Муфтият Чувашии
818 subscribers
5.5K photos
587 videos
3 files
263 links
Централизованное Религиозное Организация Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики
Download Telegram
Водружение полумесяца в мечеть села Токаево Комсомольского МО.
👍4
На церемонии возложения цветов к «Вечному огню», посвященная Дню защитника отечества принял участие имам-хатыйб соборной мечети «Булгар» города Чебоксары Хабир хазрат Ханов.
👍1
В год семьи имамы еще более ревнестнее сочетают молодых, объясняют основы семейного счастья и семейного долголетия, в послушании религиозным канонам и традициям Ислама.

Сегодня пары из селений Кзыл-Камыш, Кзыл-Чишма, Долгий Остров, Татарские Сугуты и Полевые Бикшики, связали свои жизни узами мусульманского брака «никах».
4
Сегодня «Махалля йорты» села Токаево посетили высокие гости.

Председатель общественной палаты Комсомольского МО Мифтахутдинов Кияметдин Садыртдинович ознакомился с приходским домом, воскресной школой при приходе.
👍2
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Смотрите как прекрасны мечети с подсветкой в зимний период.
1👍1
Күңел тынычлыгын югалтмагыз.

Әгәр бер сәбәпсез генә йөрәгегезне авыр хисләр биләп алса, күңел тынычлыгын югалтсагыз, түбәндәге дога белән танышып чыгарга тәкъдим итәбез,

Пәйгамбәребез ﷺ бу доганы күп укыган:

«Аллаһүммә инни әгүҙү бикә минәл-һәмми үәл-хәзәни үәл-гаҗзи үәл-кәсәли үәл-бүхъли үәл-җүбни үә даләгыйд-дәйни үә галәбәтир-риҗәл» .

«Ий, Аллаһ! Мин тынычсызлыктан һәм кайгыдан, гаҗизлектән һәм ялкаулыктан, саранлыктан һәм куркаклыктан, бурычның авырлыгыннан һәм кешеләрнең золым кылуларыннан Сиңа сыенам».
Бүген Тукай мәктәбе спортзалында гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, ярдәмчел, тырыш, авылыбызның олы йөрәкле кешесе булган Гибатдинов Госман Гомәр улы истәлегенә багышланган 23нче тапкыр волейбол турниры узды.
Әлеге турнир Госман Гомәр улының туганнары, иң якын дуслары, авылдашлары ярдәме белән оештырылды. Волейбол ярышы ачылышында Комсомол муниципаль округының авыл хуҗалыгы һәм экология бүлеге башлыгы Минзаит Минсагир улы Зайнуллин, Чувашстан татарларының милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Әгъзам Халим улы Шакиров, Тукай урта мәктәбе директоры Наил Сабирҗан улы Зарипов, Урмай территориаль бүлеге җитәкчесе Айрат Ямалетдинов, Тукай авыл имамы хатыйбы Наил хәзрәт Ямалутдинов катнашты.
Госман Гомәр улын искә алып, Наил хәзрәт хәер- фатихасыннан командалар арасында ярышлар башланып китте. Турнирда 5 команда-Дуслар, Тукай яшьләре, Тукай, Мәдрәсә, Ветераннар көч сынашты. Көчле, кызу уеннардан соң, нәтиҗәдә: 1урында- Мәдрәсә, 2 урында-Ветераннар, 3урында-Тукай.
Җиңүче командаларга, һәр команданың иң яхшы уенчыларына дипломнар һәм бүләк итеп түбәтәйләр тапшырылды.
Турнир ахырында Гибатдинов Ильяс килгән кунакларга, уенчыларга зур рәхмәтләрен җиткерде.
Госман Гомәр улы - безнең күңелләребездә. Ул һәр кешегә ярдәм итеп, бар көчен, хезмәтен яшь буынга белем бирүгә багышлады. Ул гаиләсенә, якыннарына, Тукай авылына хөрмәтле кеше иде. Аны сагынып, юксынып авылыбыз да, мәктәбебез дә һәрвакыт искә алалар.
Госман Гомәр улы исемендәге турнир авыл халкын берләштерү, яшьләребез спортка тартылсын, спорт белән шөгыльләнсен дигән максат белән дә оештырыла.
Әлеге ярыш Госман абый рухына дога булып барып ирешсен иде. Аның якты истәлеге безнең күңелләребездә мәңге сакланыр!