Әлеге мизгелләрдә Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры, Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Идрис Газиевның туган ягында - Авыргазы районынның үзәк мәдәяният сараенда легендар якташларын сәламлиләр - Идрис Мөдәрис улының юбилей кичәсе бара.
Чарада профессорның укучылары һәм районның талантлы шәхесләре чыгыш ясый.

❤13👍1🕊1
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан агымдагы елның 3 мае Искә алу көне дип игълан ителде.
⠀
Шул уңайдан, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге бик күп татар зыялылары, билгеле шәхесләре җирләнгән Мөселман зиратында каберләрне чистарту эшен оештырырга тәкъдим итә.
Бергәләп җыелышып, бу изге һәм саваплы гамәлне тормышка ашырсак, бөекләребезнең рухына дога булып ирешер иде.
Вакыты: 3 май, 10.00 сәгатьтә.
Очрашу урыны: Уфаның Мөселман зираты капкасы.

❤6👍3
В Казани начали устанавливать памятник татарскому поэту-фронтовику Фатиху Кариму' 'https://m.business-gazeta.ru/news/670990
БИЗНЕС Online
В Казани начали устанавливать памятник татарскому поэту-фронтовику Фатиху Кариму
Торжественное открытие запланировано на 8 мая.
👍5🔥3❤1👏1
Сылтама буенча узып, Башкортстандагы татар язучыларының Татарстан язучылар союзына алынуы-алынмавы турында кызыклы фикерләр белән таныша аласыз.
https://intertat.tatar/news/uptym-kermakcelar-yaki-baskortstandagy-tatar-yazucylaryn-niga-tatarstanda-almyilar-5872460

Интертат - иң популяр татар сайты
«Уптым кермәкчеләр», яки Башкортстандагы татар язучыларын нигә Татарстанда алмыйлар
👍3❤2🕊1
Кадерле дуслар! Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге исеменнән сезне ихлас күңелдән 1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәме белән тәбриклибез! Башкарган хезмәтегез җаныгызга рәхәтлек, канәгатьлек бирсен, ә күкләребез имин, якты булсын! Күңелегездә һәрвакыт шау чәчәкле май балкысын! Һәр башлангычыгызда уңышлар телибез!
❤9👎1
Уфада Мөселман татар зиратында өмә узды
Бүген Уфа шәһәрендә мөселман татар җәмәгатьчелеге катнашында Мөселман зиратында өмә үткәрелде. Өмә барышында мөфтиләр, галимнәр, язучылар, артистлар һәм җәмәгать эшлеклеләренең каберләре тәртипкә китерелде. Шулай ук мәрхүмнәрнең рухына догалар укылды.
Ислам динендә мирасны саклау һәм зиратларны зиярәт итү зур әһәмияткә ия. Зиратларны зиярәт итү – үткәннәрне искә алу, дога кылу һәм аларның эшләрен хөрмәтләү мөмкинлеге. Бу гамәлләр безне рухи яктан баета, әхлакый кыйммәтләрне сакларга ярдәм итә.
Уфа Мөселман татар зираты – тарихи әһәмияткә ия урын. Биредә күп кенә танылган шәхесләр җирләнгән, аларның исемнәре татар һәм мөселман дөньясында зур урын тота. Зиратны тәртиптә тоту – безнең бурыч һәм киләчәк буыннар өчен мирас.

❤14
Бер вакыт кына!
Кадерле очрашулардан фотомизгелләр.
Фотодагы кешеләрне таныйсызмы?😊
#башкортстантатарлары
#уфататарлары
Кадерле очрашулардан фотомизгелләр.
Фотодагы кешеләрне таныйсызмы?😊
#башкортстантатарлары
#уфататарлары
❤6👍1🔥1
Сөенечле яңалык!
⠀
Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры, Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Идрис Газиев Башкортстанның тагын бер югары бүләгенә лаек дип табылды!
⠀
"Бүген республикабыз башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров мине "Салават Юлаев"ордены белән бүләкләде. Туган Башкортстан җитәкчелегенә хезмәтемә югары бәя биргәннәре өчен рәхмәтемне белдерәм" дип яза Идрис Мөдәрис улы үзенең сәхифәсендә.
⠀
Чын күңелдән котлыйбыз!

❤6👏3👍2
Forwarded from Театр «Нур»
Друзья! 5 и 6 мая с 18:15 приглашаем вас на вечер, где вы сможете вместе с артистами нашего театра выразить свои чувства и воспоминания о Великой Победе. Присоединяйтесь к нам, поделитесь строками, которые вас вдохновляют, поделитесь творчеством! 🕊️
🎙️Вечер будет проходить в формате открытого микрофона. Ждем вас перед спектаклем в фойе большого и малого залов.

