз. Сүз танылган Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртланова турында бара.
Шундый очышларның берсендә аның самолетын прожекторлар белән яктырталар һәм ут ачалар. Бер мәлне, инде зенит утлары аны куып җитеп, харап була дигәндә…
Тулы язманы «idel.top»та укы.

❤12
Бер вакыт кына!
Кадерле очрашулардан фотомизгелләр.
Фотодагы кешеләрне таныйсызмы?😊
#башкортстантатарлары
#уфататарлары
Кадерле очрашулардан фотомизгелләр.
Фотодагы кешеләрне таныйсызмы?😊
#башкортстантатарлары
#уфататарлары
❤7👍5
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Борай районында Хәмдүнә Тимергалиевага багышланган чара!
❤6👍5
«Ий Аллаһ, Сиңа гына буйсындым, Сиңа иман китердем, Сиңа гына таяндым, Сиңа ялвардым һәм Синең ярдәмең белән бәхәсләштем. Ий Аллаһ, адашудан Синең Гыйззәтеңә сыенам, Синнән башка гыйбадәткә лаек илаһ юк, Синнән яклау сорыйм. Син — Мәңге Терек, үлмәс Зат, ә җеннәр дә, кешеләр дә үлемгә дучар».
Сахих Мөслим, 2717.
⠀
Җомга мөбарәк булсын, милләттәшләр, дин кардәшләр!
⠀
Фотода Уфада урнашкан "Мөнирә" мәчете.
На фото мечеть "Мунира", расположенная в Уфе.

"Ихлас" тапшыруының бүгенге (16 май) чыгарылышында рәссам Радик Мусин (Господин Художник) белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
⠀
Радик Мусинны яшь буын рәссам буларак кына түгел, ә җырчы буларак та белә.
Рәссам булу акча китерәме;
төрле һөнәрләрне үзеңдә ничек берләштерергә;
"бәхет" төшенчәсе нәрсә ул- әңгәмәне карап, шушы мәсьәләләргә Радикның карашын белерсез.
⠀
Әңгәмәне Гөлшат Сафина алып бара.
Режиссеры - Илдар Еникеев.
⠀
Тапшыруны 20.00 сәгатьтә (Башкортстан вакыты) "Туган тел" телеканалында карарга була.

👍9❤4🔥1
Forwarded from Миллиард Татар
Татарские краеведы Башкортостана создали календарь с героями ВОВ
Общество татарских краеведов РБ к 80-летию Победы подготовило специальное издание - календарь об татарах-участниках Великой Отечественной войны, уроженцах Башкирской АССР.
На каждой странице календаря в соответствии с месяцем рождения героя приводится краткая биография и его военные заслуги перед Отечеством, история их подвигов.
Всего в календаре опубликованы истории 12 защитников Отечества: Даяна Мурзина, Гайнанши Хайдаршина, Ахмета Закирова, Габдулхая Саитова, Абдуллы Гиззатуллина, Нурлы Миниахметова, Мусы Гареева и Мингали Шаймуратова, Зайнуллы Мустакимова, Фазуллы Габдрашитова, Амира Хайдарова и Закира Асфандиярова.

❤10
Forwarded from "Тулпар" журналы📗📕📘 (Dil)
Җыр-моңга гашыйк, шигъри җанлы, мөлаем, кунакчыл, ягымлы Иске Тукмаклы авылы халкы белән (Башкортстанның Кушнаренко районы) очрашуда булып кайттык. Авылның "Сәхибҗамал" татар хатын-кызлар оешмасы әгъзалары тарафыннан минем (шагыйрә,
язучы, журналист Рафига Усманованың) һәм илаһи моң илчесе, үзешчән композитор, халыкчан тавышлы автор-башкаручы, күп кенә җыр бәйгеләре җиңүчесе Роза Якупованың иҗади дуслыгына багышланган "Иҗат ялкыны — дуслык алтыны" дип исемләнгән тирән эчтәлекле шигырь һәм уртак җимешләребезнең җыр-моңлы кичәсе искиткеч җылылык белән бер тында үтеп китте.
Сценарий авторы һәм кичәне алып баручы Зилинә Садретдинова кичәне тирән эчтәлекле, фәһемле, тәрбияви итәр өчен күп көч салган.
Барлык оештыручыларга зур рәхмәтләребез, соклануларыбыз.
Шигырь-моңга ихлас мондый гашыйклар барда, фикер белән хис берләшеп, җыр агылу гажәп түгел. Ил-йортлар гына имин булсын.
Рафига Усманова, Башкортстанның атказанган мәдәният алдынгысы.

❤5👍1