Блоги на родных языках
169 subscribers
128 photos
16 videos
14 links
Download Telegram
Бүген контент ясаудагы кызыл әләмнәр (красные флаги) сөйләшәбез!

1️⃣ Басмаларда даимилек булмау
Даими булмаган график аудиторияне киметә: язылучылар яңа контентны көтүдән туктыйлар һәм акрынлап язылуларын туктаталар. Ритмны көйлә (мәсәлән, атнага 2-3 пост) һәм аны тот.

2️⃣Кире элемтәне игътибарсыз калдыру
Комментарийлар, сораулар, лайклар — ул аудитория белән әңгәмә. Әгәр җавап бирмәсәң һәм фикерләрне исәпкә алмасаң, кешеләр үзләрен кирәксез итеп хис итәчәк. Хәтта кыска җавап та ("фикер өчен рәхмәт!") элемтәне ныгыта.

3️⃣ Каналның артык йөкләнеше
Еш реклама яки бәйләнчек өндәүләр, күп санлы түгәрәкләр һәм тавышлар ачуны китерә. Оптималь: 5-7 мәгълүмати постка 1 реклама посты. Һәм һәрвакыт актуальлекне күзәт - контент синең аудиторияңгә файдалы булырга тиеш.

4️⃣ Чит контентны күчерү
Плагиат репутациягә генә түгел, каналны ябуга да китерергә мөмкин. Хәтта күчереп язганда да чыганакны күрсәт, тагы да әйбәтрәк, илһамланып үзең яңа контент яса!

Икенче өлешне тиздән чыгарабыз!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
4💘2
Синең канал 1000% идеаль булсын өчен хаталарны ясарга өйрәнмәүне дәвам итәбез!

5️⃣ Төгәл тема булмау
Кулинариядән IT яки сәясәткә кискен сикерүләр фикерне чуалта. Аудиториянең кызыксынуларын билгелә һәм фокусны сакла. Төрләндерү каналның тематикасы кысаларында булырга тиеш.

6️⃣Визуаль игътибарсызлык
Укылмый торган текст, аңлаешсыз рәсемнәр, мәгънәсез дизайн - болар барысы да читкә этәрә. Моны чишү өчен кагыйдәләр:

💬 абзацларга бүлеп кара;
💬 субтитрлар куллан;
💬 каршы төсләрне сайла;
💬 сурәтләр яки схемалар өстә.

7️⃣ Аналитиканы күзәтмәү
Язылучылар - бердәнбер күрсәткеч түгел. Карагыз:
💬 нинди язмалар күбрәк лайк/репост җыя;
💬 кайсы вакытта аудитория актив;
💬 кайдан килә.

Анализсыз син «сукыр» кебек эшлисең.

Нәтиҗә:
Бу хаталарны белеп, актив, үсеш алучы канал ясыячаксың! Онытма: сыйфат, системалылык һәм аудиториягә хөрмәт - уңышлы эчтәлекнең өч киты.

Хәзер үз каналыңны кагыйдәләргә таянып төзәтергә тырыш.
💚
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
1❤‍🔥1💘1
Белемнәрне тикшереп алабызмы? 🔍
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍4
Каналыңны кабул итүгә нәрсәләр тискәре йогынты ясый ала?
Anonymous Quiz
26%
Даими басмалар
52%
Еш реклама, күп санлы түгәрәкләр
22%
Күпсанлы репостлар
Бизәү элементлары исемлегендә нәрсә җитми?

Текстны абзацларга бүлү, контрастлы төсләр сайлау, туры килгән рәсемнәр яки схемалар өстәү…
Anonymous Quiz
33%
Шрифтлар
63%
Текстны форматламау
4%
Баш хәрефләр белән бөтен сүзне язу
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
7💘5❤‍🔥3
Сыйфатлы мемнар булдыру юмор хисе, аудиторияне һәм техник күнекмәләрне аңлауны таләп итә. ☺️

Мемнар төзү-практика һәм детальләргә игътибар таләп итә торган сәнгать. Форматлар белән тәҗрибәләр үткәр, трендларны күзәт һәм идеяләрне аудиторияңгә яраклаштыр.

Ә без үз чиратыбызда мемнар ясау буенча кагыйдәләр белән бүлешәбез! Өй эше: шушы пост астында мемыңны ясап җибәр.📎
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
7
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
55👍4👎2
Текстны дөрес һәм матур итеп бизәүнең барлык нечкәлекләре — бу постта!

01. 🌬 Текстны абзацларга бүлү

Берөзлексез «простыня» сыман текст уку бик уңайсыз. Текстны кечкенә абзацларга бүл. Иң яхшысы — һәрберсендә 2–4 җөмлә. Абзацтан соң буш юл калдырырга онытма

02. ↔️ Тыныш билгеләреннән соң буш урын калдыру

Күзаллагыз: «Менә, шулай-язылган,— текст—ямьсез күренә.» Килешәсеңме?
➡️ Нокта, өтер, сорау һәм өндәү билгеләреннән соң һәрвакыт бер буш урын калдыр. Тире куйган очракта икеяклап пробеллар кирәк түгел

03. 🧠 Грамоталы яз

Бастырыр алдыннан постны берничә тапкыр укып чыгарга тырыш. Автоматик тикшерүчеләрне куллан (мәсәлән, @gigachat_bot) яки текстны башка кешегә укып күрсәт!

04. Артык күп эмодзи кулланма

Күзаллагыз: 🤩😱🥳☺️Бу текстның🔥өлеше сиңа ничек?🤔Бу бит укудан бигрәк ребуска охшаган!
➡️1–2 эмодзи җитә. Аларны текстның мәгънәсенә туры китереп һәм чамалап куллан. Шулай ук калын яки башка шрифт белән язу — кирәкле өлешләрне аерып күрсәтү өчен менә дигән ысул!

Өй әше!
Бүген белгән мәгълүматне кулланып, пост яз һәм нәтиҗә белән группада бүлеш!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
15🔥8👏4🥰2❤‍🔥1👎1💘1
Ясалма фәһем кулланып фотосүрәт ясарга өйрәнәбез! 🩶

🩶shedevrum.ai сайтын яки кушымтасын ач (кушымтаны кулланырга киңәш итәбез, чөнки сайтта генерацияләр саны чикле).

🩶«Ясарга» төймәсенә / плюс (+) билгесенә бас.

Форматны сайла:
1:1 — шакмак
3:4 — турыпочмак
16:9 — горизонталь
9:16 — вертикаль

🩶Җентекле һәм төгәл запрос яз
• Начар запрос: «Пейзаж»
• Яхшырагы: «Таулар, кояш басу вакыты, аниме стиле, эпик».

🩶«Ясарга» төймәсенә бас.

Әзер! Нейрочелтәр 4 сүрәт тәкъдим итәчәк! Үзеңә кирәклесен сайла. Әгәр нәтиҗә ошамый икән, тагын бер ясап кара яки ПРОМТыңны үзгәрт.

Лайфхак: сорауларга «фотография», «скетч», «Пикассо стиле», «киберпанк» кебек сүзләр өстәсәң нәтиҗә төгәлрәк булыр. Төрле стильләр кулланып карарга була (мәсәлән: портрет, ЗД-модель, комикс, акварель, пиксель-арт).

Бирем: каналыңдагы киләсе постыңа рәсемне ШЕДЕВРУМ ярдәмендә яса! Нәтиҗә белән төркемдә бүлеш 🩶

🩶 Посттагы карточка шул ук кушымтада ясалды
🩶 Җентекле — подробный
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
2💯2🥰1🙏1🎄1💘1