ШАЯН ТВ
3.11K subscribers
1.63K photos
942 videos
553 links
Download Telegram
Бүген Бөтендөнья телевидение көне уңаеннан, «ШАЯН ТВ» каналында «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль гомуми белем бирү мәктәбе укучылары кунакта булдылар.

Укучылар «ШАЯН ТВ»ның татар телендә белем һәм тәрбия бирү, телне үстерү өлкәсендә эшләгән хезмәте белән бик кызыксынып таныштылар. Студиябез буйлап сәяхәт иттеләр, төшерү серләренә төшенделәр, дубляж студиясендә дә кунакта булдылар. Популяр тапшырулар, аның алып баручылары һәм катнашучылары белән таныштылар, алар белән якыннан аралаштылар.

Укучыларга студиябез буйлап экскурсия бик ошады, очрашудан барыбыз да бик канәгать калдык!
Гаҗәеп матур һәм уңайлы Пиквик шәһәрендә тормыш үз җае белән бара. Биредә яшәүчеләр эшлиләр, укыйлар, ял итәләр һәм дуслары белән очрашалар. Әлбәттә, теләсә кайсы шәһәрдәге кебек үк, Пиквикта да почта бар. Аның хезмәткәрләре көн саен бик җаваплы эш башкаралар - хатлар һәм посылкаларны ияләренә тапшыралар. Шәһәрдә почта эше белән иң яхшы дүрт дус шөгыльләнә. Әйдәгез, алар белән якыннанрак танышыйк!

Җәнлек-почтальоннар командасының лидеры булып, гүзәл диңгез керпесе - Сюки тора. Ул бик җаваплы, игътибарлы һәм һәрвакыт дусларына ярдәмгә килергә әзер. Сюки, гадәттә, көймәдә хәрәкәт итә.

Көн саен әлеге хат ташучы дуслар командасы хатны иясенә илтеп җиткерү өчен чын маҗараларга юлыга! «ШАЯН ТВ» каналында шәп премьера! Без сезне «Пиквик хезмәте» мультсериалын карарга, маҗаралар дөньясына дәшәбез!

Дүрт почтальон дус нинди кызыклы хәлләргә очрар? Дүшәмбедән-җомгага кадәр 12:00 һәм 20:00 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
«Шаян балалар» тапшыруын төшерәбез☺️
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Җирән мәче Хейзелга исә шаянлык һәм юмор хисе хас, шулай да, ул - бик эшлекле. Хейзел вертолетта очарга ярата☺️
Җәнлек-почтальоннар командасының лидеры булып, гүзәл диңгез керпесе - Сюки тора. Ул бик җаваплы, игътибарлы һәм һәрвакыт дусларына ярдәмгә килергә әзер. Сюки, гадәттә, көймәдә хәрәкәт итә❤️
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
🤩 "ШАЯН ТВ" каналы бүләкләр марафонын дәвам итә!

😎 Яңа елга үзеңә бүләк яса! Bluetooth ярдәмендә эшли торган наушниклар от!

❗️Нәрсә эшләргә?

1. "ШАЯН ТВ" телеграм каналына языл
2. Пост астында комментарий калдыр.

‼️ Җиңүчене 23 нче декабрь көнне рандомайзер аша билгелиячәкбез!

Мөмкинлекләрне кулыңнан очкындырма, безнең белән бул.
____________________________________________

🤩 "ШАЯН ТВ" продолжает марафон подарков!

😎 Разыгрываем беспроводные наушники hTC

❗️Что делать?

1. Подпишись на телеграм канал "ШАЯН ТВ".
2. Оставь комментарий под постом.

‼️ Победителя объявим 23 декабря с помощью рандомайзера!
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бүген бездә зур бәйрәм🥳

«ШАЯН ТВ» каналының 4 яшьлегенә багышланган концерт уза🤩

Безнең белән булыгыз😍
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Безнең кунаклар килә башлады☺️
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Марат абый Готовичтан интервью алдык☺️