Агыйдел дулкыны
303 subscribers
2.29K photos
263 videos
2 files
362 links
Представительство Всемирного конгресса татар в Республике Башкортостан https://youtube.com/@tataryrb?si=c_fzx017Rj-X5SJD
Download Telegram
Уфада Мөселман татар зиратында өмә узды

Бүген Уфа шәһәрендә мөселман татар җәмәгатьчелеге катнашында Мөселман зиратында өмә үткәрелде. Өмә барышында мөфтиләр, галимнәр, язучылар, артистлар һәм җәмәгать эшлеклеләренең каберләре тәртипкә китерелде. Шулай ук мәрхүмнәрнең рухына догалар укылды.


Ислам динендә мирасны саклау һәм зиратларны зиярәт итү зур әһәмияткә ия. Зиратларны зиярәт итү – үткәннәрне искә алу, дога кылу һәм аларның эшләрен хөрмәтләү мөмкинлеге. Бу гамәлләр безне рухи яктан баета, әхлакый кыйммәтләрне сакларга ярдәм итә.


Уфа Мөселман татар зираты – тарихи әһәмияткә ия урын. Биредә күп кенә танылган шәхесләр җирләнгән, аларның исемнәре татар һәм мөселман дөньясында зур урын тота. Зиратны тәртиптә тоту – безнең бурыч һәм киләчәк буыннар өчен мирас.
14
Бер вакыт кына!

Кадерле очрашулардан фотомизгелләр.

Фотодагы кешеләрне таныйсызмы?😊
#башкортстантатарлары
#уфататарлары
6👍1🔥1
Сөенечле яңалык!

Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры, Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Идрис Газиев Башкортстанның тагын бер югары бүләгенә лаек дип табылды!

"Бүген республикабыз башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров мине "Салават Юлаев"ордены белән бүләкләде. Туган Башкортстан җитәкчелегенә хезмәтемә югары бәя биргәннәре өчен рәхмәтемне белдерәм" дип яза Идрис Мөдәрис улы үзенең сәхифәсендә.

Чын күңелдән котлыйбыз!
6👏3👍2
Forwarded from Театр «Нур»
Друзья! 5 и 6 мая с 18:15 приглашаем вас на вечер, где вы сможете вместе с артистами нашего театра выразить свои чувства и воспоминания о Великой Победе. Присоединяйтесь к нам, поделитесь строками, которые вас вдохновляют, поделитесь творчеством! 🕊️

🎙️Вечер будет проходить в формате открытого микрофона. Ждем вас перед спектаклем в фойе большого и малого залов.
👍21
1 июньдә "ДУСЛЫК" ансамбле (Мәскәү) Уфада төрле милләтләрнең билгеле җырларын академик эшкәртелмәсен тәкъдим итәчәк. Сәнгать җитәкчесе һәм дирижер - Хәйдәр Вәлиев.
👍72
Уфада бүген рәссам Радик Мусинның (Господин Художник) картиналар күргәзмәсе ачыла
👍107
Туймазы районы Төмәнәк авылында урнашкан «Бабай утары» этнографик комплексында узачак чараларга теркәлү бара!
4
Кадерле дуслар!

Сезне чын күңелдән Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлыйбыз!
1945 елның маенда кешелек тарихындагы иң авыр һәм иң куркыныч сугыш тәмамланды.
Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр солдатның исеме Русия һәм бөтен кешелек тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Совет халкы күрсәткән батырлыклар еллар узу белән тоныкланмый, киресенчә, аның бөеклеген без тагын да ныграк аңлый барабыз.

Җиңү бәйрәме – ул шатлыклы күз яшьләре, бу көн һәр гаилә кадерләп саклый торган хәтер көне дә. Ул безне тагын да берләштерә һәм бернинди сынаулар алдында да югалып калмаска өйрәтә.

Безнең бурыч – Җиңүнең нинди бәягә яуланганын аңлау, Ватан азатлыгы өчен башын салганнарны онытмау, арабызда яшәүче ветераннар турында кайгырту.

Бөек Җиңү көне белән котлап, барыгызга да тынычлык, бәхет-шатлык, аяз күк йөзе телибез!
7👍2👏1
Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан
МӨРӘҖӘГАТЕ

Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!

