#ӘДӘБИМАРАФОН (әдәбият | татар теле | үзүсеш)
1.71K subscribers
225 photos
12 videos
1 file
143 links
#әдәбимарафон проектының рәсми телеграм-каналы: проект яңалыклары һәм татар халкы үсеше өчен файдалы мәгълүмат!
Download Telegram
https://vk.com/wall-143856908_22080 челленджында катнашучылар өчен бүләкләр билгеле.

Тулырак: https://vk.com/wall-143856908_22172
Хөрмәтле хатын-кызлар!

Телебезне, әдәбиятыбызны, милләтебезне саклаучы ханымнар, апалар, сеңелләр!

Сезне чын күңелдән 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз! Сезгә гаилә бәхете, хатын-кыз бәхете, ныклы сәламәтлек телибез!

Ихтирам белән, Татнетны үстерү фонды командасы
8 март-Халыкара хатын-кызлар көне белән, гүзәл затларыбыз🤍

Шул уңайдан «Белем радиосы» сезгә матур открыткалар тәкъдим итә. Якыннарыгызны котларга онытмагыз🎉

Алай гына да түгел, бүген эфирда сезне берсеннән-берсе матур бәйрәм композицияләре көтеп тора! Радионы тыңларга ашыгыгыз☀️

📻: https://radio.belem.ru/
ЯҢА XXVII ДӨНЬЯКҮЛӘМ «ӘДӘБИ МАРАФОН»ГА ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ!!!

Хөрмәтле әдәбият сөюче, туган телен хөрмәт итүче, зур максатлар куеп алга баручы, заманча карашлы интернет-кулланучылар!

Сезне татар дөньясы өчен иң мөһим проектларның берсе - #ӘДӘБИМАРАФОН проектында катнашырга чакырабыз!

Яңа сезон #ӘДӘБИМАРАФОН проектында катнашу өчен ВКонтакте социаль челтәренә https://vk.com/adabimarathon адресы буенча авторизация үтеп керегез, беркетелгән анонс-язмада (https://vk.com/wall-143856908_22261) язылган катнашу шартларын игътибар белән укыгыз һәм катнашуыгызны белдереп комментарий калдырыгыз.

Игътибар! XXVII Әдәби марафон "Миллион татар" милли проекты платформасында да үткәрелә! 😉😊🙏🏻🚀

#ӘдәбиМарафон #ӘдәбиМарафон2024 #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанЯзучыларБерлеге #МиллионТатар
Хөрмәтле әдәби марафончылар!

Иртәгә, 1 апрель көнне, XXVII #ӘдәбиМарафон башлана! Бу әдәби марафонның үзенчәлеге - ул ВКонтакте социаль челтәрендә генә түгел, ә яңа "Миллион татар" (https://million.tatar) милли онлайн проектында да үткәрелә.

Шушы уңайдан, бүген, 31 мартта, 20:00 сәгатьтә https://t.me/adabi_marathon адресы буенча "Әдәби марафон" проектының Телеграм'дагы гомуми чатында проектның идея авторы һәм җитәкчесе, Татнетны үстерү фонды директоры Раил Мәүлет улы Гатауллин туры эфирда XXVII #ӘдәбиМарафон кагыйдәләре һәм "Миллион татар" проекты белән якыннанрак таныштырачак, әдәби марафончыларның сорауларына җавап бирәчәк.

Сезне туры эфирда көтеп калабыз!
Әле яңа гына язучы, драматург, журналист, мөхәррир, Татарстанның журналистлар һәм язучылар берлекләре әгъзасы. Саҗидә Сөләйманова (2011), Илдар Юзеев (2021), Туфан Миңнуллин (2024) исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2023) Айгөл Әхмәтгалиева белән туры эфир тәмамланды.

Онлайн очрашуда XXVII #әдәбимарафон проектында катнашучы әдәбият сөючеләр катнаштылар.
Әдәбият сөючеләр игътибарына! Татарстан Язучылар берлеге тәкъдим итә!

21 майда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еникинең тууына 115 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе үткәрелә.

Тулырак: https://belem.ru/node/9174
Хәерле көн, әдәбият сөюче дуслар!

👇🏻 Сезнең өчен кыска гына викторина. Викторинада нибары өч сорау:

1. Габдулла Тукай Казанга нәрсәгә (нинди транспортка) утырып килгән?
2. Габдулла Тукайны Казанда кем каршы алган һәм кунакханәгә аны кем урнаштырган?
3. Габдулла Тукай никадәр бай булган?

Сорауларга җавапларны https://vk.com/wall-143856908_24321 язмасына комментарийларда калдырырга кирәк. Донатлар өчен җаваплар - видеода: https://vk.com/donut/adabimarathon

PS. Бу сорауларга җавапларны һәр татар кешесе белергә тиеш ❗️❗️❗️