👍2❤1
1 июньдә "ДУСЛЫК" ансамбле (Мәскәү) Уфада төрле милләтләрнең билгеле җырларын академик эшкәртелмәсен тәкъдим итәчәк. Сәнгать җитәкчесе һәм дирижер - Хәйдәр Вәлиев.
👍7❤2
Туймазы районы Төмәнәк авылында урнашкан «Бабай утары» этнографик комплексында узачак чараларга теркәлү бара!
❤4
Кадерле дуслар!
⠀
Сезне чын күңелдән Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлыйбыз!
1945 елның маенда кешелек тарихындагы иң авыр һәм иң куркыныч сугыш тәмамланды.
Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр солдатның исеме Русия һәм бөтен кешелек тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Совет халкы күрсәткән батырлыклар еллар узу белән тоныкланмый, киресенчә, аның бөеклеген без тагын да ныграк аңлый барабыз.
⠀
Җиңү бәйрәме – ул шатлыклы күз яшьләре, бу көн һәр гаилә кадерләп саклый торган хәтер көне дә. Ул безне тагын да берләштерә һәм бернинди сынаулар алдында да югалып калмаска өйрәтә.
⠀
Безнең бурыч – Җиңүнең нинди бәягә яуланганын аңлау, Ватан азатлыгы өчен башын салганнарны онытмау, арабызда яшәүче ветераннар турында кайгырту.
⠀
Бөек Җиңү көне белән котлап, барыгызга да тынычлык, бәхет-шатлык, аяз күк йөзе телибез!

❤7👍2👏1
Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан
МӨРӘҖӘГАТЕ
Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!
Сезне илебезнең иң олы бәйрәме – Бөек Ватан сугышында Җиңү Көне белән котлыйм. Быел без истәлекле бу көннең 80 еллыгын билгеләп үтәбез.
Ветераннарга рәхмәт хисләрен белдерү һәм тарихи хәтерне саклау йөзеннән юбилей елы Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Шул рәвешчә, Бөек Җиңүнең әһәмияте, совет халкының кешелек тарихындагы иң канкойгыч һәм дәһшәтле сугышта тиңдәшсез каһарманлыгы кыйммәте тагын бер кат игътибар үзәгенә куелды.
Сигез дистә ел дәвамында җиңүчеләрнең балалары, оныклары, оныкларының балалары Ватанны саклаучыларга хөрмәт һәм туган җирне ярату хисләрен йөрәкләрендә кадерләп саклый килделәр. Без, Бөек Җиңүнең варислары, тарихны бозып шәрехләүгә юл куймабыз, халкыбызның сугышчан һәм хезмәт фидакарьлеге турында чын дөреслекне киләсе буыннарга да тапшырырбыз.
Сугыш афәте һәр йортка, һәр гаиләгә кагылды. Яу кырына киткән җиде йөз мең татарстанлының яртысыннан артыгы батырларча һәлак булды. Туган җир өчен гомерен фида кылган һәркемнең якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр.
Татарстан җиңүгә фронтта гына түгел, тылда да саллы өлеш кертте. Аның предприятиеләре сугышның беренче көннәреннән үк хәрби заказлар үтәүгә кереште. Авиатөзелеш үзәкләренең берсе булган Казанда хәрби очкычлар ясап чыгарылды. Заводларда сугыш кирәк-яраклары һәм зенит җайланмалары җитештерелде, фабрикаларда хәрби кием тегелде. Авыл кешеләре азык-төлек тәэминаты мәсьәләләрен хәл итү өчен көнне төнгә ялгап эшләде.
Бүгенге көндә Ватанга хезмәт итүне, аның чикләрен саклауны үз-үзләрен аямыйча яңа геройлар – махсус хәрби операциядә катнашучылар дәвам иттерә. Бөек Ватан сугышы елларында кебек үк, республика җиңүне якынайту өчен сугышчыларга төрлечә ярдәм күрсәтә. Данлыклы ата-бабаларыбызның кыюлыгы һәм ныклыгы мисалы, һичшиксез, халкыбызның патриотик бердәмлеге нигезен тәшкил итә, гражданлык үрнәге булып тора.
Вакыт агышын туктатып булмый һәм, ни кызганыч, җиңүчеләр буыны сафлары көннән-көн сирәгәя бара. Республика ул рәхимсез сугышта катнашкан һәркемгә мөмкин кадәр уңайлы яшәү шартлары булдыру өчен зур тырышлык куя.
Кадерле ветераннар, тирән ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне белдереп, сезнең алда баш иябез. Без тыныч һәм ирекле илдә яшәсен өчен кылган батырлыкларыгыз һичкайчан онытылмас. Тормышыгыз шатлыклы вакыйгаларга бай булсын, газизләрегезнең, якыннарыгызның җан җылысын, кайгыртуын тоеп, сау-сәламәт булып озак яшәгез!
Һәммәгезгә бәхет, уңышлар һәм иминлек телим.
Тантаналы бәйрәм – Бөек Җиңүнең 80 еллыгы мөбарәк булсын!
Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов

❤5👍3