Сезне илебезнең иң олы бәйрәме – Бөек Ватан сугышында Җиңү Көне белән котлыйм. Быел без истәлекле бу көннең 80 еллыгын билгеләп үтәбез.
Ветераннарга рәхмәт хисләрен белдерү һәм тарихи хәтерне саклау йөзеннән юбилей елы Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Шул рәвешчә, Бөек Җиңүнең әһәмияте, совет халкының кешелек тарихындагы иң канкойгыч һәм дәһшәтле сугышта тиңдәшсез каһарманлыгы кыйммәте тагын бер кат игътибар үзәгенә куелды.
Сигез дистә ел дәвамында җиңүчеләрнең балалары, оныклары, оныкларының балалары Ватанны саклаучыларга хөрмәт һәм туган җирне ярату хисләрен йөрәкләрендә кадерләп саклый килделәр. Без, Бөек Җиңүнең варислары, тарихны бозып шәрехләүгә юл куймабыз, халкыбызның сугышчан һәм хезмәт фидакарьлеге турында чын дөреслекне киләсе буыннарга да тапшырырбыз.
Сугыш афәте һәр йортка, һәр гаиләгә кагылды. Яу кырына киткән җиде йөз мең татарстанлының яртысыннан артыгы батырларча һәлак булды. Туган җир өчен гомерен фида кылган һәркемнең якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр.
Татарстан җиңүгә фронтта гына түгел, тылда да саллы өлеш кертте. Аның предприятиеләре сугышның беренче көннәреннән үк хәрби заказлар үтәүгә кереште. Авиатөзелеш үзәкләренең берсе булган Казанда хәрби очкычлар ясап чыгарылды. Заводларда сугыш кирәк-яраклары һәм зенит җайланмалары җитештерелде, фабрикаларда хәрби кием тегелде. Авыл кешеләре азык-төлек тәэминаты мәсьәләләрен хәл итү өчен көнне төнгә ялгап эшләде.
Бүгенге көндә Ватанга хезмәт итүне, аның чикләрен саклауны үз-үзләрен аямыйча яңа геройлар – махсус хәрби операциядә катнашучылар дәвам иттерә. Бөек Ватан сугышы елларында кебек үк, республика җиңүне якынайту өчен сугышчыларга төрлечә ярдәм күрсәтә. Данлыклы ата-бабаларыбызның кыюлыгы һәм ныклыгы мисалы, һичшиксез, халкыбызның патриотик бердәмлеге нигезен тәшкил итә, гражданлык үрнәге булып тора.
Вакыт агышын туктатып булмый һәм, ни кызганыч, җиңүчеләр буыны сафлары көннән-көн сирәгәя бара. Республика ул рәхимсез сугышта катнашкан һәркемгә мөмкин кадәр уңайлы яшәү шартлары булдыру өчен зур тырышлык куя.
Кадерле ветераннар, тирән ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне белдереп, сезнең алда баш иябез. Без тыныч һәм ирекле илдә яшәсен өчен кылган батырлыкларыгыз һичкайчан онытылмас. Тормышыгыз шатлыклы вакыйгаларга бай булсын, газизләрегезнең, якыннарыгызның җан җылысын, кайгыртуын тоеп, сау-сәламәт булып озак яшәгез!
Һәммәгезгә бәхет, уңышлар һәм иминлек телим.
Тантаналы бәйрәм – Бөек Җиңүнең 80 еллыгы мөбарәк булсын!



Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов
5👍3
“Шул сәбәпле, Без Исраил улларына әмер иттек: кем дә кем бер җан өчен яки җирдә бозыклык булмыйча нахакка бер җанны үтерсә, гүя бөтен кешелекне үтергән кебек булыр”.
“Әл Мәидә” сүрәсе, 32 аять.

Бәйрәм җомгасы мөбарәк булсын, милләттәшләр, дин кардәшләр!

Фотода Илеш районы Түбәнге Яркәй авылы мәчете.
На фото - мечеть, расположенная в поселке Нижнеяркеево Илишевского района.
4🙏3
Ул самолетта 500 дән артык хәрби очыш ясаган, дошман гаскәрен куркуда тоткан «төнге убырлар» сафында көрәшкән хатын-кыз. Сүз танылган Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртланова турында бара.

Шундый очышларның берсендә аның самолетын прожекторлар белән яктырталар һәм ут ачалар. Бер мәлне, инде зенит утлары аны куып җитеп, харап була дигәндә…

Тулы язманы «idel.top»та укы.
12
Бер вакыт кына!

Кадерле очрашулардан фотомизгелләр.

Фотодагы кешеләрне таныйсызмы?😊
#башкортстантатарлары
#уфататарлары
7👍5
“Сәләт” яңа сәләтләр ача!

Уфа Фән һәм технологияләр университетының “Сәләт” татар музыкаль-поэтик театры спектакленә рәхим итегез!
Адресы - Зәки Вәлиди урамы, 32 йорт.
👍61
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Борай районында Хәмдүнә Тимергалиевага багышланган чара!
6👍5
Газиз кардәшләр!

15 май, атнакич - пәнҗешәмбе көнне, 10.00 сәгатьтә Уфа шәһәре Киров районында урнашкан "Ихлас" мәчетендә чәчәк утырту өмәсе, гөлләр бәйрәме була.

Өмәдә катнашырга, мәчет янын чәчәкләр белән бизәргә, күңелле итеп аралашып алырга чакырабыз!

Адресы - Сочинская урамы, 43.
👍65❤‍🔥2🔥1
«Ий Аллаһ, Сиңа гына буйсындым, Сиңа иман китердем, Сиңа гына таяндым, Сиңа ялвардым һәм Синең ярдәмең белән бәхәсләштем. Ий Аллаһ, адашудан Синең Гыйззәтеңә сыенам, Синнән башка гыйбадәткә лаек илаһ юк, Синнән яклау сорыйм. Син — Мәңге Терек, үлмәс Зат, ә җеннәр дә, кешеләр дә үлемгә дучар».
Сахих Мөслим, 2717.

Җомга мөбарәк булсын, милләттәшләр, дин кардәшләр!

Фотода Уфада урнашкан "Мөнирә" мәчете.
На фото мечеть "Мунира", расположенная в Уфе.
12
"Ихлас" тапшыруының бүгенге (16 май) чыгарылышында рәссам Радик Мусин (Господин Художник) белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

Радик Мусинны яшь буын рәссам буларак кына түгел, ә җырчы буларак та белә.
Рәссам булу акча китерәме;
төрле һөнәрләрне үзеңдә ничек берләштерергә;
"бәхет" төшенчәсе нәрсә ул- әңгәмәне карап, шушы мәсьәләләргә Радикның карашын белерсез.

Әңгәмәне Гөлшат Сафина алып бара.
Режиссеры - Илдар Еникеев.

Тапшыруны 20.00 сәгатьтә (Башкортстан вакыты) "Туган тел" телеканалында карарга була.
👍94🔥1