Блоги на родных языках
168 subscribers
127 photos
16 videos
14 links
Download Telegram
Бүген контен әзерләүне аннан башка күз алдына да китереп булмый. Әйе, без типография турында!

Бүген затлы дизайн дөньясы белән тулырак танышабыз. Аны безгә Татарстанда Алдынгылар Хәрәкәтенең алтын куллы дизайнеры Настя Вахитова карточкаларда аңлатыр!

1. Макетта 1-2, максимум 3 шрифт куллану мөһим. Текст күләме әзрәк булган саен, шрифтлар да әзрәк кулланырга тиеш. Һәм иң мөһиме — үзара килешеп тормаган шрифтлар эшегездә визаль авырлык ясый

2. Әгәр дә фотосурәттә бик күп төрле төсләр икән, фото өстенә җәймә (подложка) куярга була. Җәймә төсе текст төсенә контраст булырга тиеш. Кайчак фото/видео өстенә турыдан-туры текст язып була, ләкин бу бик сирәк очракларда

3. Текст элементлары үзара аерылып торырга тиешләр. Исем төп тексттан зуррак

4. Текст белән графика тигезлеге дизайнда мөһим элементны аерып күрсәтергә һәм аны башкалар янында аерылып торырга мөмкинлек бирә. Композиция төзү өчен, элементларны күз белән тигезләнерлек итеп урнаштырырга тырышыгыз.

5. Уң як буенча текстны тигезләү укырга авырлык китерә. Текстыгыз 2-4 юлга сыеп бетсә, аны урта буенча тигезләргә дә була

6. Элементлар арасында ара калдыр. Макетны элементлар белән тутырып бетерергә кирәкми.

7. Элементларны (башлыкларны, төймәләрне һ.б.) аерып күрсәтү өчен контраст яки акцент төсләр куллану. Текст төсенең фонга карата контрастлы булуы мөһим.

8. Шрифт лицензиясе — сезнең аны законлы рәвештә куллануыгыз гарантиясе. Бушлай шрифтта да лицензиягә яки куллану кагыйдәләре язылырга тиеш. Әгәр сез шрифт турында бернинди мәгълүмат тапмасагыз, аны эшкә алмау хәерле.


Файдалы чыганакларны комментарийларда эзлә
5🥰3💘2
Сыйфатлы видео төшерергә телисеңме? Алайса бездән сиңа киңәшләр!

1. Планлаштыру
Ролигыңның нәрсә турында булачагын уйла, кыскача план яз, игътибарны җәлеп итә торган башлангыч уйла. Вертикаль видеоларны 15-60 секундтан озаграк эшләмәскә тырыш.

2. Яктылык
Яхшы яктылык видеоның сыйфатлы картинкасын тәэмин итә. Иң яхшысы – яктылыкны алдан яки читтән кую.

3. Тавыш
Тыңлаучыга сөйләмеңне рәхәт ишетү өчен, видеоны тын урында яздыр. Иң яхшысы – петличка яки телефондагы диктофон куллану.

4. Стабилизация һәм картинка
Штатив ярдәмендә төшер. Камераны калтыратмаска тырыш, монтаж вакытында стабилизация функциясен куллан. Шулай ук төшерү вакытында фокуска игътибарлы булырга кирәк. Ул билгеле бер объектка беркетелгән булырга тиеш.

5. Кадрлар
Ролигыңны күрү кызыграк булсын өчен, кадрларны аралаштыр: гомуми, урта, якыннан. Шул очракта видеоның динамикасы да булачак.

6. Монтаж
Монтаж вакытында кирәксез мизгелләрне алып ат (мәсәлән, бушлыклар яки «эээ...»). Кадрлар арасындагы тоташтыруларны күзгә ташланмаслык итеп ясарга тырыш, динамиклык өчен монтаж кушымтасында төрле переходлар кулланырга була.

7. Субтитрлар
Аларны күзгә күренеп торган һәм укырлык итеп ясарга тырыш, хаталарны төзәт. Текст видеодагы сөйләүче сүзләре белән параллель рәвештә баруын күзәт, күченеп яки вакытыннан алда күренмәсен.

8. Текст (описание)
Видеоны бастырганда аңа текст-тасвирлама язарга онытма. Аны кыска, ләкин игътибарны җәлеп итәрлек итеп яса.


Ә хәзер шушы кагыйдәләргә нигезләнеп, каналыңа видео төшереп кара!🤓
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
5🔥2
Постка фотосурәтләрне дөрес итеп ничек сайларга?

Алдынгылар Хәрәкәтенең оста күзле һәм алтын куллы Настя Вахитова постлар карточкаларын бизәү һәм ясау буенча чираттагы киңәшләре белән бүлешүне дәвам итә! Узган постта ул типографиканың төп нигезе белән бүлеште, ә бүгег постка сурәт сайлау серләрен ача.

1\8
Выбирайте фотографии высокого качества с четкими деталями, чтобы они выглядели профессионально и привлекательно.

2\8
Избегайте мутных изображений. Вместо этого выбирайте яркие и интересные фотографии.

3\8
Используйте изображения и цвета, которые дополняют друг друга.

4\8
Изображения должны быть связаны с контентом страницы или сообщения, чтобы подчеркнуть его смысл и дополнить информацию.

5\8
Изображения должны вызывать эмоции и чувства у аудитории, чтобы создать сильное впечатление и усилить вовлеченность.

6\8
Выбирайте изображения в фотостоках только со свободной лицензией, чтобы избежать юридических проблем.

7\8
Людям интереснее смотреть на другого человека, чем на неодушевлённый предмет. Если это возможно, используйте в своих карточках фотографии себя, так дизайн будет более запоминающимся.

8\8
Графические изображения могут направлять взгляд пользователя. Например, если вам нужно обратить внимание на текст или кнопку с призывом к действию, поместите изображение человека с направлением взгляда в нужную сторону, и пользователь страницы будет подсознательно смотреть туда же.


#движениерт #ДвижениеПервых
❤‍🔥2👍2🙏2
Ә бу туториаллар! Мондый сурәтне ничек кабатларга?

@GPT4Telegrambot бот ярдәмендә

1/5
Ботка кереп, сурәт ясарга / создать картинку төймәсенә бас

2/5
GPT Image 2 төймәсен сайла

3/5
Узеңә ошаган фото форматын сайла

4/5
Бизисе килгән фотоңны сайла һәм персонажлар белән промтны язып җибәр (персонажлар белән промтны комментарийларда эзлә)

5/5
Нәтиҗә белән соклан!
2🔥2💘1